Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
8 ноябрь 2018, 16:20

«Халык кайда — без дә шунда булырга тиеш!» — диде Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров киң мәгълүмат чаралары мөхәррирләре белән очрашуда.

Мәгълүмат чараларының эшчәнлеге төбәк Башлыгының 30 октябрьдәге указына ярашлы, «Башинформ» акционерлар җәмгыяте күз уңында булачак.

Мәгълүмат чараларының эшчәнлеге төбәк Башлыгының 30 октябрьдәге указына ярашлы, «Башинформ» акционерлар җәмгыяте күз уңында булачак.
Радий Хәбиров мәгълүмат чараларының, аеруча шәһәр-район гәзитләренең мөһим социаль бурыч үтәвен билгеләде.
— Җәмгыятьтә гаделлек тантана итү аерым әһәмияткә ия. Моңа сез игътибарлы булырсыз, дигән ышанычтамын. Әгәр сез гаделсезлекләрне күрмәсәгез, моны сезнең өчен Интернет һәм социаль челтәрләр эшләячәк, — диде Радий Фәрит улы.
Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары эшчәнлегенең төп кагыйдәсе — кешегә йөз белән борылу.
— Әле без социаль челтәрләрдә эшлибез. Бу да кешегә йөз белән борылу. Район хакимияте башлыгы Интернет аша халык белән аралаша икән, кешеләр моңа өйрәнә. Бу коммуналь мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә, биләмә белән нәтиҗәле идарә итәргә булыша, — диде Радий Хәбиров. — Интернетсыз яшәп булмый. Анда эшләргә кирәк. Халык кайда, без шунда булырга, алар социаль челтәрләрдә «утыра» икән, без алар янына килергә тиеш.

Читайте нас: