Туган як
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
1 ноябрь 2018, 12:43

Нәниләр полициядә кунакта булды

30нчы «Елмаю» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре полициягә экскурсия белән барды.

30нчы «Елмаю» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре полициягә экскурсия белән барды.
Балалар башта эчке эшләр бүлегенең музеенда булды. Ветераннар советы рәисе Радик Еникеев бүлекнең тарихы турында сөйләде. Нәниләр милицияләрнең элеккеге киемен, техник чараларын һәм җиһазларын зур кызыксыну белән карады. Артабан ЮХХДИ инспекторы Алина Йосыпова нәни җәяүлеләрне юллардагы хәвеф-хәтәрләр турында кисәтеп, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде. Урамда бик игътибарлы булырга, биналар арасыннан кинәт йөгереп чыкмаска, юлны җәяүлеләр сукмагыннан гына чыгарга кирәклеген искәртте. Балаларны полицейскийларның хезмәт автотранспорты, тавышны көчәйткеч җиһаз һәм радиостанция эше белән таныштырдылар.
Өлкән инспектор-кинолог Данил Вәлиуллин этенең сәләтләрен күрсәтте, дүрт аяклы дусты хуҗасының бөтен командаларын төгәл үтәве сокландырды.
Балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре экскурсия барышында шәһәр иминлеге сагында торучыларның хезмәте турында бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат алды.


Ю. ВЕНЮКОВА, эчке эшләр бүлеге хезмәткәре.
Читайте нас: