Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
8 ноябрь 2018, 15:18

Милләтләр күп — ил берәү!

2 ноябрьдә Русия күләмендә үткән «Зур этнографик диктант» чарасына октябрьскийлылар да кушылды. Тест биремнәре өчен Милли мәдәниятләр үзәгендә махсус мәйданчык оештырылды.

2 ноябрьдә Русия күләмендә үткән «Зур этнографик диктант» чарасына октябрьскийлылар да кушылды. Тест биремнәре өчен Милли мәдәниятләр үзәгендә махсус мәйданчык оештырылды.
Илебездә мәдәни-мәгърифәтчелек акциясе өченче тапкыр үткәрелә. Әлеге проектны Русия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты ярдәмендә Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык белән Удмуртия Илкүләм сәясәт министрлыгы оештыра.
Диктантка 45 минут вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә 30 тест биремен үтәргә кирәк. Анда 20 федераль
һәм 10 төбәк соравы кертелгән. Тестлау төбәкләр мәйданчыгында һәм онлайн тәртиптә уза. Диктант язуда белем дәрәҗәсе, социаль катлам, дин һәм гражданлык исәпкә алынмый. Урыс телен белүче һәр кеше чарада катнаша ала.
2017 елда диктант язуда Русия һәм чит илләр буенча 2600 мәйданчыкта 367 мең кеше катнашкан иде. Башкортстанда 1700гә якын кеше чарага кушылды. Хәзер ул «халыкара» дәрәҗәсе алды. Ягъни, этнография буенча белемнәрен Кыргызстан, Таҗикстан, Молдавия кебек БДБ илләрендә яшәүче ватандашлар да тикшереп карый алачак.
Зур этнографик диктант Русия халыкларының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен пропагандалау; милләтләр дуслыгын, алар арасындагы хезмәттәшлекне көйләү максатында уздырыла.
Сорауларга дөрес җаваплар 10 ноябрьдә «Зур этнографик диктант» сайтында (www. miretno. ru) урнаштырылачак, ә шәхси нәтиҗәләр 12 декабрьдә билгеләнә.

Фикерләр:

Денис Гыйниятуллин, нефть колледжы:

— Этнографик диктант Русиядә гомер итүче халыкларның мәдәнияте, йолалары, тарихи урыннарына, шулай ук дәүләт законнарына кагылышлы белемне тикшерү өчен кулай. Сораулар бик кызыклы һәм күпкырлы. Алар ата-бабаларның гореф-гадәтләрен, нәсел тамырларын өйрәнергә булыша. Шәхсән үземнән югарырак нәтиҗәләр көткән идем. Шулай да тестны тапшырудан канәгатьлелек алдым.

Наталья Захарова, 4нче китапханә филиалы:

— Мәдәни-мәгърифәтчелек чарасында урыс милләте вәкиле буларак катнаштым. Бу — минем өчен яңа кызыклы тәҗрибә, туган җирем халыклары көнкүреше буенча белемне тагын бер кат сынау мөмкинлеге. Яшермим, биремнәр җиңелдән түгел. Мәсәлән, Русиядә ничә республика бар дигәне уйланырга мәҗбүр итте (22 республика). Гомумән, мин мәдәни чараларда актив катнашам. Гаилә елы уңаеннан балалар бакчасында шәҗәрә бәйрәме үткәрдек. Анда 4 гаилә үзләренең нәсел агачы, герблары турында сөйләде, милли ризыклар әзерләде.

Ильяс Вилданов, нефть колледжы:

— Диктант Башкортстан һәм Русия мәдәниятеннән, төрле милләтләрнең гореф-гадәтләреннән берникадәр дәрәҗәдә хәбәрдар булмаганнар өчен җитди сынау булды дип уйлыйм. Әлеге чара белем даирәсен киңәйтү, яңа мәгълүматка ия булу өчен файдалы. Менә мәсәлән, сез канатлы мифик герой Акбузат турындагы риваятьнең Башкортстандагы кайсы мәгарә («Шүлгән-Таш») исеменә бәйле булуын беләсезме...?

Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: