Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
3 декабрь 2018, 18:51

Халык белән күзгә күз

«Бердәм Русия» партиясе Башкортстан төбәк бүлекчәсенең халыкны кабул итү атналыгы үтте.

«Бердәм Русия» партиясе Башкортстан төбәк бүлекчәсенең халыкны кабул итү атналыгы үтте.
Чара партия оештырылуның 17 еллыгына багышланды. Шул атна кысаларында Төрекмән авылының «Нур» клубында Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Р. Мәрданшин, БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Ә. Ишмөхәммәтов, шәһәр Советы рәисе А. Имангулов халыкны кабул итте.
Бу көнне депутатларга 35 кеше мөрәҗәгать итте. Төрле яшьләрдәге, төрле тармактагы якташларыбызның барысы да ярдәмгә өметләнеп килгән. Бер апаның, мәсәлән, яңа куйган су җылыту колонкасы сафтан чыккан. Ялгызы тора, яңаны алырга яки ремонтлатырга акчасы юк. Күптән түгел сатып алынган булгач, гарантия буенча ремонтларга тиешләр, дип депутат ярдәмчесе үзенә язып алды. Кайбер кешегә төпле киңәш тә, яхшы сүз дә ярдәм итә. Мәсьәләләрнең ниндие генә юк иде: төзекләндерүдән алып, медицина ярдәме, юллардагы иминлек, урамнардагы яктылык, су үткәрү, урындагы башлангычларны хуплау программасына керү һәм башкалар. Өч дәрәҗәдәге: федераль, төбәк һәм урындагы депутатларның берьюлы халыкны кабул итүе нәтиҗәле һәм максатка ярашлы булуын раслады. Рафаэль Мәрданшин, мәсәлән, алданган дольщиклар мәсьәләсен хәл ителүне үз карамагына алды. Килгән халыкның бер өлеше БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Әхмәт Вәлиәхмәт улына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерергә килгән.
Шушы атнада партия әгъзалары, депутатлар меңнән артык мәйданда халык белән аралашты. Сораулар арасында хокук саклау органнары эшчәнлегенә бәйле булганнары, бик күп финанс чыгымнар таләп иткәннәре дә бар. Шул ук вакытта, бүген үк хәл ителердәй мәсьәләләр дә еш күтәрелә. Кайберләрен еллар дәвамында кичектереп килгәннәр. Ә бүген шушы мәсьәләләрне хәл итү өчен алар депутатларга мөрәҗәгать итә.
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та халыкны борчыган мәсьәләләр белән яхшы таныш һәм әлеге вакытта аларны хәл итү юлларын ачыклый. Алар арасында төзелеш һәм төзекләндерү эшләренә кагылышлылары да бар. Әлеге очрашулар вакытында кайбер законнарга төзәтмәләр кертү кирәклеге дә ачыкланды.
Гомумән, мондый очрашулар халыкны борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә генә түгел, үзебезнең эшчәнлекне камилләштерү өчен дә нәтиҗәле, — диде бу уңайдан К. Толкачев.

Читайте нас: