Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 ноябрь 2018, 13:31

Иман йорты ишекләрен ачты

Изге җомга көнендә Өязетамак авылында мәчет ачылды.

Изге җомга көнендә Өязетамак авылында мәчет ачылды.
Тирә-якка ямь биреп торган Аллаһ йорты янында өязетамаклылар, күрше авыллар халкы берничә сәгать алдан ук җыелды. Мәчет авыл халкы һәм шушы авылдан чыккан эшкуарларның уртак тырышлыгы белән сигез ел буе төзелгән. Аларның шатлыгын уртаклашырга Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Туймазы һәм Шаран районнары имам-ахунды Рим хәзрәт Шәяхмәтов, Октябрьский шәһәре имам-мөхтәсибе Мәүлемҗан Сибгатуллин, Туймазы районы хакимияте башлыгы урынбасары Фәнил Ханов килгән иде. Кадерле кунакларга хөрмәт күрсәтеп, ипи-тоз белән каршы алдылар. Мәчет ачу тантанасы Коръән сүрә-аятьләре уку белән башланып китте. Тәкъбир әйтелгәннән соң халык агачтан һәм заманча төзелеш кирәк-яракларыннан төзелгән иман йортына агылды. Якты, иркен, матур итеп бизәлгән мәчет барысын да үз эченә сыйдырды. Мәчет ачылуга килүчеләрнең күбесе Аллаһ ризалыгы өчен сәдака салды.
Бәйрәмгә җыелучыларны район хакимияте башлыгы урынбасары Фәнил Ханов котлады. «Әлеге вакытта районыбызда 41 Аллаһ йорты эшли. Мәчетләр төзү дәвам итә. Алар милләтара һәм конфессияара дуслык һәм татулыкны ныгытуга булышлык итә. Мәчетләр төзүдә катнашкан, хәләл акчаларын салган һәммәсенә рәхмәтлебез», — диде ул.
Баш мөфти тантанага җыелган халык алдында вәгазь сөйләде, яңа мәчеттә намаз укыды. Иман йортын төзүдә өлешен керткән өммәттәшләргә изге эшләренең савабы булсын дип, изге теләкләрен җиткерде ул. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин мәчеткә Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте әләмен, Вәзир хәзрәт Хәйруллинга чапан бүләк итте, иң актив катнашучыларга рәхмәт хатларын тапшырды. Төзелешнең төп химаячысы «Европласт» җәмгыяте директоры Ирек Насыйбуллин халыклар арасында татулыкны ныгытуда, рухи мирасны саклауда керткән өлеше өчен «Әл-Игътисам» («Бердәмлек») медале белән бүләкләнде.
Авыл агалары, әни-апалары арасында балалар, үсмерләр булуы бигрәк тә күркәм күренеш булды. Мәсәлән, мәктәп укучысы Александр Огородников мәчеткә бәләкәйдән теләп йөри. Быел беренче ел Вәзир хәзрәтнең дини дәресләрендә намаз укырга өйрәнгән. Киләчәктә дә яшьләр мәчетләргә тартылсын, туры юлдан тайпылмасыннар дигән теләкләр яңгырады.
Изге Мәүлид аенда мәчет ачылу авыл тормышында зур вакыйга булды. Юл өстендә балкып утырган мәчет бар җиргә нур сибеп, моңлы азан тавышын яңгыратып, кешеләрне дингә тартып тора. Киләчәктә дә халык аннан өзелмәсен иде.


Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотолары.

Читайте нас: