Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
10 декабрь 2018, 19:10

Һәр нәрсәнең сәбәбе һәм нәтиҗәсе була

Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий Хәбировка социаль челтәрләрдән мөрәҗәгатьләр килүе дәвам итә. Шәһәрдәшләр дә бу яктан актив, берәр урында җитешсезлек күрә икән, тота да соравын республика җитәкчелегенә юллый...

Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий Хәбировка социаль челтәрләрдән мөрәҗәгатьләр килүе дәвам итә. Шәһәрдәшләр дә бу яктан актив, берәр урында җитешсезлек күрә икән, тота да соравын республика җитәкчелегенә юллый...
Шундый чираттагы шикаятьләрнең берсе — Ирина Даяновадан (мәгълүматлар буенча, автор псевдоним астында язган). Ул Р. Хәбиров исеменә түбәндәгеләрне юллаган: «Радий Фәрит улының Октябрьскийга эш сәфәре белән киләчәген, 2нче гимназиядә булачагын белгәч, аның игътибарын безнең 13нче мәктәпкә дә җәлеп итәсе килде. Биредә киләсе елда 1нче сыйныфка баручыларны әзерләүче якшәмбе мәктәбе эшли. Сентябрьдә балалар анда шөгыльләнә башлады. Уку түләүле, бер укучыдан елына 15 мең сум. Безне менә нәрсә борчый: сентябрьдән ата-аналарны мәктәпкә паспорт буенча да, фото ябештерелгән махсус пропуск белән дә (анысын безгә хакимиятнең мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать иткәч бирделәр) кертмиләр. Вахтадагы каравылчы бар сорауларны директорга юллагыз ди, ә ул я киңәшмәдә, я кабул итү көне түгел. Балаларны укырга китерәбез, алар тамбурда аяк киемен алыштыра һәм бүлмәгә үтә. Тышта 8-10 градус салкын, тамбур җылытылмый. Ике сәгатьтән уку тәмамлана. Балалар янәдән суык тамбурда киенә. Бездә укытучының телефоны, ватсапта классның төркеме юк, дәфтәрләрне өйгә биреп кайтармыйлар. Балаларның ничек укыганын, өйгә бирелгән эшне белмибез, шалтыратып сорый да алмыйбыз. Уку өчен акча түлисе булса, рәхим итегез, язу аша бала белән кисәтү юллыйлар. Ә инде укытучы белән бәйләнешкә керү, балаңның укудагы уңышларын белешү мөмкин түгел. Чөнки әти-әниләргә мәктәпкә керергә тыела. Шушы мөрәҗәгатебезгә игътибар итегезче!».
Бу шикаятькә җавап буларак, 13нче мәктәп директоры Марина Богданова хакимиятнең мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Зиннәтуллинга аңлатма язган. Аны да сезнең игътибарга тәкъдим итәбез: «Шикаятьтәге мәглүматлар дөреслеккә туры килми. Беренчедән, И. Даянова белән 13нче мәктәп арасында өстәмә белем бирү программалары буенча уку турында килешү төзелмәгән. Моннан чыгып, хат авторының псевдоним астында булуы фаразлана. Икенчедән, учреждениедә түләүле белем бирү хезмәтләре Русиянең мәгариф өлкәсенә кагылышлы кануннарына ярашлы күрсәтелә. Заказчылар һәм мәктәп арасындагы килешү тулысынча ирекле рәвештә, ике якның да ризалыгы белән төзелә. «Предшкольная пора» социаль-педагогик юнәлештәге өстәмә белем бирү программасы 180 сәгатькә исәпләнгән һәм 13нче мәктәптә түбәндәге тәртиптә гамәлгә ашырыла: атнасына 30-ар минутлык 6 дәрес (чәршәмбе, шимбә көннәрендә). Хезмәтләр бәясе дә аңа нигезләнеп билгеләнә. Шәһәрнең башка гомуми белем бирү учреждениеләрендә гамәлгә ашырылучы программалар турында 13нче мәктәп җитәкчелеге хәбәрдәр түгел.
Фойедагы тактада түләүле укыту хезмәтләре турында тулы мәгълүмат бирелгән. Шикаять авторы мәктәп белән килешү төзегәнче алар белән таныша алган, димәк.
Уңайлы мохиткә килгәндә, балалар аяк киемен мәктәпнең җылытылган кереш бүлмәсендә алыштыра. Өс киемнәрен 1нче сыйныф бүлмәләрендә салырга мөмкин. Әмма кайбер ата-аналар мәктәпкә үтеп, балаларының өс һәм аяк киемнәрен үзләре алыштырырга омтыла. Шул рәвешле алар артык хәстәрлек күрсәтә, ул-кызларын үзаллылыкка өйрәтми.
Укытучылар һәр баланы фойеда каршы алып, бүлмәләргә озата. Биредә алар шулай ук ата-аналар белән аралаша, сорауларга җавап бирә. Моннан тыш, ата-аналар укытучы белән телефон яки ватсап төркемендә (ул булдырылган очракта) элемтә тота, гомум җыелышларда очраша. Әти-әниләр ярты елга бер тапкыр оештырылган ачык дәресләр көнендә дә катнашала.
Дәфтәрләргә килгәндә, педагогларның аңлатмасы буенча, бер төркемдә алар укучыларга таратылган, ә икенчесендә сыйныф бүлмәсендәге шкафта калдырылган. Соңгысы билгеле сәбәпләргә бәйле, ягъни бу балаларның язу әсбапларын өйдә онытып калдыруын кисәтү өчен эшләнә. Ә инде өй эшләре 1нче сыйныфта да каралмаган, шуңа күрә аның мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә булуы мөмкин дә түгел.
Мәктәптә укучылар, хезмәткәрләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү, террорлык гамәлләрен кисәтү максатында махсус тәртип кертелгән. Аңа ярашлы ата-аналар (законлы вәкилләр) учреждениегә шәхесне раслаучы документ (агымдагы елның октябреннән ул фото беркетелгән пропускка алыштырылды) ярдәмендә, махсус журналда теркәлгәннән соң гына үтә. Укытучы сак хезмәтен алдан кисәтеп, әти-әниләрне каршы ала. Шикаять авторы бәянләгән очракта ул «Интербезопасность» шәхси сак предприятиесе хезмәткәренә паспорт яки пропуск күрсәтмәгән, шул сәбәпле ЧОП вәкиле Кондратьева Р. М. пропуск тәртибе турындагы Карарга ярашлы, аны учреждениегә үткәрмәгән».
... Ике хат, ике төрле фикер. Әлбәттә, шикаять буенча шәһәр җитәкчелеге, мәгариф бүлеге һәм башка махсус хезмәтләр тарафыннан тикшерү үткәрелгән, тиешле нәтиҗә ясалган, карарлар кабул ителгән дип ышанасы килә. Әмма без, хәбәрчеләрнең бурычы кәгазьдәге мәгълүмат белән генә танышуны күз уңында тотмый. Шул сәбәпле 13нче мәктәптәге хәл торышын үзебез барып күрдек...
... Тыштан махсус шалтыраткычка басуга, кем һәм нинди йомыш белән килүебезне сорап, фойега үткәрделәр. Тәү караштан ук биредәге чисталык-тәртип, диварлардагы мәгълүмат такталары, тыныч мохит күзгә ташланды. Фойеда җылы, моны эскәмияләрдәге балаларга карап та билгеләп була: берсе дә өске киемдә түгел, өшеп-туңып утырмый. Сак хезмәткәре безне журналга теркәп, директор бүлмәсенә узарга рөхсәт итте. Директор мәгариф бүлегенә биргән аңлатма белән таныштырды. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә мәктәптәге очрак буенча, ЧОП хезмәткәре һәм түләүле укыту хезмәтләре күрсәтүче педагоглар белән аңлату эше үткәрелгән һәм бердәм таләпләр билгеләнгән.
Әйе, сораулар ачыкланган сыман. Тик шулай да бер нәрсәне билгелисе килә: белем бирү учреждениесендә безне шатланып каршы алдылар дип булмый. Мәктәп хезмәткәрләренең карашында: «Нигә килдегез, нәрсәгә кирәк булды бу тикшерүләр, без күп аңлатмалар бирдек бит инде?» ише сорау ярылып ята иде сыман. Әйе, аларны да аңлап була. Кемнеңдер күп уйлап тормыйча, республика җитәкчелегенә юллаган шикаяте күпме тикшерүләргә сәбәпче булган. Әмма һәр нәрсәнең нәтиҗәсе булырга тиеш, мәгълүмат чараларының эше — төрле уйдырмаларны, ялган гаепләүләрне кисәтү өчен халыкка ике якның да фикерен җиткерү. Ә боларны без үзебез күрмичә, вакыйгалар урынына чыгып бәяләмичә эшли алмыйбыз...


Л. ГАБИТОВА, автор фотосы.
Читайте нас: