Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
13 ноябрь 2018, 16:35

«Алтын көз бүләкләре»

Элек-электән безнең илебездә халык шау-гөр килеп ярминкәләр уздырып, күңел ачып бәйрәм иткән. Көз көне мул уңыш җыеп алганнан соң ярминкәләр аеруча еш үткәрелгән. Яңгырлы моңсу көз шатлыклы бәйрәмгә әверелгән.

Элек-электән безнең илебездә халык шау-гөр килеп ярминкәләр уздырып, күңел ачып бәйрәм иткән. Көз көне мул уңыш җыеп алганнан соң ярминкәләр аеруча еш үткәрелгән. Яңгырлы моңсу көз шатлыклы бәйрәмгә әверелгән.
Безнең 8 нче мәктәптә (Нарыш авылында) һәр елны инде матур гадәткә әверелгән көзге ярминкә уздырыла. Менә быел да каникуллар башланыр алдыннан ата-аналар, укучылар белән берлектә «Алтын көз бүләкләре» дип исемләнгән чара оештырылды. Ул балалар өчен зур бәйрәм булды. Һәр сыйныф үзенчә тырышып, хыялларына ирек биреп әзерләнгән. Өстәлләр зәвыклы бизәлгән, нинди генә тәмле ризыклар юк монда: торт, өчпочмак, чәк-чәк, пәрәмәч, вак бәлешләр һәм тагы әллә ниләр. Яшелчәләрдән ясалган матур кул эшләре, гадәти булмаган җимеш һәм нәзакәтле ашамлыклар да үзләренә җәлеп итте.
Көз кызы булып киенгән 6 г класс укучысы Качелаева Камилла шигырь сөйләде, матур бию башкарды. 9г классыннан Лужин Антон баянда уйнап, 8г кызлары Биглова Зәлинә белән Дәүлетова Лилияна татар халык биюе башкарып, 7в класс укучылары матур татарча җыр белән кунакларны каршы алды. Шунысы сөендерә: балаларыбыз татар җырларын, көйләрен ярата, класстан тыш чараларга кызыксынып, бик теләп әзерләнә. Билгеле, әти-әниләрнең дә өлеше зур, алар ярдәменнән башка ярминкәбез бәйрәм төсе алмас иде.
Һәр классның әзерлеген карап чыкканнан соң, җюри әгъзалары төрле номинацияләр буенча җиңүчеләрне билгеләде: «Иң матур бизәлгән өстәл», «Оста сатучы», «Иң матур концерт номеры», «Гадәти булмаган җимеш», «Тәмле ашамлык», «Иң кызыклы кул эше». Класс җитәкчеләре дә бу чараны оештыруга зур тырышлык куйган. Һәрберсе «Бәйрәмне яхшы оештыручы» номинациясендә грамоталар белән бүләкләнүгә лаек дип табылды. Н. Б. Миңлегәрәева, А. И. Шәрәфетдинова, А. И. Исхакова, Р. А. Солтангәрәева җитәкләгән классларның өстәлләре зәвык белән бизәлгәнлеге билгеләнде. Ф. Г. Котлызаманова, В. М. Воронина, Д. И. Минкаһирова, Ф. Р. Зәйнуллина һәм Э. Р. Яковлева укучыларының бик оста сатучы икәннәрен белдек. Каникулдан соң һәр укытучы һәм укучылар грамоталар белән бүләкләнәчәк. Мондый бәйрәмнәр үткәрү, мәктәп белән гаилә арасындагы элемтәне тагын да ныгытуга этәргеч булып тора.


Ә. ГАЛИЕВА,
8 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: