Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 ноябрь 2018, 18:19

Министрны алмаштырырга кирәк

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкарусы Радий Хәбиров Хөкүмәткә төбәкнең экология һәм табигатьтән файдалану министры вазыйфасына яңа кандидатура тәкъдим итәргә кушты. Моња Экология министрлыгының урындагы әһәмияттәге љир участоклары белән файдалануны күзәтү өлкәсендәге эшне канәгатьләнерлек алып бармавы сәбәпче булды.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкарусы Радий Хәбиров Хөкүмәткә төбәкнең экология һәм табигатьтән файдалану министры вазыйфасына яңа кандидатура тәкъдим итәргә кушты. Моңа Экология министрлыгының урындагы әһәмияттәге җир участоклары белән файдалануны күзәтү өлкәсендәге эшне канәгатьләнерлек алып бармавы сәбәпче булды.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, республиканың Контроль-исәп палатасы һәм Башкортстанның табигатьне саклау районара прокуратурасы җир астын файдалану өлкәсендә бик күп хокук бозуларны ачыклады. Мәгълүмәт Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты утырышында тәкъдим ителде.

«Башкортстанда киң таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару проблемасы бик кискен тора. Бу Уфага якын районнар, шулай ук Урал аръягы өчен аеруча көнүзәк, — диде Башкортстанның табигатьте саклау районара прокуроры вазыйфасын башкарусы Рушан Хәйертдинов. — Тикшерү күрсәтүенчә, төбәкнең Экология министрлыгы җир астын файдаланучыларның эшчәнлеген күз уңында тотудан читләшкән. Тармак лицензияләр белән файдалану шартлары, чыгару күләме, киң таралган файдалы казылмалар запасының үзгәрүе турында мәгълүматлар таләп итмәгән».

Атап әйткәндә, Башкортстанда файдалы казылмалар чыгарганда муниципалитетта яшәүчеләрнең социаль-иктисади һәм экологик мәнфәгатьләре исәпкә алынмый, киң таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару очраклары байтак. Иң күп хокук бозулар Урал аръягы районнарында һәм республиканың башкаласы янында ачыкланган. Бу республика һәм муниципаль бюджетларга зур зыян китерә.

Республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары хокук бозуларга тиешле күзәтчелек булмавын, аларга карата Илдар Һадыев җитәкләгән Экология министрлыгы ягыннан чаралар күрелмәвен билгеләде.

«Миңа яңа кадрлар тәкъдим итүегезне сорыйм, — тдип мөрәжәгать итте Радий Хәбиров республика Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрдановка. — Мин мондый җитәкче белән эшләмим».

Читайте нас: