Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
13 ноябрь 2018, 17:24

Дуслык белән көчлебез

Шәһәребездә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан байтак чаралар оештырылды.

Шәһәребездә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан байтак чаралар оештырылды.
Аларның берсе Милли мәдәниятләр үзәгендә, «Ватан һәм Бердәмлек» исеме астында үтте. Шәһәрдәшләр һәм кунакларга тәбрикләү сүзен хакимият башлыгы урынбасары О. Латыйпов җиткерде:
— Октябрьскийга нигез салынганнан бирле биредә төрле милләт һәм диндәге халыклар бердәм булып, дус-тату мохиттә яши. Бүген милләтләрнең саны 50гә җитте. Алты милли берләшмә, 14 дини оешма рухи-әхлакый, мәдәни, аң-белем тарату юнәлешендә эшчәнлек алып бара. Төрле халыкларның күркәм гореф-гадәтләренең буыннан-буынга сакланып килүе шатлыклы хәл.
Шәһәр тарихында хезмәт кешесенә аерым урын тәгаенләнгән. Үз һөнәре остасы булган октябрьскийлыларның исеме даими телгә алына, аларга хөрмәт күрсәтелә. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан да иң яхшылар билгеләнеп үтте. «Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнарны саклау буенча шәһәр идарәсе» начальнигы Марат Хаҗиповка «Эштәге батырлык өчен» медале; мәгариф бүлеге начальнигы Илшат Зиннәтуллинга шәһәр Советының, «Тимербетон-Стронег» җәмгыятеннән электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы Артур Муллагалиевка һәм газ кулланучы җайланмалар операторы Гүзәлия Хәбибуллинага БРның төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетының Мактау кәгазьләре; тагын бер төркем хезмәткәргә («Ойл-Сервис», «Октябрьсккоммунводоканал», «СпецЭкоТранс» предприятиеләре, суд приставлары бүлеге, «Флагман» кафесы, 2нче гимназия, 1нче дәваханә) хакимиятнең Мактау кәгазьләре тапшырылды.
Иҗат коллективлары әзерләгән концерт бәйрәмгә матур бүләк булды. «Аяз» халык хоры, «Нәни йолдызчыклар», «Джайв» һәм башка вокал ансамбльләр, биючеләр башкаруындагы номерлар көчле алкышлар яулады.

Читайте нас: