Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 декабрь 2018, 16:45

Әйтәсе әйтелде, инде эшлисе калды…

БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Артур Әхмәтханов шәһәребез өчен мөһим объектлар торышы белән дә танышты. Иң тәүдә ул Боз сарае төзелешендә булып, эшләр барышы турында мәгълүмат алды.

БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Артур Әхмәтханов шәһәребез өчен мөһим объектлар торышы белән дә танышты. Иң тәүдә ул Боз сарае төзелешендә булып, эшләр барышы турында мәгълүмат алды.
Чираттагы тукталыш — «Спартак» спорт-сәламәтләндерү комплексы. Әлеге объект шәһәрдәшләрнең генә түгел, тирә-як биләмәләрдә яшәүчеләрнең дә иң яраткан ял итү, спорт белән шөгыльләнү урыны санала. Бу көнне монда чаңгыда спорт ориентлашуы буенча Башкортстан беренчелеге һәм чемпионатын ачу уңаеннан тантаналы чара үтте. Артур Фәрваз улы Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелев белән берлектә спортчыларга теләкләрен җиткерде; биатлон үзәге буенча сәяхәт кылып, аның тарихына күз салды.
Эш сәфәренең киләсе юнәлеше — авария-коткару хезмәте. Биредә БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары шәһәрдәге махсус хезмәтләр эшчәнлеге белән танышты. Отряд урнашкан бинаның торышы бүгенге көндә мактанырлык түгел. Хәтта бер мәлне үзеңне машина-трактор заводына эләккән сыман хис итәсең: аз яктыртылган коридорлар, стена буйларында ниндидер тимер-томырлар ята, ремонт таләп иткән бүлмәләр дә бар. Шулай ук шәхси составның, кизүдә торучы хезмәткәрләрнең эш тәртибен көйләү зарур. Җитәкчелек шушы мәсьәләләрне игътибарга алыр дип ышансы килә…
Артур Фәрваз улы дежур-диспетчерлык хезмәтендә дә булып, күрсәтмәләрен бирде. Спорт сараенда ул аның җитәкчесе, шулай ук күп еллар биредә хезмәт куючы тренерлар, ветеран-спортчылар белән фикер алышты, учреждениедә яңарак ачылган музейны карады. «Октябрьскийда, гомумән Башкортстанда спорт өлкәсе зур үсеш алган. Спортчыларыбызның даны төрле төбәкләргә таралган. Шулай да, бу юнәлештә эшне дәвам итү зарур. Без электән Татарстанга тиңләшәбез, бу республиканың уңай үрнәген игътибардан читтә калдырмыйк», — диде А. Әхмәтханов. Арытаба ул «Нефтяник» стадионында «Октябрьский» спорт-техник клубы мотоузышчылары белән очрашып, клуб эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләргә тукталды. Сөйләшү барышында шәһәребездә спидвей спортын элеккеге дәрәҗәдәге кебек популяр итү юнәлешләре билгеләнде.
Патриотик тәрбия бирү үзәгендә А. Әхмәтханов «Яшә, Җир!» һәм хәрби дан музейлары, очучы-парашютчыларны әзерләү залына күзәтү ясады, яшь армиячеләр тормышы белән танышты, шәһәребезнең актив, хәрби тәрбия алучы егет-кызларына нәсыйхәт сүзләрен җиткерде.
Ахыргы тукталыш — Җиңү паркы. Артур Фәрваз улы сугыш кырларында, хәрби хәрәкәтләрдә, тылда батырлыклар күрсәткән, шәһәребез үсешенә зур өлеш керткән якташларга багышланган Геройлар аллеясе, «Солдат уйлары» һәм тыл эшчәннәре һәйкәлендә, шулай ук ачык һавадагы хәрби техника музеенда булды.
Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.

Читайте нас: