Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
1 ноябрь 2018, 12:38

Заманча телевидениегә күчәбез!

2019 елның гыйнварыннан федераль телеканаллар тулысынча санлы (цифровой) эфир челтәренә күчә.

2019 елның гыйнварыннан федераль телеканаллар тулысынча санлы (цифровой) эфир челтәренә күчә.
Үзгәрешләр кабель (шәһәрдә алар икәү: «Уфанет» һәм «Башинформсвязь»), шулай ук юлдаш операторлары хезмәтеннән файдаланучыларга кагылмаячак. Аларның операторлары үзаллы «сан»га күчәчәк, шуңа күрә абонентларыннан ниндидер чаралар күрү таләп ителми.
Заманча телевизордан (2013 елдан соң) кулланучыларга DVB-Т2 форматын кабул итү өчен дециметр диапазонлы антенна сатып алу да җитә. Ә инде иске телевизор (2013 елга кадәр) хуҗаларына антенналы санлы приставка кирәгәчәк (хакы — 1 меңнән 2 мең сумга кадәр).
Шул ягы да бар: санлы телевидение тамашачылары абонент өчен түләмәячәк, ягъни 20 федераль каналны һәм өч радиостанцияне бушлай карарга һәм тыңларга мөмкин булачак.
Санлы телевидениенең өстенлекләре бик күп. Аңа табигать шартлары тәэсир итми; сурәт-тавышларның сыйфаты бик югары; телетекст, тапшырулар программасы кебек төрле хезмәтләрдән файдаланырга мөмкин.
Санлы эфир челтәренә күчүгә кадәр 2 айдан азрак вакыт калып бара. Әлеге яңарыш турында мәгълүмат матбугат басмаларында, радио-телевидениедә бирелгән иде. Шушы көннәрдә Октябрьский хакимиятендә халыкны тагын бер тапкыр искәртү максатында утырыш оештырылды. Анда төбәк җәмәгатьчелек советлары рәисләре чакырулы иде. Алар каршына йөкләмә куелды. Үзләренә беркетелгән участоклар буенча йөреп, бүгенге көндә аналог тапшырулардан файдаланучыларны ачыкларга (бу күпчелектә ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләр, авыр тормыш хәлендәге гаиләләр). Исемлек төзеп, кулланучылар арасында санлы телевидениегә күчү буенча аңлатма эше үткәрергә. Шулай ук 11нче татар һәм 4нче башкорт гимназияләрендә, үзәктән читтә урнашкан башка белем бирү учреждениеләрендә мәгълүмат язмалары урнаштырырга. Бу гамәлләр төбәктә гомер кичерүчеләрнең берсе дә киләсе елның 1 гыйнварында телевидениесез калмасын өчен кирәк.
Санлы эфир челтәре турында тулы белешмә алу өчен «Русия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре» филиалы белгечләренә (http: //ufa. rtrs. ru/tv/connect/) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефон: +7 (347) 246-45-78. Электрон почта: ckp_ufa@rtrn. ru. Шулай ук тәүлек әйләнәсенә эшләүче бушлай «кайнар элемтә» телефонына (8-800-220-2002) шалтыратырга була.
Л. ГАБИТОВА, автор фотосы.

Читайте нас: