Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
1 ноябрь 2018, 12:46

Яшь гаиләләр ярышты

Яшьләр сараенда узган «Яшь гаилә» шәһәр конкурсында биш гаилә катнашты.

Яшьләр сараенда узган «Яшь гаилә» шәһәр конкурсында биш гаилә катнашты.
Бәйге интерактив квест-уен рәвешендә оештырылды. Гаиләләр өчен махсус маршрутлар белән карталар әзерләнгән иде. Аларны шобага салып сайладылар. Маршрутлар «тарих», «бию», «спорт», «интеллектуаллар» мәйданчыклары аша үтте. Беренчесендә гаиләләр бәйләнгән куллары белән самолет эшләп, аны «дошман» постларыннан ераграк очырырга тырышты. Икенче мәйданчыкта конкурсантлар вальс бию осталыкларын күрсәтте. Киләсесе әтиләрдән — Калашников автоматын сүтеп кору, әниләрдән химик саклау киемен кию тәртипләрен белүне таләп итте. Интеллектуаль мәйданчыкта логикага нигезләнгән сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Бу биремнәрдә гаиләләрнең иҗади сәләтләре, тормыш хәвефсезлеге нигезләре кагыйдәләрен белүләре, җитезлекләре, бердәм булулары ачыкланды.
Нәтиҗәләр исәпләнгәнче берничә гаилә белән әңгәмәләшеп алдык. «Бәйгедә беренче тапкыр катнаштык. Безгә бик ошады, тик яхшы гына тәэссоратлар алдык. Үзебезнең шәхси йортта яшибез. Буш вакытларда гаиләбез белән саф һавада йөрибез, урманга барабыз, кичләрен шашлык пешерергә яратабыз», — диде Галиевлар.
Никифоровлар да бу конкурста беренче тапкыр катнашуларын белдерде. Конкурсның кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылуын, биремнәр чишү гаиләне берләштерүен билгеләде алар.
«Шәһәрдә үткәрелгән спорт-күмәк чараларда катнашу тәҗрибәбез бар: «Кар бабайлар сугышы», «Күңелле стартлар»да ярыштык. Улыбыз Дима хәрби-патриотик клубта шөгыльләнә. Ул да төрле бәйгеләрдә көчен сыный, гаиләбез — аның актив җанатарлары, җиңүләргә дәртләндереп, илһамландырып торабыз. Гомумән, бергәләп актив ял итүне сайлыйбыз», — ди Татьяна һәм Семен Сидоренколар.
Бу көнне балалар өчен махсус фото төшү урыны эшләде. Шулай ук теләгән һәркем психолог ярдәме алалды.
Бүләкләү өлешендә Яшьләр сарае директоры Наталья Спирина чарада катнашучыларны котлап, гаиләләрендә тик җылылык, ямь, бәхет булуын теләде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, «Иң тату гаилә» — Яковлевлар, «Иң эридуцияле гаилә» — Никифоровлар, «Иң актив гаилә» булып Галиевлар танылды. Гаилә елы уңаеннан хәтта ике җиңүче билгеләнде. Алар Мизенковлар һәм Сидоренколар булды. «Без «Яшь гаилә» конкурсында өченче тапкыр катнашабыз. Җиңү өчен бөтен тырышлыгыбызны салдык. Бәйгегә килгәндә, ул бик кызыклы форматта оештырылган, үзенчәлекле биремнәрне үтәү бик күңелле булды», — диде Мизенковлар, оештыручыларга рәхмәт белдереп.
А. ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотолары.
Читайте нас: