Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 ноябрь 2018, 13:37

Шәһәр мәчетләрендә Мәүлид бәйрәме үтте

9 ноябрьдә мөселман календаре буенча Раббигүль-әүвәл аена кердек.

9 ноябрьдә мөселман календаре буенча Раббигүль-әүвәл аена кердек.
Әлеге айның 12 нче көне (быел ул 20 ноябрьгә туры килде) Ислам дөньясында Мәүлид бәйрәме буларак билгеләнә. Бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) дөньяга килгән. Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек биргән, Коръән иңдергән. Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерган.
Мәүлидин-Нәби — Мөхәммәд пәйгамбәрнең туу көнен бәйрәм итү. Әлеге көн татар-башкорт халыкларында иң борынгы һәм хөрмәтлеләрдән санала. Бәйрәм көннәрендә Аллаһы ризалыгы өчен йорт-фатирларда, мәчет-мәдрәсәләрдә мәүлидләр үткәрү, пәйгамбәребезнең сөннәтен, аның нинди зат булганын, ничек яшәгәнен халкыбызга ирештерү тиешле.
Шәһәрдәшләрнең күп сандагы мөрәҗәгатьләре буенча, агымдагы елда «Нурул-Ислам» мәдрәсәсендә мәүлид өч тапкыр (9, 19 һәм 20 ноябрьдә) үткәрелде. Анда имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин, мәдрәсә шәкертләре һәм укытучылары мөнәҗәт әйтте, дога кылды. Бәйрәмгә барысы 500дән ашу кеше җыелды. Шулай ук Раббигүль-әүвәл аена керүгә, мәдрәсә тарафыннан һәр мәхәлләгә корбанлыкка сарык ите бүленеп бирелде.
Бәйрәм мәҗлесләре Октябрьский шәһәре, Туймазы, Ярмәкәй һәм башка районнар мәчетләрендә дә оештырылды. Аларда хәзрәтләр, остаз-шәкертләр, мәхәллә кешеләре катнашты. Туган-тумачаларын, күршеләрне чакырып, үз өйләрендә мәүлид ашы үткәрүче мөселман кардәшләр аеруча хөрмәткә лаек.
Раббыбыз эшләребезгә ярдәм, күңелләребезгә канат, холкыбызга сабырлыклар бирсен. Күңел түрләребезгә, гаиләләребезгә, мәчет-мәдрәсәләребезгә, Ватаныбызга һәм бар галәмгә Аллаһы муллык вә сәгадәт, иминлек насыйп әйләсен. Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!

Читайте нас: