Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
13 декабрь 2018, 12:26

Милли басманы саклап калу — үзебезнең кулда

Саумысыз, «Туган як» гәзитендә эшләүче, изге эш башкаручы хезмәткәрләр!

Сезнең белән уй-фикерләремне уртаклашасы, киңәшләшәсе килеп, хат язарга булдым.
Тормыш иптәшем белән өйләнешкәч, 1951 елның ахырында, Октябрьскийга килдек. Шул елдан башлап биредә яшибез. Ирем нефть-газ чыгару системасына эшкә керде, мин башта шәһәрнең коммуналь хуҗалыгында, артабан лаек ялга чыкканчы «Благоустройство» трестында эшләдем. Тормышыбызны ямьләп өч балабыз туды. Гөрләтеп дөнья көткәндә гаиләбезгә ачы кайгы килде, 33 яшендә ирем вафат булды. Мин өч бала белән торып калдым. Нишлисең, алга таба яшәргә, сабыйларны аякка бастырырга кирәк.
Балаларны үзем генә үстерсәм дә, тәрбия чарасы буларак, гәзит-журналларга да язылырга мөмкинлек таба идем. Ничек кенә булса да, гәзиткә язылырга акча таптым. Аның белән генә бер балам да ач тормады. Туган телебездә «Туган як» гәзите чыга башлагач, аңа да языла башладым. Әле дә аның һәр санын кадерле кунактай көтеп алам. Гәзиттә үземә кирәкле киңәшләр табам, гыйбрәтле, тормышчан мәкаләләр мине яшәргә өйрәтә, үзенчә тәрбия бирә. Хәбәрчеләрнең эшенә сокланам. Кызыклы, көнүзәк материаллар табар өчен күпме эзләргә, йөрергә кирәк.
Әле гәзиткә язылу чоры бара. Гәзитнең һәр санында диярлек редакция үтенеп язылырга өнди, бүләк тә вәгъдә итә. Кая барабыз, җәмәгать?! Кыстап яздырганны көтеп ятабыз бит! Бу бит бик аянычлы хәл. Октябрьскийда бердәнбер татар телендә чыга торган гәзитебез бит ул. Шәһәребездәге депутатлар, эшкуарлар, укытучылар бу мәсьәләгә игътибар итсеннәр иде. Бигрәк тә эшкуарларга үтенечем бар. Тирәбездәге әби-бабайларга, я булмаса сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булганнарга «Туган як»ка подписка бүләк итсәләр, шулчаклы күңелләре булыр иде. Әмәлен бергә табыйк инде, җәмәгать!
Хәзер күп татар гаиләләрендә балалары туган телдә сөйләшә белми. Балаларын үз туган телләрендә укытырга, тәрбияләргә татар басмасын алдыру мөһим дип уйлыйм.
Шәһәрдә «Октябрьскийның мактаулы гражданы» дигән мәртәбәле исем йөртүчеләр бар. Алар да халык арасында аңлату эшләре алып барып, милли гәзитебезгә ярдәм итсә иде.
Мин үзем бер елга ук язылып куям да, гаиләбез белән бергә рәхәтләнеп укыйбыз. Шундый эчтәлекле, үрнәк алырдай мәкаләләр күңелгә май булып ята.
... «Туган як» гәзитендә 4-5 кеше эшли, барысы да диярлек яшьләр. Балаларыбыз, оныкларыбыз яшендәге кешеләрнең үгетләвен көтеп тормыйча, гәзиткә үзебез аңлап язылып, шәһәребездәге бердәнбер милли басманы саклап калуга үз өлешебезне кертик.


Октябрьский шәһәренең Мактаулы гражданы — Ф. ХӘБИБУЛЛИНА.
Читайте нас: