Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 декабрь 2018, 17:34

Бүләкнең иң татлысы, иң матуры — сабыйларга!

Яңа ел — иң матур, якты, тылсымлы бәйрәм.

Яңа ел — иң матур, якты, тылсымлы бәйрәм.
Күркәм бәйрәм якынлашкан мизгелләрдә тирә-юнь бөтенләй икенче төсмергә керә: өйләр, урамнар, ихаталар бизәлә, күз явын алырлык була. Бу көннәрдә олысы да, кечесе дә туганнарына, якыннарына бүләк алырга ашыга. Әлбәттә, Яңа елны иң көтеп алучылар — балалар. Бүләкнең дә иң татлысын, иң матурын Кыш бабай аларга бирәчәк.
Ямьле бәйрәм чорында шәһәребездә хәйрия чаралары оештыру гадәткә кергән. Шушы көннәрдә «Мегафлекс» компаниясе аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче нәниләрне Яңа ел бүләкләре белән шатландырды. Компаниянең офис-менеджеры Регина Исламова сүзләренчә, агымдагы елда хәйрия чарасы 60 гаиләне колачлаган. Күркәм гадәтне һәр елдагыча арытаба да дәвам итү күзаллана.
Без дә компания вәкилләре, Зает авылының үзидарә советы рәисе Мәүлетҗан Аллаяров белән берлектә берничә гаиләдә булып, бүләк таратуда катнаштык. Лебедевлар гаиләсендә тәрбияләнүче Настенька белән Ярослав Яңа ел күчтәнәчен зур шатлык белән кабул итте. Алар Карсылу булып киенгән Регина апаларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Нәниләр үзләре дә бүләк әзерләгән икән, бик матур итеп брейк-данс биюен башкардылар...
Чираттагы йортта — Балгазиннар гаиләсендә безне берсеннән-берсе кече 4 сабый каршы алды! Сөйкемле кызчык Альбина һәм өч батыр малай — Эмиль, Рамил, Рамазан күчтәнәчләрне тотып, матур итеп бизәлгән чыршы янында фотога төште. Без гаиләләргә имин, бәхетле Яңа еллар теләп, саубуллаштык.

Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА, автор фотолары.

Читайте нас: