Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 декабрь 2018, 16:50

Ислам — тынычлык дине

Халыклар дуслыгы йортында «Традицион исламның үсеш нигезләре» фәнни-гамәли күчмә конференциясе үтте.

Халыклар дуслыгы йортында «Традицион исламның үсеш нигезләре» фәнни-гамәли күчмә конференциясе үтте.
Анда дәүләт һәм дин мөнәсәбәтләре, республикадагы конфессияләрнең үзара бәйләнеше һ. б. мәсьәләләр каралды. Чараны шәһәр хакимияте ярдәмендә М. Акмулла исемендәге педагогия университетының дини хәвефсезлек һәм дини белем бирүне үстерү фәнни-тикшеренү институты оештырды. Анда мәгариф, мәдәният, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр буенча комиссия әгъзалары, дин әһелләре чакырылган иде.
Конференциядә катнашучылар белән институт директоры Данияр Абдрахманов таныштырып үтте. Артабан сүз Башкортстан Башлыгы карамагындагы Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр буенча совет рәисе Вячеслав Кипятковка бирелде. Ул республикадагы дини хәл турында сөйләде. «Бүгенге көндә дәүләт һәм дин мөнәсәбәтләре үзара килешү дәрәҗәсенә иреште, бар диннәргә тиң һәм тигез караш булдырылган. Республика биләмәсендә тынычлык, дуслык, тотрыклылык сагында өч диния нәзарәте тора: Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, Башкортстан мөселманнарының диния нәзарәте, Рус православие чиркәве. Аларның бердәм эшләве, уртак тырышлыгы аркасында тату, туганнарча мөнәсәбәтләр саклана.
Кызганычка каршы, әле дә кайберәүләр исламны экстремизм, терроризм белән бәйли. Бу, әлбәттә, ялган фикер. Ислам дине тик яхшылыкка гына өнди, кешеләргә тынычлык, дуслык тели, әхлак нигезләренә өйрәтә. Аның бандитларга бер кысылышы да юк. Безнең республикадан да ялган динчеләр йогынтысына эләгеп, ИГИЛга китүчеләр булды. Аларның нәрсә эзләп киткәннәре, нәрсә өчен сугышканнары аңлашылмый. Күбесе шушы мәгънәсез сугышта һәлак булды, кемнәрдер коллыкка эләкте, аларны аннан кайтару бик авыр», — диде ул.
Дини хәвефсезлек һәм дини белем бирүне үстерү фәнни-тикшеренү институты директоры, доцент Д. Абдрахманов үз чыгышында исламның әхлакый кыйммәтләренә һәм традицион дини белем бирүгә тукталды.
«Традицион ислам атамасын радикаль агымнардан аеру өчен кулланалар. Традицион Русия исламы толерантлы, властька һәм башка конфессияләргә сабыр мөнәсәбәтле. Диннәргә тигез караш һәм законнарга күндәмлек — аның төп сыйфатлары.
М. Акмулла исемендәге педагогия университеты 10 елдан артык ислам белемен бирүгә булышлык күрсәтү һәм экстремизмны кисәтү буенча федераль проектны тормышка ашыра. Дәүләт тә бүгенге көндә җәмгыять, дин үсешенең үзенчәлеген аңлап, халыкның дини белем алуына яклы. Чөнки кешеләр мондый белем алырга чит илләргә чыгып китеп, еш кына экстремистлар тозагына эләгә. Мондый хәлләрне булдырмас өчен Русиянең биш шәһәрендә — Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Пятигорск һәм Уфада дөньяви һәм дини белемнәрнең үзара бәйләнеш үзәкләре төзелгән. Университетның дини белем учаклары хезмәттәшлек нәтиҗәсе булып ислам мәсьәләләренә төшенергә ярдәм иткән мәгариф программалары, сыйфатлы методик эшкәртмә, уку кулланмалары басыла. Шушы уку әсбаплары, методик белешмәләр бүген фойеда күргәзмә рәвешендә урнаштырылды», — дип билгеләде Данияр Мәүлияр улы.
Конференциядә шулай ук Ренессанстан алып һәм бүгенге көнгә кадәр ислам педагогик гореф-гадәтләре, дин белеменең төп өлешен тәшкил иткән изге Коръән турында сүз барды.
Шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Борис Алчинов Октябрьскийда бердәм һәм тату гаилә булып 50дән артык милләт вәкилләре һәм төрле дин тотучылар яшәвен белдерде. Шәһәрдә 16 дини оешма, 6 иҗтимагый-милли берләшмә эшли. Аларның эшчәнлеге урындагы халыкларның мәдәни гореф-гадәтләре, туган теле, динен саклауга юнәлтелә. Бу максатта киңкүләм чаралар, бәйрәмнәр, очрашулар, утырышлар, киңәшмәләр даими үткәрелә. Власть органнарының, оешма-берләшмәләрнең тыгыз эшчәнлеге нәтиҗәсендә халыкара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә тотрыклылык урнаштырылган.
Октябрьский шәһәре, Ярмәкәй, Бишбүләк, Миякә районнарының имам ахунды Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде. Дин әһелләренең тәүлек әйләнәсенә тынычлык, татулыкка өндәп хезмәт итүләрен ассызыклады ул.
Фәһемле чара фикер алышулар белән тәмамланды.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотосы.

Читайте нас: