Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 ноябрь 2018, 12:43

Күп бала — күп бәхет!

«Мин — бәхетле. Балаларыма, тормыш иптәшемә кирәкле булуымны тоеп яшәү иң зур бәхет ул»....

«Мин — бәхетле. Балаларыма, тормыш иптәшемә кирәкле булуымны тоеп яшәү иң зур бәхет ул»....
Өч сабыйга гомер биргән, бертуганының кызын да үз канаты астына алып, газиз баласыдай тәрбияләгән Лилия ханымның бар тормышы, эчке уй-кичерешләре шушы гади генә, әмма зур ихласлык белән әйтелгән сүзләрдә ачык чагылыш таба сыман...
Без аның белән ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләнүче иң якты, матур бәйрәм — Әниләр көне уңаеннан очраштык. Максатыбыз — күп бала тәрбияләүче әниләрнең яшәеше, көнкүреше белән танышу, аларның шатлык-казанышлары, борчу-мәшәкатьләре турында белешү иде.
Лилия Равил кызы һәм Андрей Валерьевич Бауэрлар 8 ел элек гаилә корып җибәргән. Бүген гаиләдә дүрт бала үсә.


— Лилия ханым, күп балалы әни — кем ул?
— Ул универсаль кеше: укытучы-тәрбияче дә, шәфкать туташы-психолог та, пешекче-җыештыручы да. Ә инде аның төп эше — балалары. Бу хезмәтне җиңелләр рәтенә берничек тә кертеп булмый. Балалар даими тәрбиягә, күзәтүгә мохтаҗ. Мәктәп яки бакчадамы, өйдә яисә урамдамы: ана күңеле һәрчак сабыйлары белән. Әлбәттә, гаилә мәшәкатьләре белән үзеңне карарга вакыт та калмый, йокысыз төннәр, тынгысыз көннәр берсен-берсе алыштыра. Кафе-ресторан, матурлык салонына йөрү юк, маникюр-педикюр төшкә дә керми, әмма... боларның берсе дә сабыйларыңның ихлас мәхәббәтенә тиң түгел, нәкъ ул анага көч, сабырлык, яшәү яме бирә...

— Күп балалы әни булачакмын дип уйлый идегезме?
— Дөресен әйткәндә, юк. Бер бала булса, шул җитәр кебек тоела иде. Әмма язмыш икенче төрле хәл итте. Моңа һич үкенмим, киресенчә, шатланам гына. Әти-әнием дә өч балага тормыш биргән. Ә инде иремә килгәндә... аның гаиләсендә 10 сабый үскән! Боларны уйласаң, үз гаиләбезнең дә ишле булуына гаҗәпләнәсе түгел. Балалар — тормышыбыз яме, алар ирем белән мине тагы да тырышыбрак эшләргә, дөнья көтәргә өнди. Ул-кызларыбыз үзебездән яхшырак, матуррак, мулрак яшәсен дибез. Һәр әти-әни өчен дә балаларының бәхетле, исән-имин булуы, төпле белем алып, бу тормышта үз урынын табуы мөһим.

— Зур гаиләдә гадәти көн ничек үтә?
— Иртән алтыда-җиденче яртыларда торам, ашарга әзерлим. Балалар уянгач, үзләре торып киенә. Аларны мәктәпкә, ирне эшкә озаткач, көндәлек мәшәкатьләргә «чумам»: кер, табак-савыт юам, кибеткә йөгерәм, ул-кызларым укудан кайтуга ашарга пешерәм, нәни Ангелинаны карыйм... Ярый әле, балалар кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләнеп, йорт эшләрендә булышып, мөстәкыйль булып үсә.
Тормыш иптәшемә дә рәхмәтлемен. Ул бик акыллы, сабыр, сәламәт тормыш алып бара. Туганымның баласын да гаиләбезгә алырга ризалашты, аңа ачык йөз, җылы караш күрсәтте. Әз генә буш вакыты булса, миңа хуҗалыкта ярдәмләшә, балаларны бик ярата. Ял, бәйрәм көннәрендә гаиләбез белән паркка чыгабыз, саф һавада ял итәбез, чана-чаңгыда шуабыз. Шәһәрдә оештырылучы мәдәни-спорт чараларында да катнашабыз.

— Балаларыгыз белән дә танышыйк?
— Артур белән Наргизәгә 13 яшь, Амелия быел 1нче сыйныфка барды. Өчесе дә 15нче мәктәптә белем ала. Кечкенәбез Ангелина әле 1,5 яшьлек кенә, ул яследә урын булганчы минем белән өйдә тора. Артур бар яклап та актив. Спортны ярата, шашка, футбол уйный, көрәшкә йөри. Дин белән дә кызыксына. Мәдрәсәдә белем ала. Сүрә, догалар укый, безгә дә өйрәтә. Мәктәп, шәһәр күләмендәге бәйге-олимпиадаларда катнаша, бүләкле урыннар яулый (автордан: Артур агымдагы елда Уфада үтәчәк республиканың Чыршы бәйрәмендә дә катнашачак икән. Сәләтле егет үзе һәрбер уңыш-казанышы өчен әнисенә рәхмәтле, аңа охшап шундый булганмын, ди). Наргизә акробатикага йөри, бездә яши башлагач, укуы да яхшы гына алга китте. Мактау кәгазьләре шактый җыелды инде. Амелия бию түгәрәгендә шөгыльләнә. Аеруча Кытай биюләрен, шушы илнең моңлы көйләрен үз итә.

— Әниләр бәйрәме уңаеннан теләкләрегез?
— Балаларыбызның игелеген күреп, бәхетле тормышта яшик. Дөньяны бары тик ачык төсләрдә күрергә гадәтләник. Гаиләдә мәхәббәт, җылылык булса, яшәве дә күңелле, тормышның вак-төяк мәшәкатьләре дә артык сизелми. Балаларны тыңлау гына җитми, аларны ишетү дә кирәк. Ул-кызларыбызга биргән тәрбия аларның киләчәктәге язмышын билгели, шуны онытмыйк...
Бер уңайдан шәһәребезнең битараф булмаган кешеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Быел «АМК Горизонт» фирмасы кием-салым, канцелярия тауарлары сатып алып, мәктәпкә әзерләнергә булышты. «Гаилә» көнбатыш районара үзәге хезмәткәрләре дә төрле чаралар оештырып, безнең кебек гаиләләрне бүләкләр белән шатландырып тора. Аларга һәрьяклап ярдәм итүләре өчен бик рәхмәтлебез!
Илебездә күп балалы гаиләләрнең саны артык зур түгел. Моның ни өчен шулай икәнлеге дә аңлашыла. Бу күпчелектә дәүләт тарафыннан ярдәмнең аз булуына, шулай ук җәмәгатьчелек фикеренә бәйле. Беркемгә дә сер түгел, без стереотиплар дөньясында яшибез. Берәүләр күп бала тәрбияләүче әниләрне хуҗабикәгә әверелеп, һөнәри яктан үсеш алмый ди. Икенчеләр мондый гаиләләргә шикләнеп, хәтта ниндидер дәрәҗәдә шелтә белән карый: янәсе дә алар балаларны бары тик дәүләт «җилкәсен кимерү» өчен генә таба. Бәхәссез, арада андыйлар да очрыйдыр. Әмма бу барлык күп балалы гаиләләр дә шундый дигән сүз түгел. Кемнәндер ярдәм көтеп кенә утырмыйча, балаларын аякка бастыру, лаеклы үстерү өчен бар көчен салган әти-әниләр дә шактый. Ә инде 3 һәм аннан да күбрәк балага тормыш биргән әниләрнең кайчагында бизәнергә-төзәнергә, матурлык салонына йөрергә вакыты калмавына килгәндә, монда да бәхәсләшерлек җирлек бар. Без якын кешеләребезне, чәченең буялган-буялмавы, гәүдәсенең зифа булу-булмавы өчен генә яратмыйбыз, хөрмәт итмибез ич. Бәхет тышкы чибәрлектә түгел, ә бәлки эчке матурлыкта, балаларың өчен хәстәрлекле гүзәл Ана булуда! Тарих сәхифәләрендә моңа мисаллар җитәрлек. Италия шагыйре Петрарканың сөекле Лаурасына мәхәббәтен генә алыйк. Лаура 11 балага тормыш бүләк иткән ханым буларак билгеле. Моңа карамый ул шагыйрьнең музасына, гомерлек мәхәббәтенә әверелгән. Бөек рус шагыйре Пушкин да 4 бала тәрбияләгән хәләл җефете турында «Сафлык-гүзәллек үрнәге ул» дип язган. Һиндыстандагы мәхәббәт, тугрылык билгесе булган «Тадж-Махал» сарае 11 сабыйга гомер биргән гүзәл затка багышланып төзелгән...

Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: