Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
15 ноябрь 2018, 13:54

Гәзиткә языл да, велосипедлы бул!

Кадерле дуслар!

Кадерле дуслар!
Барыгызга да мәгълүм, гәзиткә язылучылар арасында һәр елны бүләкләр уйнатабыз. Алган бүләкнең хакы гәзиткә язылуга караганда кайвакыт күпкә кыйммәтрәк тә була, шулай бит!
Ә менә бу юлы 15 декабрьгә кадәр язылырга өлгергәннәр арасында велосипед уйнатабыз. Велосипед отасыгыз киләме? Алайса, озакка сузмый гына «Туган як»ка язылыгыз. Ул иң моңсу вакытларда да сезнең төп юанычыгыз булыр, алдагы көннәргә көч-дәрт бирер, борчыган мәсьәләләрегезне хәл итәргә ярдәм итәр, сорауларыгызга җавап табар. Нинди генә сорау-ихтыяҗ туса да, рәхим итегез, без сезне кабул итәргә һәрвакыт әзер. Ишегалдыгызда караңгы түгелме, юлларда йөрү хәвефсезме, яшәү өчен имин шартлар тудырылганмы, табибка вакытында керә алдыгызмы, мәктәптә туклану сыйфаты канәгатьләндерәме — боларның барысын да бергәләп хәл итәрбез. Бары тик битараф булмагыз һәм гәзиткә язылырга онытмагыз!
Гәзитә язылу хаклары: 6 айга (өйгә китереп биреп) — 456 сум, үзегез килеп редакциядән алып йөрсәгез — 342 сум, 1 елга язылып, алдан ук эшегезне бетереп куйсагыз, бу сезгә 808 сумга төшәчәк. Шулай ук электрон төргә дә язылырга мөмкин, ул бер айга 59 сум тора. Кәгазь гәзитне кыштырдатып, кулга тотып укуга җитәме соң!

Читайте нас: