Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның Октябрьскийга эш сәфәре 1нче шәһәр дәваханәсеннән башланды. Биредә ул 2нче стационарның терапия, кардиология, онкология бүлекләрендә булды.
Сәламәтлек мәсьәләсе — иң әһәмиятлеләрдән
Дәвалау учреждениесенең баш табибы Сергей Иванов бинаның 30 ел элек төзелүен һәм тәрәз-идәннәренең ремонт таләп итүен билгеләде. Ул, шулай ук, рентген җиһазларына мохтаҗ. Яңа аппаратның бәясе 20 миллион сум тора.
Дәваханәдә кадрлар мәсьәләсе дә хәл итүне көтә: бүген үк 8 табиб кирәк (терапевт, невролог, анестезиолог һ. б.), ә гомумән медицина кадрларына ихтыяҗ — 50 белгеч. Бу тәү чиратта торак җитешмәү мәсьәләсенә бәйле. 2016 елдан Октябрьскийда махсус программа гамәлдә. Аның кысаларында яшь медицина белгечләре 6 фатир һәм 10 бүлмә белән тәэмин ителгән. 2019 елның мартына кадәр табиблар өчен тагын 5 фатир сатып алыначак. Баш табиб бу уңайдан төбәк җитәкчесе ярдәменә исәп тотуын белдерде. Грантлар белән ярдәм итү максатка ярашлы булачак, диде ул. Үз чиратында Радий Хәбиров, авыл медицинасы белән беррәттән, шәһәрнеке дә онытылырга тиеш түгел, дип ассызыклады.
Балалар хастаханәсендә Радий Фәрит улы «Ачык регистратура» эшчәнлеге белән танышты, практикага кайткан ординатор белән фикер алышты, учреждениегә кадрларны җәлеп итү мәсьәләсе белән кызыксынды.
Гимназия яңа биналы булачак
2нче гимназия — шәһәребезнең иң абруйлы уку йортларының берсе. Биредә 1200 бала укый, шуларның 495е — икенче сменада. Гимназия физика-математика юнәлешле, аны тәмамлаучыларның 90 проценты югары уку йортларына керә. Укытучылар һәм балалар белән аралашканда Радий Хәбиров чыгарылыш сыйныф укучыларының Башкортстан уку йортларына керү һәм арытаба республикада эшләргә калу мәсьәләләренә игътибар юнәлтте. Гимназия директоры белдерүенчә, төп проблема — сыйныфларда укучыларның күп булуы. Бер сыйныфта 30-35әр бала белем ала, шуңа да башлангыч сыйныфлар өчен аерым бина төзү таләп ителә. Бу уңайдан элеккеге мәктәп-интернатны яңартып төзү тәкъдим ителә.
Радий Хәбиров яңа бина төзелешен республиканың максатлы инвестицияләр программасына кертү мөмкинлеген карарга кушты.
«Бәлагез белән ялгыз калмаячаксыз!»
Сәфәр барышында Радий Хәбиров «Спартак» һәм «Весна» комплекслары пайчылары белән аралашты. Алар инде берничә ел дәвамында үз фатирларын алалмый.
— Без пайчылар мәсьәләсе белән шөгыльләнәбез. Сезне бәлагез белән ялгыз калдырмаячакбыз. Бурычыбыз — бу мәсьәләне мөмкин кадәр тизрәк хәл итү, — диде республика җитәкчесе.
Моннан тыш, Радий Фәрит улы 35нче төбәктә урнашкан бер йортта булды. Анда урындагы халык белән шәһәр өчен көнүзәк булган мәсьәләләр турында фикер алышты. Болар — транспорт тәэминаты, күпгамәлле үзәкләр эшчәнлеге, бөлгенлеккә төшкән «Автоприбор» заводы эшчеләренә хезмәт хакы буенча бурычны каплату һәм башкалар.
Биналар буш тормасын!
Октябрьскийда балалар бакчасына урын алуга өч яшькә кадәр 3303 бала чиратта тора. 90нчы елларда балалар бакчасы урнашкан, әлеге вакытта буш торган бинаны караганнан соң, Радий Хәбиров мондый объектларны муниципалитетлар балансына тапшыру, капиталь ремонт үткәрү һәм аларда мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре урнаштыру зарурлыгын белдерде. Бу бюджет акчасын янга калдырырга һәм чиратларны тизрәк бетерү мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Әйткәндәй, бүгенге көндә әлеге буш бинаны яңадан җиһазландырып, биредә 140 урынлык балалар бакчасы булдыру планлаштырыла.
Ничек яшәгәннәр, ә ничек төзегәннәр!
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировны шәһәр дәваханәсендә хирургия комплексының архитектурасы җәлеп итте.
Бу тәэссоратлары белән ул «Фейсбук» социаль челтәрендә уртаклаша.
«Октябрьскийдагы хирургия комплексы бинасы бу. Архитектурасына күз салыгыз. Ә аны 1951 елда (!!!) төзегәннәр бит. Ул вакыт сугыштан хәлсезләнеп калса да, ил төзегән. Һәм матур итеп төзегән. Без исә бинаны ремонтлаячакбыз. Бу заманча бина булачак, ләкин матурлыгы да сакланачак», — дип язган ул.
Вак мәсьәләләр булмый
Республикада күпфатирлы йортлардагы күпчелек подъездлар торышы канәгатьләнерлек түгел. Алар капиталь ремонт таләп итә. Бу хакта Радий Хәбировка, Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелев һәм «Жилуправление» җитәкчелеге белән аралашканда шәһәр халкы бәян итте. Республика җитәкчесе 16нчы йорт подъездында булып, күпфатирлы йортларда подъездларны ремонтлау буенча республика программасы кабул ителәчәген белдерде.
— Ихаталарны һәм подъездларны төзекләндерү программасын яңадан караячакбыз. Әле бөтен авырлык муниципалитетларга төшә. Әлбәттә, барысына да акча җитми. Яңа елдан ремонтка тотылган акчаның
бер өлешен каплатачакбыз. Әйтик, шәһәр сарыф иткән һәр бер сумга тагын өч сум өстәячәкбез. Шул рәвешле, акрынлап барысын да тәртипкә китерәчәкбез. Халыкның яхшы кәефе әнә шундый вак мәсьәләләргә дә бәйле. Чынында исә, алар вак мәсьәлә дә түгел. Шәһәр башлыкларыннан ел саен йортларның 10 проценты төзекләндерелүен таләп итәчәкмен, — диде Радий Фәрит улы.
«Бездә чиратлар юк»
Октябрьскийга сәфәре барышында Радий Хәбиров күпгамәлле үзәктә булып, хезмәткәрләр белән аралашты һәм тиздән аларның эш хакы күтәреләчәген белдерде. Хезмәт хакларын күтәрү зарурлыгын ул Хөкүмәт киңәшмәсендә белдергән иде. Әлеге мәсьәлә — бу өлкәдә кадрлар агымы көчле булуының төп сәбәбе.
Безнең шәһәрнең күпгамәлле үзәгендә 60тан артык кеше эшли. «Кадрлар агымы күзәтелә, ләкин ул кадәр зур түгел, безнең учреждениедә чиратлар юк», — диде аның директоры.
Парклар буенча — махсус программа
Башкортстанда паркларны төзекләндерү буенча төбәк программасы кабул ителәчәк. Бу хакта Радий Хәбиров Гагарин исемендәге паркта булганнан соң белдерде. Монда җәяүлеләр юллары төзекләндерелгән, яңа эскәмияләр куелган. Бу эшләр 16 миллион сумга төшкән. Реконструкция «Уңайлы шәһәр мохите» проекты кысаларында башкарылган. Радий Хәбиров яңартылган паркка уңай бәя бирде һәм республикада паркларны төзекләндерү буенча аерым программа кабул ителергә тиешлеген белдерде.
Радий Фәрит улы Октябрьскийны Урыссу бистәсе (Татарстан) белән тоташтыручы Ык елгасындагы күпердә дә булды. Әлеге күпер 1948 елда төзелгән. 2016 елда ул авария хәлендә дип танылган. Шул вакыттан биредә йөк транспорты хәрәкәте чикләнгән. Күперне төзекләндерү ике республика өчен дә мөһим, чөнки аның аша көненә 70 мең кеше машинада уза.
— Бу күпер — кирәкле объект. Ул ике тугандаш республиканы берләштерә, — диде Радий Хәбиров. — Әлеге мәсьәлә җитди караш һәм чишелеш таләп ителә.
Эш сәфәренең тагын бер тукталышы — узган елда 50 еллык юбилеен билгеләгән Спорт сарае. Комплекс үз эченә бассейн, спорт һәм тренажерлар залы, көрәш
һәм көч таләп итә торган спорт төрләре заллары, ясалма түшәмле ачык футбол кыры, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр өчен залны ала. Радий Хәбиров шәһәрнең спорт хәрәкәте үсешен чагылдыручы музей эшчәнлеге белән дә танышты, республика, ил һәм халыкара дәрәҗәдә югары нәтиҗәләр күрсәтүче спортчылар белән аралашты.