Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
3 декабрь 2018, 18:45

Законсыз сәүдәгә урын юк!

«Хороший» кибете каршындагы сәүдә нокталары — шәһәрдәшләргә яхшы таныш урын. Ник дигәндә, биредә кулай бәягә яшелчә-җимешен дә, ит-маен да, көнкүрештә кирәкле сәнәгать тауарларын да сатып алырга мөмкин.

«Хороший» кибете каршындагы сәүдә нокталары — шәһәрдәшләргә яхшы таныш урын. Ник дигәндә, биредә кулай бәягә яшелчә-җимешен дә, ит-маен да, көнкүрештә кирәкле сәнәгать тауарларын да сатып алырга мөмкин.
Әмма бүгенге көндә биредә сәүдә итү законсыз санала. Эш шунда, шәхси эшкуар Л. һәм шәһәр хакимияте арасындагы җир участогын арендалау буенча килешү 2018 елның 1 апреленнән гамәлдән чыккан. Үз чиратында Л. -дан шушы участокта урнашкан сәүдә нокталарын арендага алып торган эшкуарларның да хокуклары чикләнгән. Алар апрель аенда аренда вакытының чыгуы һәм арытаба озайтылмавы хакында искәртелгән. Эшкуарларга сәүдә итүләрен икенче урында алып бару тәкъдим ителгән. Ләкин алар бу кисәтүне игътибарга алмаган.
Законсыз эшкуарлык алып бару очрагы буенча шәһәр хакимияте судка мөрәҗәгать иткән. Октябрьский судының агымдагы елның 11 июлендәге карары белән (ул законлы көченә 10 октябрьдә кергән) шәхси эшкуар Л. -га Островский проспекты, 10/6 адресы буенча урнашкан җир участогын суд карары законлы көченә кергән вакыттан алып 14 көн эчендә бушату һәм хакимияткә тапшыру бурычы йөкләтелгән.
Октябрьдә хакимият башлыгы урынбасары О. Литов тарафыннан биләмәдә сәүдә итүче эшкуарлар белән очрашулар, күчмә киңәшмәләр оештырылган. Алар барышында сәүдә эшен закон кысаларында дәвам итү юнәлешләре тәкъдим ителгән.
Бүгенге көндә эшкуарлар тиз арада базар биләмәсен бушатырга тиеш. Җир участогы аукционга сатуга куелачак. Аны сатып алучы биредә капиталь бина төзү хокукы ала. Әлеге бинаның халык сәламәтлеге һәм гомерен саклау, санитар-эпидемиологик һәм хәвефсезлек таләпләрен үтәүгә кагылышлы законга ярашлы булуы күзаллана. Эшкуарлар да монда сәүдә ноктасы ачып, уңайлы, мәдәниятле шартларда эшли алачак. Ә бүген алар икенче урынга күчеп торырга тиеш. Әгәр бу таләп үтәлмәсә, законсыз биләгән җир участогын азат итү суд приставлары тарафыннан башкарылачак.
Мәгълүмат хакимиятнең сәүдә һәм эшкуарлыкка булышлык итү бүлегеннән алынды.

Читайте нас: