Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
13 декабрь 2018, 13:04

Балаларга — дини тәрбия

Мәүлид — мөселман дөньясында мөһим бәйрәм. Бу айда пәйгамбәребез Мөхәммәд (г. с.) туган. Барлык мөселман дөньясы аны зурлап искә ала, мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә, фатирларда, шәхси өйләрдә мәүлид бәйрәмнәре уза.

Мәүлид — мөселман дөньясында мөһим бәйрәм. Бу айда пәйгамбәребез Мөхәммәд (г. с.) туган. Барлык мөселман дөньясы аны зурлап искә ала, мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә, фатирларда, шәхси өйләрдә мәүлид бәйрәмнәре уза.
Мәүлид аеның соңгы көннәрендә — 6-7 декабрьдә имам-ахунд Мәүлемҗан Сибгатуллин һәм «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе шәкертләре 4нче башкорт һәм 11нче татар гимназияләре укучылары белән очрашты.
Класс сәгатендә алар укучыларны Мәүлид бәйрәменең тарихы, дини белем бирүнең төрләре белән таныштырды. Мөхәммәд пәйгамбәрнең гүзәл әхлагы, әдәбе турында сөйләделәр. Аның төрле милләт кешеләрен татулыкта яшәргә, һәркемне Ватанны сөяргә өндәвен ассызыкладылар. Артабан шәкертләр изге Коръән сүрәләре, мөнәҗәтләр укыды. Мәүлемҗан хәзрәт вәгазендә дини хәвефсезлек, кешенең рухи дөньясы үсеше мәсьәләләренә кагылды. Аерым игътибар интернеттагы хәвефсезлеккә бирелде.
Чара ахырында укучылар күчтәнәч пылау белән сыйланды.
Гимназияләр җитәкчелеге изгелек, сабырлык сыйфатлары, кешеләргә һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләгән, балаларның белемнәрен киңәйтүгә булышлык иткән фәһемле очрашу оештырганнары өчен имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәткә һәм шәкертләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Алсу Фазлетдинова, автор фотосы.


Читайте нас: