Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 декабрь 2018, 17:38

А. Шмелев: «Киләчәккә ышаныч белән карыйбыз!»

— Алексей Николаевич, 2018 ел ахырына якынлаша. Шәһәребез өчен ул нәтиҗәле булдымы?

— Алексей Николаевич, 2018 ел ахырына якынлаша. Шәһәребез өчен ул нәтиҗәле булдымы?
— Агымдагы ел сәяси вакыйгаларга да, мәдәни-спорт чараларына да бай булды. Октябрьскийга эш сәфәре белән килгән төбәк җитәкчеләре эшчәнлегебезгә уңай бәя бирде, шәһәр өчен мөһим объектларны финанслау буенча карарлар кабул итте. Республика үзәге булышлыгында 1нче дәваханәнең хирургия комплексын төзекләндерү, Мәскәү проспекты төзелешен дәвам итү, Боз сараен төзи башлау кебек күләмле проектларны гамәлгә ашыру мөмкин булды.
Быел шәһәрнең әйдәүче предприятиеләре: «ОЗНА» компанияләр төркеме — 65, «Альтернатива» пластмасс эшләнмәләр заводы — 30, «Дуэт» компаниясе 20 еллык күркәм юбилейларын билгеләде.
Ел нәтиҗәләрен ясап, барлык предприятиеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренә шәһәр үсеше хакына бердәм эшчәнлекләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Сезгә тагы да югарырак үрләр, уңыш-казанышлар һәм иминлек телим!


— Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе нинди үзгәрешләр кичерә?
— Бүген төп бурычыбыз — шәһәр мохитен тагы да уңайлырак итү, биләмәләрне төзекләндерү, кешеләргә имин тормыш тәэмин итү. Бу юнәлештә коммуналь һәм тәэминат предприятиеләре даими эшчәнлек алып бара.
2019 елда Башкортстан җитәкчелеге муниципалитетларга күрсәтелүче матди ярдәмне сизелерлек арттырачак. Октябрьскийга җәмәгать биләмәләрен төзекләндерү максатында 40 миллион сумга якын акча бүленүе көтелә. Алар ярдәмендә «Геофизик» паркын, «Ял» скверындагы фонтанны яңарту, 25нче төбәктәге 1нче балалар сәнгать мәктәбе янында сквер төзү һәм этләрне йөртү өчен өстәмә мәйданчыклар ясау планлаштырыла. Зур Мәдәният сарае төзелеше проектына бәйле, «Лукойл» автозаправка станциясе биләмәсендәге инеш буенда сквер булдыру мәсьәләсе хәл ителәчәк.

— 25нче төбәктәге һәм Төрекмән авылындагы зиратларны шимбә өмәләре оештырып кына тәртипкә салу мөмкин түгел. Бу мәсьәләне чишүнең башка юллары юкмы?
— Киләсе елда зиратларны карау өчен (шул исәптән, аларны ябуга) киткән чыгымнарны каплатуга акчаны арттыру планлаштырыла. Шулай ук Зает авылындагы уңай тәҗрибәне билгелисе килә. Биредәге халык узган елда урындагы башлангычларга булышлык итү программасында катнашып, иске зиратны тәртипкә салу һәм коймаларны алыштыру буенча проект тәкъдим итте. Аларның гаризасы конкурс сайлавы аша үтеп, җиңү яулады. Бүгенге көндә зиратны төзекләндерү эшләре тәмамланды. Бу — башкалар өчен уңай үрнәк дип уйлыйм.

— Торак йорт биләмәләрендәге юллар ремонтланачакмы?
— Дөрестән дә, күпчелек ишегалларында юллар торышы норматив таләпләргә туры килми. Законга ярашлы, торак йортларда яшәүчеләр юлларны төзекләндерү буенча үзаллы карар кабул итә, аларны карауга киткән чыгымнарны да үзләре каплата. Исегезгә төшерәм: ишегалдындагы юлларны «Уңайлы башкорт ихатасы» программасында катнашып ремонтларга мөмкин.
Гомумән алганда, шәһәр милегенә 5 километрдан ашу озынлыктагы 30 квартал эчендәге юл керә. 2018 елда «ДорСтройРемонт» предприятиесе тарафыннан 942 кв. м. юл ремонтланган. Киләсе елда шәһәр бюджетыннан бу максатларга 10 млн сумга якын акча бүлү күзаллана. Алар ярдәмендә 7, 25, 29, 34 һәм 35нче төбәктәге юллар төзекләндереләчәк.

— Ленин проспектының 8нче кибет янындагы тар өлешен киңәйтү буенча нинди тәкъдимнәр бар?
— Әлеге юл өлешен төзекләндерү проекты эшләнгән һәм дәүләт тикшерүен үткән. Өстәмә юл полосасын төзү өчен Чкалов, Цюрупа, Халтурин, Чехов урамнарындагы 14 шәхси йортны сүтәргә кирәк булачак. Төзелеш эшләренең хакы 110 миллион сумнан артыкка бәяләнә. Республика бюджетыннан акча белән тәэмин итү карарын көтәбез.

— Шәһәрдә яшь медицина белгечләренә ихтыяҗ зур. Бу юнәлештә ниләр эшләнә?
— Безгә медиклар гына түгел, яшь инженерлар, галимнәр, төзүчеләр, укытучы-тәрбиячеләр дә кирәк. Әлбәттә, сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар кытлыгы аеруча нык сизелә. Балалар хастаханәсендә участок табиб-педиатрлары тәэминаты нибары 42 процент тәшкил итә. 1нче шәһәр дәваханәсе һәм Башкорт Дәүләт медицина университеты арасындагы килешү кысаларында хастаханәгә эшкә 5 клиник ординатор җәлеп ителде. Медицина белгечләре тәэминатын хәл итү юнәлешендә 1нче дәваханә белән берлектә эш алып барабыз. 2016 елдан табибларга — 16, 2018 елда — 2 хезмәт фатиры бүленде, тагын икене сатып алу күз уңында тотыла.
Декабрь аенда мин Уфада Башкорт дәүләт медицина университетында белем алучы шәһәребез студентлары һәм ординаторлары белән очраштым. Яшь белгечләр белән Октябрьскийда яңа проектлар һәм башлангычларны гамәлгә ашыру, социаль мәсьәләләрне (шул исәптән, торакка бәйлеләрен дә) хәл итү юнәлешләре турында фикерләштем.
Бүгенге көндә медицина университетында шәһәребездән 130дан ашу егетләр-кызлар укый. Без аларга укуларында зур уңышлар телибез һәм туган төбәкләренә эшкә кайтуларына өметләнәбез.

— 2019 ел РФ Президенты В. Путин тарафыннан Театр елы дип игълан ителде. Шәһәр мәдәният учреждениеләре аңа ничек әзерләнә?
— 2019 ел ике зур вакыйга эгидасы астында узачак: Театр елы һәм Башкортстан республикасы оештырылуның 100 еллыгы. Октябрьскийда мәдәни гореф-гадәтләр көчле. Бай мәдәни нигез узган гасырның уртасында ук урыс һәм башкорт театрлары, музыкантлар, артистлар, китапханәчеләр тарафыннан салынган. Шәһәребезгә нигез салудан башлап бүгенге көнгә кадәр урыс һәм башкорт театр коллективлары эшләп килә. Аларның тарихы бик бай, халык яңа спектакльләрен көтеп һәм җылы итеп каршы ала. Театр елында без шәһәребездә театр сәнгатен үстерү, аны яңа дәрәҗәгә күтәрү максатларын куябыз. Бу елны төрле яшь категорияләре өчен спектакльләр, мавыктыргыч һәм фәһемле программалар оештыру планлаштырыла. Шәһәр мәдәният йорты «Урамнар театры» дип аталган яңа проект тәкъдим итәчәк. Анда катнашырга теләгән һәр бала актер сыйфатында үзен сынаячак. Проект кысаларында «Республика ШКИД» спектакле премьерасы булачак. Шулай ук Рус халык театры, Башкорт халык театры, «Нур» клубы һәвәскәр театры яңа спектакльләр куячак.

— Московка авылында җәмәгать үзәге төзелеше проектының язмышы ничек?
— Әйе, бу Московкада яшәүчеләр өчен бик кирәк һәм мөһим объект, аның төзелүен күптәннән көтәләр. Җәмәгать үзәгенең проекты әзер. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның эш сәфәре нәтиҗәләре буенча республика Хөкүмәтенә төзелешне акча белән тәэмин итү бурычы куелды. Финанслау мәсьәләсе хәл ителү белән эшкә тотыначакбыз.

— Алексей Николаевич, Яңа ел алдыннан Октябрьский халкына нинди теләкләрегез бар?
— Яңа ел — яхшылыкка өметләр һәм ышанычлар багълаган иң якты һәм яраткан бәйрәм. Узган ел әһәмиятле вакыйгаларга, чагу җиңүләр һәм казанышларга, лаек башлангычларга бай булды. Ул безне тагы да көчлерәк һәм бердәмрәк итте, булган мөмкинлекләрне тулысынча кулланырга, авырлыклардан курыкмаска һәм куелган максатларга таба барырга өйрәтте.
Барлык октябрьскийлыларга намуслы хезмәтләре, тырыш һәм максатчан булулары өчен рәхмәтемне җиткерәм. Киләсе ел да кызыклы вакыйгалар һәм изге эшләр белән тулы булсын, сезне яңа ачышлар, яңа мөмкинлекләр көтсен.
Хөрмәтле дуслар! Алда безне бөтен юнәлешләр буенча зур эшләр көтә. Ирешә алмаслык максатлар юктыр, дип ышанам. Бергә, бердәм булсак барын да тормышка ашырып булыр. Гомум мәсьәләләрне тизрәк хәл итү өчен социаль челтәрләргә конструктив диалогка чакырам. Социаль челтәрләрдәге шәхси битләрем:
Вконтакте https://vk.com/an_shmelev,
Одноклассники https://ok.ru/aleksey. shmelev. admokt,
Инстаграм https://www.instagram. com/shmelevoktadm/,
Фейсбук https://www.facebook. com/profile. php? id=100030513199580.
Шулай ук шәһәр хакимиятенең битләре: https://vk.com/oktadm, https: //ok. ru/oktadmrb, https://www.instagram. com/oktadm_rb/, https: //www. facebook. com/groups/498417887346868//.
Шәһәрдәшләргә сәламәтлек, бәхет, һәр гаиләгә иминлек, тынычлык, муллык телим, күңел түрендәге хыялларыгыз тормышка ашсын!
Читайте нас: