Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 ноябрь 2018, 16:49

Калдыклар белән яңача эшләү — заман таләбе

1 гыйнвардан калдыклар белән эш итү буенча яңа система гамәлгә керәчәк.

1 гыйнвардан калдыклар белән эш итү буенча яңа система гамәлгә керәчәк.
Чүп мәсьәләсе — Русиядәге иң җитди проблемаларның берсе. Чит илләрдә калдыклар белән эш итү табышлы кәсеп төре булып тора
һәм аларда чүп-чарны аерып җыю күптән гадәти хәлгә әйләнгән. Бүгенге көндә гамәлдә булган калдыкларны полигоннарда күмү чүп-чарны юк итү һәм чүплекләр проблемасын хәл итми. Беренчедән, полигоннар җитми, икенчедән, алар тиз тула. Үзгәрешләр кирәк булуы бәхәссез. Яңа реформа каты көнкүреш калдыклары мәсьәләсен хәл итәр дип көтелә. Узган атнада шәһәребездә «түгәрәк өстәл» рәвешендә республикада бу яңалыкны гамәлгә кертү мәсьәләләре каралды.
Киңәшмәнең Октябрьскийда үтүе очраклы түгел. Шәһәрдә чүп җыюның яңа системасын сафка кертүдә уңай тәҗрибә бар. Октябрьский республикада һәм илдә төзекләндерү буенча алдынгылар сафында. Бар ихаталарда диярлек контейнерлар урнаштырылган, пластик савытлар өчен аерым чүп савытлары куелган.
Киңәшмәгә җыелучыларны шәһәр хакимияте урынбасары Шамил Фәррахов сәламләде. Артабан сүзне «Калдыкларны эшкәртү буенча эшкуарлар берләшмәсе» рәисе Александр Веселов алды. Ул үзенең чыгышында республиканың калдыклар базарына анализ ясады, чүп-чар белән эш итүдәге проблемаларны билгеләде һәм аларны чишү юлларын күз аллады.
Билгеле булуынча, калдыкларны җыю, чыгару һәм үтильләштерүнең яңача тәртибе калдыкларны эш итү төбәк схемасы нигезендә башкарылачак. Элек бу эш белән муниципалитетлар шөгыльләнсә, хәзер ул дүрт төбәк операторларының хәстәрлегендә булачак. Алар каты калдыклар белән эшләүче операторлар белән килешүләр төзеп, муниципалитетлар белән тыгыз элемтәдә эшләячәк. Шул рәвешле чүп-чар әйләнешендәге бөтен гамәлне төбәк операторлары көйлиячәк. Шушы максатта республика биш зонага бүленгән. Безнең шәһәр дүртенче зонага керә. Биредә төбәк операторы — «Экология-Т» җәмгыяте.
Александр Калинович билгеләвенчә, әлеге төбәк схема икътисадый яктан камилләшеп бетмәгән, биләмәләр арасы зур булган очракларда чүп ташу, күчерү шактый гына чыгымнарга китерәчәк. Аның фикеренчә, схеманы яңадан карап чыгу таләп ителә.
Бүгенге көндә законсыз чүплекләр белән хәл кискен тора. Калдыклар белән эш итүнең яңа системасы буенча һәр торак пункт аларны чыгаруга килешү төзиячәк һәм, акрынлап, мондый чүплекләр юкка чыгарга тиеш. Чүп-чарны теләсә
кая урнаштыру җитди күз уңында. Монда халыкның экологик белемлелеге зур әһәмияткә ия. Һәр кеше чүп түгү таләпләрен үтәсә, проблемалар кимиячәк.
Аерым төр калдыкларны закон буенча күмәргә тыела. Узган елдан төсле һәм кара металлны, хәвефле калдыкларны күмәргә рөхсәт ителми. Быел бу исемлеккә кагәзь, термопластик, полиэтилен өстәлде. Шуңа күрә каты калдыкларны эшкәртү тармагын булдыру мөһим. Чүпне аерып җыеп, файдалануга яраклыларыннан халык куллану товарларын җитештерүне оештырырга кирәк. Моның өчен махсуслаштырылган предприятиеләр таләп ителәчәк. Бу җәһәттән республикада чүп-чар күчерүче һәм аеручы комплекслар, экотехнопарклар төзү планлаштырыла. Халыкны чүпне аерып җыюга җәлеп итү өчен икенчел чималны кабул итү пунктлары булдырып, матди яктан дәртләндерү урынлы булар иде. Шулай ук калдыкларны аерып җыю контейнердагы чүп-чарның күләмен дә киметәчәк. Бу, үз чиратында, чүп чыгарган өчен түләүне дә киметәчәк. Соңгысы турында интернет киңлекләрендә төрле саннар белән мәгълүматлар килеп чыгып, җәмәгатьчелектә сораулар һәм ризасызлыклар тудырды. Киңәшмәдә катнашкан белгечләр әлегә төгәл сумма билгеләнмәвен ассызыклады.
Росприроднадзорның БР буенча идарәсе бүлеге җитәкчесе Татьяна Таненкова калдыклар әйләнешендәге объектларның документларына таләпләрне җиткерде. Ул дәүләт исәбенә кую, лицензияләү, экология экспертизасы турында җентекләп сөйләде.
Калдыклар әйләнешендәге уңай эш тәҗрибәсе белән Октябрьскийның «СпецЭкоТранс» җәмгыяте директоры Альберт Чернов, уртаклашты.
«Түгәрәк өстәл»дә хәвефле калдыклар мәсьәләсе дә каралды. Терекөмешле энергия саклагыч лампа, градусник, батарейкалар җыю өчен экобокслар урнаштыру киң кулланылыш тапты. Безнең шәһәрдә исә 18 махсус контейнерлар куелган.
«Калдыклар белән эш итү реформасы акрынлап булса да әмма бара, кирегә юл юк. Югыйсә, бу мәсьәлә уңай хәл ителмәсә республикага инде кайбер төбәкләрдә булган «чүп-чар коллапсы» яный. Уңышлы нәтиҗәләр өчен чүп-чар базарында катнашучыларның һәм власть вәкилләренең аңлаешлы һәм бердәм эшләве, шулай ук дәүләт һәм җәмәгатьчелек контроле тиешле дәрәҗәдә оештырылуы мөһим», — диде Александр Веселов киңәшмәне йомгаклап.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотосы.


Читайте нас: