Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 декабрь 2018, 16:32

Һәркем үз эшен үзе белсен

Шәһәребездә эш сәфәре белән Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Артур Әхмәтханов булып китте.

Шәһәребездә эш сәфәре белән Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Артур Әхмәтханов булып китте.
Артур Фәрваз улы хакимияттә шәһәрдәге җәмәгать иминлеге өчен җаваплы тармак вәкилләре катнашлыгында киңәйтелгән утырыш үткәрде. Утырышта янгын хәвефсезлеге, юл иминлеге, эчке эшләр, хәрби хезмәткә чакыру, яшьләр белән эшләү бүлекләре җитәкчеләре эшләр барышы белән таныштырды.
Утырыш барышында һәрвакыт юллардагы вәзгыять хакында даими кисәтелеп торса да, имгәнү, үлем очраклары белән тәмамланган юл фаҗигаләре, бигрәк тә аларда балалар катнашуы динамикасының уңай якка үзгәрүе сизелмәве ассызыкланды. Бигрәк тә соңгы вакытта хәлләр тагын да катлауланган. Мәсәлән, 10 айдагы саннарга карасак, юл фаҗигаләрендә һәлак булучылар арткан. 2017 елдагы шул ук чор белән чагыштырганда, 6 кешегә күбрәк. Юлларда 20 бала имгәнгән!
Артур Фәрваз улы шәһәрдә иминлек мәсьәләсе, юл фаҗигаләрен кисәтү буенча эшләр торышы белән канәгать түгеллеген белдерде.
Кызганычка каршы, юллардагы фаҗигаләрнең артуына җәяүлеләр дә, машина белән исерек хәлдә идарә итүчеләр дә, автобус шоферлары да гаепле. Агымдагы елның 10 аенда Октябрьскийда 123 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 143 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган. Иң аянычы, аварияләр нәтиҗәсендә 9 гомер өзелгән. Болар хакында Октябрьский шәһәре буенча ЮХХДИ бүлеге начальнигы И. Саттаров бәян итте.
Аның сүзләренчә, бүген Октябрьскийда барлыгы 45 мең транспорт чарасы теркәлгән, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын теркәүне барлыгы 21 видеокүзәтү камерасы тәэмин итә. Бу бик аз, әлбәттә. Тагы өстәмә видеокамералар белән үзәк урамнарны, халык күпләп йөри торган урыннарны җиһазландырасы иде дә бит, барысы да акча мәсьәләсенә барып тоташа шул.
Тормышның теләсә кайсы өлкәсенә заманча технологияләр җәлеп итү зур чыгымнар, югары квалификацияле хезмәткәрләрнең теләк белән эшләвен таләп итә. Әмма бары тик алар ярдәмендә генә бүгенге җәмгыятьнең генә түгел, киләчәк буынның да таләпләренә җавап биргән системалы нәтиҗәләргә ирешеп була, дип саный Артур Әхмәтханов. Иминлек буенча эшне балалар бакчасыннан ук башларга кирәк, аннан мәктәптә дәвам итәргә.
Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручыга шәһәр хакимияте башлыгы А. Шмелев 114 мең халык яшәгән Октябрьскийда нибары бер янгын сүндерү бүлеге булуын, ике янгын чыккан вакытта күршеләрдән, Туймазыдан ярдәм сорап мөрәҗәгать итүне белдерде һәм тагы бер янгын бүлеге оештыруда ярдәм итүен сорады.
Утырышта шулай ук кышкы чорга әзерлек мәсьәләсе дә күтәрелде.

Ю. ДӘҮЛӘТБАЕВА.

Читайте нас: