Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
13 декабрь 2018, 12:18

Каһарманнар даны мәңгелек

Шәһәрдә Билгесез солдат, Ватан геройлары көне уңаеннан тантаналы чаралар үтте.

Шәһәрдә Билгесез солдат, Ватан геройлары көне уңаеннан тантаналы чаралар үтте.
Халкыбызның батырлыгын мәңгеләштерү, тарихи вакыйгаларны истә тоту, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырылган чара төрле буын вәкилләрен «Солдат уйлары» һәйкәле янында җыйды.
Митингны хакимият башлыгы урынбасары Михаил Черкашнев ачып җибәрде.
— Бүген без Советлар Союзы һәм Русия Федерациясе геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтлибез, Ватаныбызны саклап, сугышларда каһарманлык, кыюлык күрсәткән сугышчыларны искә алабыз. Бөек Ватан сугышы — халкыбызның батырлыгы, фидакарь хезмәте үрнәге булды. Безнең шәһәрдән 1500ләп кеше фронтка алына, яртысыннан күбесе кире әйләнеп кайтмыйча, туган ил өчен гомерен бирә. Октябрьский Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Шакирҗан Гатиатуллин, Талип Нуркаев, Николай Дегтярь, Алексей Кортунов, Иван Никитин, Дан орденының тулы кавалерлары Поликарп Анпилогов һәм Виктор Зотов кебек каһарманнар белән чиксез горурлана, аларның исемнәре мәңге хәтерләрдә сакланачак, — диде ул үз чыгышында.
Михаил Алексеевич шулай ук яшьләрнең, мәктәп укучыларының шәһәр тарихына битараф булмавына сөенеч белдерде. Алар күренекле хәрби сугышлар белән кызыксына, тарихи конкурсларда катнаша, юнармеецлар хәрәкәтен тулыландыра. «Яшә, Җир!» эзләнү отрядының эше аерым игътибарга лаек. 30 ел дәверендә Октябрьский эзтабарлары хәбәрсез югалган солдатларны эзләү буенча 56 экспедиция үткәреп, 3 меңнән артык солдатның калдыкларын тапкан һәм күчереп күмүдә катнашкан. Аларның тырышлыгы белән 600гә якын якташның һәлак булган урыны билгеләнгән.
Чарага җыелучыларны хәрби комиссар, подполковник Ришат Таҗетдинов сәламләде. Ул илебез өлешенә күп сугышлар төшүен һәм һәркайсында безнең яугирләр үзләрен кыю, батыр итеп күрсәтүен, аларның мисалында киләчәк буын тәрбияләнүен ассызыклады.
Яшьләр исеменнән «Юнармия» хәрби-патриотик хәрәкәтенең урындагы бүлеге вәкиле Анастасия Золотухина чыгыш ясады. Аның шушы мөһим датага багышланган, күңелләргә үтеп кергән шигырен халык тын калып тыңлады.
Ахырда якты киләчәк, тынычлык өчен көрәшкән яугирләр хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде һәм «Солдат уйлары» һәйкәленә чәчәкләр салынды.
Искә алу чаралары Мулла авылындагы 11нче татар гимназиясендә дәвам итте. Биредә Советлар Союзы Герое Шакирҗан Гатиатуллинга яңа тактаташ ачылды. Анда шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов, ветераннар советы рәисе Юрий Корольков, хәрби ветераннар комитеты, офицерлар берлеге рәисе Мәсгуть Галләмов, эзтабарлар отряды командиры Риваль Канеев, нефть промыселы заводы профсоюз комитеты рәисе Радик Галимҗанов, Гатиатуллиннар гаиләсе әгъзалары һәм башка бик күп кунаклар катнашты.
Алып баручылар якташның тормыш юлын, Бөек Ватан сугышындагы каһарманлыгын искә төшерде. Шакирҗан Гатиатуллин Мулла авылында 1916 елны дөньяга килә. Туган авылында башлангыч белем алгач, колхозда, «Туймазыбурнефть» трестында эшли. 1941 елны Кызыл Армия сафларына алына ул. Өлкән сержант Ш. Гатиатуллин 1943 елны 112 Башкорт кавалерия дивизиясе составында Днепр елгасын кичүдә катнаша. Ул җитәкчелек иткән төркем кул сугышында дошман траншеясына ия булып, елганың уң як ярында ныклы урнаша. Командир приказы буенча солдат немец оборонасын үтеп, дошман пулемет исәбенә ия була һәм үзебезнекеләргә чыга. СС-СРның Югары Советы Президиумы указы белән 1944 елны аңа хәрби биремнәрне үрнәкле үтәгәне һәм күрсәтелгән батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме, Ленин һәм Кызыл Йолдыз орденнары бирелә.
Октябрь Рәис улы Шакирҗан Гатиатуллинга яңа тактаташ Ватан геройлары көне алдыннан ачылуы аеруча әһәмиятле булуын билгеләп, гимназия укучыларына истәлекле датаның тарихы турында сөйләде, барысына аяз, тыныч күк йөзе теләде.
— Шакирҗан Гатиатуллинга тактаташ ачылу — аңа карата хөрмәтебезнең билгесе. Без аның батырлыгын онытырга тиеш түгел, — диде М. Галләмов.
Яугирнең тыныч тормыштагы хезмәтен Радик Галимҗанов хәтерләде. Шакирҗан Йосып улы сугыштан соң Туймазы нефте чыганакларын үзләштерүдә көч сала, эшендә дә үзен намуслы хезмәткәр итеп күрсәтә.
Ватаныбызны саклауда зур батырлык күрсәткән якташка тактаташ ачу хокукы О. Латыйповка һәм Р. Канеевка бирелде, хәрби залп яңгырады. Бер минут тынлык игълан ителгәннән соң, авылдашлар мемориаль такта янына чәчәкләр салды.
Каһарманның кызы Роза Әйдәгулова әтисенең исемен мәңгеләштерүдә өлешен керткәннәргә рәхмәтләрен җиткерде.
Чараның укучыларда патриотик хисләр тәрбияләүдә әһәмияте зур булды. Шунысын да әйтергә кирәк, балалар митингка бабайларының, дәү әтиләренең туганнарының фотосурәтләре белән килгән иде. «Үлемсез полк» сугышта катнашканнарга дан һәм хөрмәт җырлады. Әйе, батырлар — мәңге үлемсез.

Алсу Фазлетдинова, автор фотолары.



Читайте нас: