Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 декабрь 2018, 18:27

Чүп үткәргеч кирәкме, юкмы?!

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә подъездларны комплекслы ремонтлау буенча республика программасын эшләтеп җибәрү турында хәбәр итте.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә подъездларны комплекслы ремонтлау буенча республика программасын эшләтеп җибәрү турында хәбәр итте.
Озак та көттерми Радий Фәрит улының шушы язмасына әлеге мәсьәләгә кагылышлы сораулар килә башлады. Анда безнең шәһәрдән дә бер мөрәҗәгать бар. Владислав Потапов Р. Хәбиров исеменә түбәндәгеләрне язган: «Чүп үткәргечләрне дә көйләсәләр бик яхшы булыр иде. Идарә итүче компания алар ватык, ди. Октябрьский шәһәре, Ленин проспекты, 41нче йорт».
Бу мөрәҗәгатькә шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Шамил Фәррахов болай дип аңлатма биргән: «Хөрмәтле Владислав Потапов! Йорт биләмәсендә чүп-чар җыю өчен җиһазландырылган мәйданчык бар. Чүп үткәргеч шушы йортта яшәүчеләр гаризалары белән ябылды. Аның эшен яңадан башлап җибәрү мәсьәләсе торак милекчеләренең гомуми җыелышында каралып, көнкүреш коммуналь калдыкларны чүп үткәргечләр аша җыюның тәртибе һәм чыгымнары билгеләнергә тиеш. Киләсе елдан, калдыклар белән идарә итүнең яңа системасына күчүгә ярашлы, төбәк оператор билгеләнгән контейнер мәйданчыгында чүп-чарны аерым җыюны оештырачагын да исәпкә алыгыз».
Язма астында социаль челтәрләр белән кулланучылар арасында бәхәс барлыкка килә. Кемнәрдер чүп үткәргечләрне — антисанитария, шакшылык чыганагы дип санап, аларның ябылуын яклый һәм кешеләрнең чүп-чарны тышка чыгарырга авырсынганнарына гаҗәпләнә. Икенчеләре күпфатирлы йортларда чүп үткәргеч булуын бик уңайлы дип таба.
Без, әлбәттә, бу мәгълүматлар белән танышып кына чикләнмәдек, проблеманы тулысынча аңлар өчен шушы адрес буенча юлландык.
Йортка барып җитәрәк чиләк тотып подъездга якынлашкан ханымны күрдек. Чүп үткәргеч турында кызыксынгач, ул: «Әйе, бездә чүп үткәргеч эшләми, тик аның кирәге юк. Чүп түгү өчен махсус урын бар, әле нәкъ шуннан кайтып киләм», — диде. Безнең әңгәмәгә аның күршесе дә кушылды: «Чүп үткәргечнең ябылуы әйбәт булды, чөнки сүндерелмәгән тәмәке төпчекләре ташлап, ничә тапкыр янгын чыгардылар».
Чираттагы подъездга килеп җиткәндә бер әбекәйне очратып, аның да фикерен тыңладык: «Чүп үткәргечне ябу турында инде берничә кабат гариза яздылар, менә, ниһаять, ябып та куйдылар. Мин үзем бу эшне хуплыйм. Моңарчы подъездга керү белән биләп алган сасы исләр бетте. Бигрәк тә аскы катта яшәүчеләр интекте. Чүп үткәргеч эшләгәндә аның янына сукбайлар, эчкечеләр дә җыелды, бик ямьсез күренеш иде. Чүпне илтеп түгүнең бер кыенлыгын да күрмим. Фатирда гына ятмыйсың бит, бер чыкканда чүпне үзең белән алып, контейнер янына барып килү өчен озак вакыт кирәкми. Лифтыбыз да эшләп тора», — диде ул. Әбекәй шулай ук алдагы әңгәмәдәшчеләр кебек кайбер кешеләрнең тәртипсезлеге аркасында чүп үткәргечтә янгын чыгу очракларын әйтеп китте.
Шушы фикерләрне ишеткәннән соң чүп түгү урынының торышын да үз күзебез белән күрергә булдык. Коммуналь көнкүреш калдыклары җыю өчен бүленгән мәйданчыкта дүрт чүп савыты тора иде. Контейнерларның чүп белән тулып ятмавын да билгеләргә кирәк, бу калдыклар җыючы операторларның нәтиҗәле эше дәлиле. Шулай ук пластик савытлар җыю өчен махсус контейнерлар да куелган иде.
Чүп үткәргеч ябылу мәсьәләсе буенча аңлатма алыр өчен шушы йортны караган идарә итүче компаниягә дә мөрәҗәгать иттек. Тик вәгъдә ителгән язма җавап безгә барып җитмәде.
Чүп үткәргеч күп фатирлы йортларның бигрәк тә өске катларында яшәүчеләр өчен кулай булса да, заман таләпләренә туры килми. Ул санитар-гигиена, янгын чыгу ягыннан хәвеф чыганагы булып тора. Шунысын да билгеләргә кирәк, 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелүче калдыклар белән эш итү буенча яңа система чүп-чарны аерым җыюны таләп итә. Әлбәттә, бар чүпне бер урында туплаган чүп үткәргеч белән моңа ирешеп булмый. Шуңа күрә калдыкларны контейнерларга җыю мөһим. Күрүебезчә, Ленин урамындагы 41нче йорт ихатасы мондый савытлар белән җиһазландырылган.
Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотосы.

Читайте нас: