Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
8 ноябрь 2018, 15:13

Очрашу нәтиҗәле булды

30 октябрьдә БР Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты Әхмәт Ишмөхәммәтов халыкны шәхси сораулар буенча кабул итте.

30 октябрьдә БР Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты Әхмәт Ишмөхәммәтов халыкны шәхси сораулар буенча кабул итте.
Кабул итүгә барысы 15 шәһәрдәш килде. Гражданнарның күпчелеге 21, 25нче төбәкләрдән булачагы фаразланган иде. Шул сәбәпле чара «Яшьләр сарае»нда оештырылды. Әмма депутатыбызга башка төбәкләрдә яшәүчеләрдән дә мөрәҗәгатьләр җиткерелде. Бу Әхмәт Вәлиәхмәтовичның эшчәнлегенә хөрмәт, ышаныч билгесе буларак күзаллана.
Кабул итүдә тикшерелгән мәсьәләләр исемлегендә «Уфимский фонд сбережений» кредит кооперативының алданган пайчыларына кагылышлысы аеруча мөһим урын алып торды. Пайчылардан тупланган төркем депутатка тәүге тапкыр гына мөрәҗәгать итми. Алар мәсьәләнең хәл ителә башлавын билгеләп, бу уңайдан Ә. Ишмөхәммәтовка рәхмәтен белдерде. Бүген инде пайчыларны арытаба нинди адымнар ясау, кертемнәре язмышы хакында мәгълүматны кайдан алу соравы борчый.
Мулла авылы халкыннан килгән мөрәҗәгатьләр дә көнүзәкләр рәтендә. Биредә юлга асфальт җәю, махсус юл билгеләре урнаштыру турында сүз бара. Ике мөрәҗәгать финанс ярдәменә, тагын берсе күршеләр арасындагы җир бәхәсенә кагылышлы иде.
Чара барышында тикшерелгән һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде, белешмәләр бирелде. Очрашу вакытында Әхмәт Вәлиәхмәт улы шәһәрдәшләр белән җанлы әңгәмә алып барды, мөрәҗәгатьләр өстендә җентекле эшләячәген белдерде.

Читайте нас: