Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
3 декабрь 2018, 18:40

Ел ахырына кадәр хәвефле таганнар калмаска тиеш!

Рәсми мәгълүматлар буенча, ел саен илебезнең балалар һәм уен мәйданчыкларында уртача 40 мең бәхетсез очрак теркәлә.

Рәсми мәгълүматлар буенча, ел саен илебезнең балалар һәм уен мәйданчыкларында уртача 40 мең бәхетсез очрак теркәлә.
Республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы Р. Хәбиров мәйданчыкларда җәрәхәтләнүгә юл куймау бурычын куйды. Радий Фәрит улының йөкләмәсе, шулай ук торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча БР Дәүләт комитетының уен мәйданчыкларындагы атынгычларны ГОСТның Р 52167-2003 норматив таләпләренә ярашлы итү күрсәтмәсе үтәлеше кысаларында Октябрьский биләмәсендә дә атынгычлар алыштырыла.
ГОСТның «Балалар уен мәйданчыкларын җиһазландыру. Таганнарның хәвефсезлеге, аларны тикшерү алымнары. Гомуми таләпләр» өлешенә ярашлы, атынгычның утыра торган урыны тимер һәм ул хәрәкәткә китерүче өлешкә тимер торбалар белән тоташтырылса, хәвефле санала.
Күп фатирлы йортлар биләмәсендәге мондый җайланмалар ел азагына кадәр алыштырылачак. Алар урынына утыргычлары бау яисә тимер чылбыр белән беркетелгән таганнар куелачак.
Шәһәрнең идарә итүче оешмалары һәм торак милекчеләре ширкәте (ТСЖ) әгъзаларына әлеге күрсәтмәне агымдагы елның 15 декабренә кадәр үтәргә кушылды. Хәрәкәткә китерүче өлешне (ыргак, элгеч) генә алыштыру мөмкин корылмаларда аларның сыгылмалылары куелачак яки мондый атынгычлар сүтеләчәк, һәм яңалары урнаштырылачак.
Шунысын билгелисе килә: Р. Хәбировтан күрсәтмә алуга, күпчелек йорт биләмәләрендә атынгычлар каты элгечтән алып куелган... әмма таләпләргә ярашлылары урнаштырылмаган. Ягъни, кайберәүләр үз бурычларына тиешле дәрәҗәдә җаваплы карамаган булып чыга. Нәтиҗәдә, биләмәдә яшәүчеләрдән күп сандагы дәгъвалар алынган. Бу уңайдан Радий Фәрит улы өстәмә күрсәтмәләр керткән. Хәзер каты элгеч урынына шунда ук яңасын урнаштыру зарур.
Идарәче оешмалар һәм ТСЖда эшләр барышы белән танышыйк:
«Жилуправление» җәмгыяте — элгечләрне алыштыру 26 ноябрьдән башланган. Яңарту мөмкин булмаганнары сүтелеп алынган. Бу участокта барысы 156 берәмлек каты ыргаклы атынгыч бар.
«Мастер» идарәче компаниясе — таганнарның хәрәкәткә китерүче өлешләре тулысынча алыштырылган, 28 атынгыч яңартылган.
«Мэтр» идарәче компаниясе — 14 атынгыч төзекләндерелгән. Калганнарында эшне 30 ноябрьгә кадәр бетерү планлаштырыла.
«Ролстрой» идарәче компаниясе» — 10 декабрьгә кадәр 3 тагандагы каты элгечләр алыштырылачак.
«Дом-Сервис» — 2 атынгыч таләпләргә ярашлы китерелгән.
«Новый дом» — 15 декабрьгәчә 7 ыргак алыштыралачак.
«Зевс» — барысы 11 атынгыч төзекләндереләчәк, бүгенге көндә 3 каты элгеч яңартылган.
«Жилье» — 1 атынгыч 7 декабрьгә кадәр алыштырылачак.
«Стройзаказчик» — 2 таганны 14 декабрьгәчә яңарту каралган.
«Сами» торак милекчеләре ширкәте; «Уют-Сервис» идарәче компаниясе — 2-әр каты элгеч 15 декабрьдән соңламый алыштырылачак.

Л. ГАБИТОВА фотосы.


Читайте нас: