Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
8 ноябрь 2018, 16:23

Изгелек эшен озакка сузма

Изгелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек. Кеше яшәгән саен бу сүзләрнең мәгънәсен күбрәк аңлый, мәгънәсенә тирәнрәк төшенә бара. «Изгелек ит тә диңгезгә сал: балык белер, балык белмәсә, халык белер», — дигән мәкаль искә төшә.

Изгелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек. Кеше яшәгән саен бу сүзләрнең мәгънәсен күбрәк аңлый, мәгънәсенә тирәнрәк төшенә бара. «Изгелек ит тә диңгезгә сал: балык белер, балык белмәсә, халык белер», — дигән мәкаль искә төшә.
Шул исәптән безнең Октябрьскийда да шактый хәйрия эшләре башкарылды. Бүген максатыбыз аларны санау түгел, ә чираттагы изге эш турында халыкка җиткерү.
Бәлки кемнәрдер күргән-сизгәндер, Зает авылындагы иске зират күркәмләнеп киткән. Ни булган дисезме? Күмәкләшеп тәртип урнаштырылган биредә, күркәм Хәтер йорты төзелгән, коймалары алмаштырылган, асфальт юл салынган. Бу эшләрне башлап-оештырып йөрүне Рим Әнвәр улы Хәмзин үз өстенә ала. Биредә аның әти-әнисе, абыйсы җирләнгән. Рим Әнвәр улы Октябрьскийның предприятие җитәкчеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Ул мөрәҗәгать иткән кешеләрнең берсе дә баш тартмый. Әти-әнисе шушында ук җирләнгән «Пакер» фирмасы директоры М. Нагуманов та, БР Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты Ә. Вәлиәхмәтов, Нурфаяз Хәбибрахман улы Габдрахманов, «Электр челтәрләре» (Р. Гайсин) һәм башкалар кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә. Рим Әнвәр улы изге эштә катнашучыларның барсына да халык исеменнән зур рәхмәт белдерде. «Бәлки хәзер кайбер кешеләр якыннарының каберләрен дә тәрбияләп торыр, яшьләргә дә лаек үрнәк булыр, — дип билгеләде ул. — Шәһәрне төзүдә катнашкан, НГДУда эшләгән күпме сугыш һәм хезмәт ветераны җирләнгән бит биредә, алар безнең битарафлыкны гафу итмәс, зиратны тәртипкә китерергә кирәк дигән ният белән тотынган идек. Менә күмәк көч белән башкарып та чыктык».
Шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев та шулай ук химаячыларга зур рәхмәтен җиткерде. «Нинди генә эшкә тотынсак та урындагы эшкуарлар, предприятие җитәкчеләреннән башка эш бармый. Ярый әле сез бар, һәрвакыт нинди генә башлангычны да хуплап, ярдәм күрсәтәсез», — диде А. Шмелев.
Элек-электән кешеләр яхшылыкка, изге эшләргә омтылганнар, начарлыкны күрә алмаганнар. Киләчәк буынга, яшьләребезгә моның ише мисаллар лаек үрнәк, алар да әкренләп изге эшләргә тартылсын иде. Күмәк өмәләрдә, мәсәлән, һәркем катнашала бит. Үзидарә рәисе Мәүлетҗан ага Аллаяров та ничә еллар дәвамында халыкны шушы эшкә кузгатырга тырышып йөрде. Алар урам комитетлары рәисләре белән өйдән-өйгә кереп өмәләргә чакырды, чүп-чардан арындырды зират ихатасындагы карт агачларны кисте. «Махсус техника җәлеп итмичә генә һәм акчасыз бу кадәр эшне башкарып чыгып булмас иде», — ди Мәүлетҗан абый.



Кадерле укучыларыбыз, якташлар! Бүген без «Изге эшләр» дигән яңа рубрика ачабыз. Әйдәгез сезнең белән бергә арабызда, янәшәбездә булган шундый изге күңелле, мәрхәмәтле, шәфкатьле кешеләрне эзләп карыйк әле. Җәмгыятьтә явызлык, әшәкелек болай да җитәрлек, ә без яхшы кешеләрне барлыйк. Ягез, киттек! Безгә лаек кандидатлар турында телефоннан, социаль челтәрләр аша да хәбәр итә аласыз.
Юлия Дәүләтбаева, автор фотосы.
Читайте нас: