Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
13 декабрь 2018, 16:29

Һәркем дә сварщик булалмый!

Хөкүмәтебез тарафыннан расланган икътисад үсеше өчен иң кирәкле һөнәрләр исемлегендә «сварщик» та бар.

Хөкүмәтебез тарафыннан расланган икътисад үсеше өчен иң кирәкле һөнәрләр исемлегендә «сварщик» та бар.
Бүгенге көндә нәкъ эшче һөнәрләргә ия булучылар илебез икътисады нигезе булып тора. Механик, слесарь, газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы, төзүче ише белгечлекләргә ихтыяҗ зур булса да яшьләр бу юнәлеш буенча укырга ашкынып тормый. Аларны күпчелектә тузанлы-пычрак эш, җиңел булмаган шартлар һәм җаваплылык та куркытадыр. Шуңа күрә дә эшче һөнәрләргә кызыксыну уяту өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә. Бу — югары хезмәт хакында да, социаль ташламаларда да, башка төр дәртләндерү чараларында да чагылыш таба.
Эшче белгечлекләргә хөрмәт тәрбияләүнең бер юнәлеше — осталык бәйгеләре. Нәкъ шундый конкурслар барышында яшь буын белән тәҗрибә уртаклашу, һөнәр нечкәлекләрен төшендерү, аның мавыктыргыч якларын ачу мөмкинлеге бирелә. Шушы көннәрдә шәһәребезнең нефть колледжында (элеккеге 56нчы һөнәри лицей) үткән «Һөнәре буенча иң яхшысы» бәйгесе дә шул максатлардан чыгып оештырылды. Анда «Пакер» фирмасы, «Водоканал», «Теплоэнерго», «Нефтемодулькомплект», «ОЗНА акционерлар компаниясе», «ОЗНА-үлчәү системалары», «ПетроТул» предприятиеләреннән, нефть колледжыннан 14 кеше катнашты.
Бәйге 2 өлештән торды. Тәүдә сварщиклар эш технологиясе, хезмәт сагы һәм хәвефсезлеге буенча биремнәр үтәде. Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һөнәре теоретик әзерлектән тыш, кул-аяклар, гәүдәнең сыгылмалылыгын, кул хәрәкәтләренең төгәллеген, яхшы күз күреме һәм хәтер, игътибарлылык, физик яктан сәламәт һәм көчле булуны таләп итә. Бәйгечеләрнең әлеге сыйфатлары гамәли өлештә тикшерелде. Тәүдә детальләрне чистарту-җыю, корыч көпшәләрне әзерләү гамәлләре башкарылды. Конкурсның иң җаваплы өлеше — бирелгән вакыт эчендә 100*4 диаметрлы көпшәләрне тыгыз һәм сыйфатлы итеп ябыштыру.
... Эретеп ябыштыру эшләре барган остаханәгә килеп кергән кеше тәүге мәлдә үзен чын тәмугка эләккәндәй тоядыр. Һәрхәлдә миндә шундыйрак хисләр туды. Саклагыч киемнәрдәге ир-атлар төгәл хәрәкәтләр белән ялганыш урыннарын ябыштыра, корыч көпшәләрдән көлтә-көлтә ут бөркелә, бүлмә эче төтен-тузанга тулган, тимер чыңлаган тавыштан колаклар тона... Уйлап карасаң, сварщикларның көндәлек хезмәте шулай үтә ич. Мондый эшкә ничек чыдый алар, кайдан илһам алалар, гомумән, нигә шушы белгечлекне сайлыйлар? Шушы һәм башка сорауларга җавап табу өчен бәйгечеләргә мөрәҗәгать итәм. Тәүдә яшь буын вәкиле фикерен ишетик. Нефть колледжының 2нче курс студенты Владислав Можгов өчен һөнәри осталык бәйгесе — киләчәк хезмәт юлындагы тәүге җитди сынау. «Бу минем өчен зур тәҗрибә, чөнки бүген биредә чын һөнәр ияләре җыелган, — ди Владислав. — Биремнәргә килгәндә, минем өчен иң катлаулысы: җөйне матур, шома итеп эретеп ябыштыру булды».


— Владислав, ни өчен сварщик белгечлеген сайладың?
— Миңа үз кулларым белән яңа әйберләр ясау бик ошый. Бу һөнәр эштә дә, көндәлек тормышта да кирәкле. Мәсәлән, хуҗалыкта нәрсәнедер төзәтәсе икән, останы эзләп торасы да юк. Үзең тотасың да ябыштырып куясың. Икенче яктан, сварщик белгечлегенә ихтыяҗ зур, эшсез калмыйсың димәк. Хезмәт хакы да ярыйсы гына...

— Һөнәрнең хәвефле якларын да онытырга ярамыйдыр...
— Әлбәттә, сварщик эшендә иң мөһиме — саклык чараларын куллану. Иң элек күзләргә игътибарлы булу кирәк. Газ белән эшләгәндә сулау әгъзаларына да зарар килергә мөмкин. Бу максаттан махсус башлык, калканчык кулланабыз. Өс киемнәре коры, кулларда бишбармакчалар булырга тиеш.
... Чираттагы әңгәмәдәшчем — 12 еллык хезмәт стажына ия Александр Горбачев.
— Белгечлегем буенча Себер якларында эшләдем, бүгенге көндә «Нефтемодулькомплект»та мәшгульмен. Предприятиедә оештырылган бәйгеләрдә көч сынаган бар иде, ә шәһәр күләмендәгесендә беренче тапкыр катнашам. Биремнәр артык авыр тоелмады, ни дисәң дә күпьеллык тәҗрибә үзен сиздерә. Шулай да, Себердәге эш технологияләренең үзгәчәрәк булуын билгелисе килә. Конкурска килгәндә, һәр катнашучыга болгаркалар җитмәү сәбәпле, чират көтеп торырга туры килде. Бу биремнәрне үтәү вакытын озайтты.

— Шушы һөнәрне сайлавыгыз нигә бәйле?
— Яшь идем, бөтен сәбәбе шунда! Моңа һич тә үкенмим. Сварщик — үзенчәлекле һөнәр. Монда төгәл күз үлчәме, ныклы кул гына түгел, бәлки тәҗрибә, үз эшеңә иҗади караш та мөһим. Дөрес аңлыйсыз, сүз нәкъ иҗат турында бара. Хезмәткә, гомумән бар дөньясына битараф кешеләр сварщик булып эшли алмый. Бу уңайдан хәзерге яшьләрнең һәр нәрсәне матди күзлектән чыгып кына бәяләвен искә аласы килә. Мин аларга менә ни әйтер идем: төшемле акча алу өчен мотлак түрә булу кирәкми. Үз эшеңнең остасы булсаң, кызыклы эштә мәшгуль булып, гаиләңә дә, җәмгыятькә дә файда китерсәң шул чагында дөньяң түгәрәк, тормышың җитеш булыр.

— Сварщик эшендә иң мөһиме нәрсә?
— Ул төгәллек, тәҗрибә һәм даими камилләшүне таләп итә. Бу һөнәр иясенең ялгышырга хакы юк. Ялганыш урынының сыйфатына торбаүткәргеч эшенең хәвефсезлеге бәйле. Сварщик эретеп ябыштырган көпшәдә келәймә куела. Димәк, төп җаваплылык та аның өстендә.

— Бәйгечеләр турында нинди фикердәсез? Алар җитди көндәшләрме?
— Егетләрнең күбесе миңа таныш. «ОЗНА»да эшләүчеләрне яхшы беләм. Биремнәрне лаеклы үтәрләр дип фаразлыйм. Әлбәттә, җиңүче исемен яулау өчен үзем дә бар тырышлыгымны куячакмын (автордан: Александр бу уңайдан сынатмады, югары нәтиҗәләр күрсәтеп, беренчелекне алды).
Бәйге нәтиҗәләренә дә күз салыр вакыт җитте. Агымдагы елда һөнәре буенча иң яхшысы исеменә «Нефтемодулькомплект» предприятисе электросварщигы Александр Горбачев лаек табылды. «ОЗНА акционерлар компаниясе» вәкиле Марат Харисов (2017 ел җиңүчесе) — икенче, «ОЗНА-үлчәү системалары»ннан Денис Казанцев өченче урынга иреште.

... Бүгенге көндә эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур, ә менә аларны үзләштерергә теләүчеләр саны кими. Бу бер караганда аңлашыла да: авыр хезмәткә өйрәнү өчен ныклы сәламәтлек, көчле ихтыяр, үҗәтлелек кирәк. Әлбәттә, заманча технологияләр эш шартларын бераз җиңеләйтә. Шулай да яхшы эшчене бернинди техника да алыштыра алмый...
Читайте нас: