Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
29 ноябрь 2018, 12:59

Файдалы да, күңелле дә

Ана көне уңаеннан Спорт сараенда «Добромама» социаль хәйрия проекты Хатын-кызлар союзы белән берлектә «Матурлык һәм сәламәтлек» исемле бәйрәм чарасы үткәрде.

Ана көне уңаеннан Спорт сараенда «Добромама» социаль хәйрия проекты Хатын-кызлар союзы белән берлектә «Матурлык һәм сәламәтлек» исемле бәйрәм чарасы үткәрде.
«Добромама» проекты җитәкчесе Ләйсән Әхмәтҗанова чарага килгән гүзәл затларны сәламләп, квест рәвешендә оештырылган бәйрәм программасы белән таныштырып үтте.
Квест, билгеле булуынча, төрле каршылыкларны үтү, биремнәрне чишүне күз уңында тота. Шушы максатта сигез станция әзерләнгән иде. Чарага килүче һәркем квестта катнаша алды. Без дә алар белән бөтен станцияләрне үттек. Стартта маршрут карталары бирелде, биремнәрне үтәгәч анда махсус билгеләр куелып барды.
Беренче станция «Сәламәтлек» дип аталды. Монда БРның атказанган табибы Әлфирә Тимашева катнашучыларның кан басымын тикшерде, гипертония һәм инсультны кисәтү буенча консультацияләр үткәрде. Балалар хастаханәсенең клиника психологы Елена Мартыновадан шәхес тесты нәтиҗәләре һәркемгә кирәкле мәгълүматлар бирде. Биредә шулай ук файдалы тәм-томнар белән дә сыйланып булды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре әзерләгән киләсе мәйданчыкта һәркем үзенең гаилә гореф-гадәтләре белән уртаклашты. «Добромама» проекты вәкилләре хыяллар турында кызыксынды, катнашучыларга аларны ашыру буенча махсус кәгазьләрдә язылган теләкләр таратты. «Бьюти-зона» хатын-кызларга аеруча хуш килде. Белгечләр гүзәл затларга бизәнгеч әйберләренә кагылышлы файдалы киңәшләр бирде, хушбуй-иннекләр, макияж сайларга булышты. «Яшел дөнья» бакчачылык һәм сәламәт яшәү рәвеше клубы чәйләр, кайнатмалар, соуслар, яшелчәләрдән эшләнмәләр дегустациясе үткәрде, аларны әзерләү рецептлары белән бүлеште. Азаккы станцияләр Спорт сараеның тренажер һәм фитнес залларында урнаштырылды. Катнашучылар инструктор җитәкчелегендә күнекмәләре ясады, тренажерларда көч сынады.
Бу көнне шулай ук чарага килүчеләрнең игътибарын «Осталар урамы» җәлеп итте. Рәт белән тезелеп киткән матур-матур, күз явын алырдай эшләнмәләр (тукыма курчаклар, агач уенчыклар, чигелгән җиһазлар, декупаж ысулындагы әйберләр һ. б.), үлән чәйләре, асылташлар күргәзмә-ярминкәсеннән кеше өзелмәде. Осталык дәресләрен дә зур кызыксыну белән күзәттеләр. Истәлекле бүләкләр, мехенди эшләтергә, махсус фотозонада фото төшәргә хәтта чират та барлыкка килде.
Әниләр, дәү әниләр станцияләр буйлап йөргәнче «Сумасшедшая лаборатория» аниматорлары балалар белән уйнап, күңел ачты, синель тимерчыбыктан бармак курчаклары эшләү буенча осталык дәресләре үткәрде.
Бөтен биремнәрне үтәүчеләрне бәйрәм оештыручылары, иганәчеләре тарафыннан әзерләнгән бүләкләр уйнату көтте. Беркем дә бүләксез калмады. Чарада катнашучылар үзләренең тәэссоратлары белән дә уртаклашты.
«Оештыручыларга зур рәхмәт. Суык көзге көнне җылы чагу бәйрәм үткәреп, яхшы кәеф булдырдылар. Квест биремнәре дә күпьяклы иде: хуш исле үлән чәйләрен тәмләүдән көч таләп итә торган күнекмәләргә кадәр. «Матурлык почмагы»нда үземә кирәкле киңәшләр алдым, аксессуарлар сайладым. Биредә шулай ук бик күп танышларымны очраттым. Кызларым да бәйрәмне бик ошатты», — диде Лилия Килдиярова.
Квестка шулай ук балалары белән килгән Әлфия Якимова чараның яшьләр өчен дә, олылар өчен дә туры китерелеп оештырылганын билгеләп, икенче елга дәү әниләрен алып килү теләген белдерде.
Сораштыруга өлкәннәр дә ихлас кушылды. «Мин шәһәрдә үткәрелгән чараларга еш йөрим, монысы оештыру ягыннан аеруча ошады. Яшьләрдән калышмыйча мехенди эшләттем, бик матур килеп чыкты. Квестта катнашкан өчен кулдан эшләнгән тукыма курчак отып сөендем», — диде яшь пенсионер Галина Коршунова.
Чараның төп бүләге — бизәнү әйберләре җыелмасы яшь ана Лилия Геляева (фотода) өлешенә тиде. «Суперприз отармын дип бер дә уйламадым, махсус фотосессия өчен килгән идем. Бер булгач квестта да катнаштым. Барысы да ошады, улым белән рәхәтләнеп ял иттек», — дип шатлыгы белән уртаклашты ул.


Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотосы.
Читайте нас: