Туган як
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
13 декабрь 2018, 13:33

«Татар бәхете өчен мин җан атармын...»

«Туган як» гәзитен укыганнарның күңеле бай була.

«Туган як» гәзитен укыганнарның күңеле бай була.

Әйе, җәмәгать, чынында исә нәкъ шулай. Моны озак еллар дәвамында ясалган күзәтүләрдән чыгып раслый алам. Милли рухлы, үз телендә китап, гәзит, мәкалә укыган кеше барыбер үзгә — аерылып тора ул. Алар тупас түгел, йомшак күңелле, башкаларны ихтирам итә, тыңлый белә, ярдәмчел, миһербанлы... Шулай ук алар мәдәни яктан үсешкән, тәрбияле, укымышлы, төпле фикерле була. Арабыздагы нәкъ шундый шәхесләр үзләренең холык-фигыльләре белән киләчәк буынга да менә дигән үрнәк.

Редакциябезгә көн дә диярлек гәзиткә язылучылар килеп тора. Әле бик күңелле чор, гәзитчеләр өчен — урак өсте бу. Тагы да күңеллерәге — язылучылар арасында бүләкләр уйнату. Менә кичә генә бер төркем җиңүчеләр килде. Шундый мөлаем татар апалары! Алар белән аралашу гына да үзе ни тора, күңелләргә сары май булып ята. Бер уңайдан алар белән гәзит, тел, милләтебез киләчәге турында фикер алыштык.

«Туган як» киләсе сәгатьне зур түземсезлек белән көтеп алам, — ди Зөһрә Заһит кызы, — почта килү белән тиз генә гәзитне алып керәм дә, шундук укып чыгам. Җитми дә кала гәзитегез, 4 бит кенә аз, әллә битләр санын арттырасызмы?» — дигән тәкъдимен дә әйтте. Булмый шул, гәзитнең бит санын арттыра алмыйбыз. Ул чыгымнар каралмаган сметада. Без бик теләп арттырыр идек тә, әмма финанс яклап рөхсәт ителми.

Тулбаева Рәсимә апа да гәзитебезне бик яратып укуы турында сөйләде. Шул ук вакытта гәзиттә язганнарны бүгенге татар яшьләренең укымавына борчылуын белдерде.

Тел — ананың баласына биргән иң зур бүләге. Балаларыбызның, яшьләребезнең туган телгә салкын каравына, битарафлыгына, телебезнең бүгенге хәлгә төшүендә ата-аналарның, шулай ук җәмгыятьнең дә гаебе зур.

Тормышта кеше нинди генә югарылыкларга күтәрелмәсен, ул, нигездә, балачакта, гаиләдә алган гадәтләрне, күнекмәләрне ташламый диярлек. «Балачакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», — дип юкка гына әйтмәгән бөек мәгърифәтче Риза Фәхретдинов.

Ата-ананың бурычы-баланы ашатып-эчертеп, киендереп олы юлга чыгарып җибәрү генә түгел. Алар аңа тәрбия — яхшы тәрбия бирергә бурычлы. Ата-ана балаларында үзләренә, әби-бабасы, туганнарына, Туган иленә, халкына, туган җиренә, туган теленә ихтирам, мәхәббәт тәрбияләргә тиеш.

«Бигрәк матур язасыз, — дип дәвам итте Зөһрә Решетова — Догалар, әхлак-тәртип, кеше язмышлары турында, яшьләргә дә укытасы иде шуны!» Бүгенге яшьләребез «Туган як»ны укып, үзләренә фәһем алса, татар милләте дә яшәр, телебез, динебез дә югалмас. Ел ахырында яхшыга өметләник, туганнар! Ә өметсез шайтан гына!

Ю. Дәүләтбаева, А. ХАННАНОВА фотосы.

Читайте нас: