Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
22 ноябрь 2018, 12:42

«Ике йөрәк, бер гомер»

Илебездә ел саен 100 меңгә якын бала вакытыннан алда дөньяга килә. 2009 елдан алып 17 ноябрь — Халыкара җитлекми туган балалар көне буларак билгеләнә. Бу дата яңа туган сабыйларны кайгыртучы Европа фонды тәкъдиме белән барлыкка килгән.

Илебездә ел саен 100 меңгә якын бала вакытыннан алда дөньяга килә. 2009 елдан алып 17 ноябрь — Халыкара җитлекми туган балалар көне буларак билгеләнә. Бу дата яңа туган сабыйларны кайгыртучы Европа фонды тәкъдиме белән барлыкка килгән.
«Ашыгып туганнар»
Якты дөньяга вакытыннан алда туган сабыйларны әниләре сөеп-яратып шулай дип атый. Ике учка сыеп бетәрдәй шушы нәниләргә хастаханәдә дә, гаиләдә дә аерым тәрбия таләп ителә. Аз авырлыкта туган кыз-малайлар тәүдә билгеле бер температура һәм дымлылыктагы махсус бокс-кювезларда яши. Алар җылы киемнәрдә була, өсләренә табигый йоннан эшләнгән кечкенә юрганнар ябыла...
Шушы көннәрдә Яшьләр сараенда әниләр һәм нәниләр өчен фәһемле чара оештырылды. Анда һөнәри уку йортлары студентлары, яшь гаиләләр һәм тиздән сабыйларын алып кайтырга әзерләнүче парлар чакырулы иде. Чара барышында неонатолог, психолог, хатын-кызлар консультациясе белгечләреннән түләүсез белешмә алырга, заманча балалар тауарлары белән танышырга мөмкин булды. Кунаклар каршында 1нче дәваханәнең баш табиб урынбасары Л. Василевская, перинаталь үзәкнең яңа туган балалар бүлеге мөдире Е. Козина, «Ковчег» гаилә, балалык һәм аналыкны саклау үзәге» хәйрия оешмасы белгечләре, дин әһелләре чыгыш ясады.
Чарада катнашучы әти-әниләрдән уй-фикерләрен сораштым.
— Гаиләбездә агымдагы елның 1 августында сөенечле вакыйга булды — беренче сабыебыз туды! — дип шатлыкларын уртаклаша Альбина һәм Дамир Исхаковлар. — Улыбызга Самир дип исем куштык. Туганда авырлыгы 1,8 кило, буе 43 см иде, бүген инде бәләкәчебезгә 3,5 ай тулды. Яшьләр сараенда оештырылган бәйрәмгә табиб-неонатолог Елена Козина чакыруы буенча килдек. Мондый төр чараларда тәүге тапкыр катнашабыз. Киләчәктә бу күркәм гадәтне дәвам итү нияте бар. Чөнки нәкъ шундый бәйрәмнәр башка гаиләләр белән танышырга, бала тәрбияләүдәге тәҗрибәне уртаклашырга, фикер алышырга булыша. Чарага төрле учреждение вәкилләренең дә чакырулы булуы аңа аеруча әһәмият өсти дип уйлым.
— Салкын, карлы-буранлы февраль ае тормыш иптәшем Рамил белән миңа игезәкләребезне — Тимур белән Марианнаны бүләк итте, — ди чираттагы әңгәмәдәшчем Гөлназ Тимергалиева. — Дөресен әйткәндә, безнең очрак җитдиләрдән булды, йөклелек җиңел генә үтмәде. Нәниләребезнең исән-сау дөньяга килүе, бүгенге көндә безне шатландырып үсүе өчен иң тәү чиратта шәһәребезнең медицина хезмәткәрләренә, аеруча баш табиб урынбасары Л. Василевская һәм акушер-гинеколог Т. Саминовка рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Тимофей Николаевич йөклелекнең беренче көненнән үк диярлек хәстәрлек күрсәтте, бар нәрсәне тикшереп-күзәтеп торды. Сабыйларны Уфада тудырырга карар ителгәч, ул мине башкалага озата барды. Уфа табибларына да рәхмәтлемен, аларның югары квалификациясе, иң яхшы заманча җайланмаларны куллануы нәтиҗәсендә барысы да имин үтте.
Бүген инде шундый күркәм, бар дөнья халыклары өчен дә бердәй дәрәҗәдә мөһим бәйрәмдә катнашуыбызга ихлас күңелдән шатбыз. Яшермим, тәүдә катнашыргамы-юкмы дип бераз икеләнгән идек. Моның сәбәбе дә бар. Эш шунда, яз көне социаль челтәрләрдә бер мәкаләгә тап булдым. Анда бер депутат һәм медицина белгеченең җитлекми туган балалар язмышына кагылышлы фикерләре китерелгән иде. Янәсе дә, 500 граммлы булып туган сабыйларның гомерен саклап калу өчен бик күп чаралар сарыф ителә. «Хәстәрлекле» затлар вакытыннан алда туган балаларның үсешендә тайпылышлар күзәтелүен, дәвалауга зур чыгымнар китүен, Көнбатыш илләрдә аларны сулыш алу җайланмасыннан өзү тәҗрибәсе кулланылуын билгеләргә дә «онытмаган»... Бу мәкалә күңелдә тискәре хис-тойгылар калдырды. Димәк, берәүләр шул кечкенә генә җан ияләрен тернәкләндерү өчен бар көчен, йөрәк җылысын салганда, ә әти-әниләр зарыгып көткән сабыеның нинди халәттә булса да дөньяга килүенә сөенеп бетәлмәгәндә, икенчеләр салкын кан белән дәүләт чыгымнарын исәпләп, яңа тормышка чик куярга йөри... Бүгенге чара нәкъ шундый ялгыш уй-фикерләрне юкка чыгару өчен кирәк дип уйлыйм. Кешеләр күбрәк белсен-күрсен, «ашыгып туган» сабыйларның да яшәүгә хокуклы булуын аңласын өчен дә мөһим бу...
Гөлназ ханым бик дөрес фикерли. Нинди генә халәттә дөньяга килсә дә, һәр сабый яшәргә, сау-сәламәт һәм бәхетле булырга хокуклы! Һәм табиблар әти-әниләр белән берлектә аның тормышы өчен көрәшергә, аңа ярдәм итәргә тиеш. Әйе, вакытыннан алда дөньяга килгән сабыйны аякка бастыру, сәламәтлеген кайгырту — якыннары өчен зур сынау. Шуңа күрә дә табиблар яшь әни бала тууына алдан ук әзерләнә башларга тиеш, ди. Сәламәт әнидән генә сау-сәламәт сабый туа ала. Физик халәтне уңай хәлдә саклау өчен бүген чаралар җитәрлек. Сәламәтлек саклау өлкәсе дә көннән-көн зуррак үсеш ала. Элек иң катлаулылардан саналган авыруларны да дәвалыйлар хәзер, заманча җиһазлар бөтенләй «өметсез»ләрне дә аякка бастырырга сәләтле. Белгечләр югары технологияләргә көйләнгән җайланмалар ярдәмендә җитлекми туган сабыйларның гомерен саклап кала. Бүгенге көндә авырлыгы 500 грамм булган 22-36 атналык нарасыйларны да тернәкләндерергә мөмкинлек бар.
Әйткәндәй, дөньяга вакытыннан алда аваз салучылар арасында киләчәктә зур танылу алган кешеләр дә шактый. Мисалга, Уинстон Черчилль 1360 граммлы булып туган, Исаак Ньютонның авырлыгы 1370 грамм булган. Шулай ук Наполеон Бонапарт, Чарльз Дарвин, Виктор Гюго, Альберт Эйнштейн һ. б. танылган кешеләр дә «ашыгып туган». Белмәссең, бәлки нәни шәһәрдәшләребез арасыннан да киләчәктә шундый сәләт ияләре чыгар...

Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.

Читайте нас: