Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 октябрь 2018, 13:01

Мондый егетләр булганда күңелләр тыныч!

Яшьләр сараенда армиягә алыначак егетләрне озату кичәсе үтте.

Яшьләр сараенда армиягә алыначак егетләрне озату кичәсе үтте.
Мәгълүматларга ярашлы, агымдагы елда көзге чакырылышта Үзәк хәрби округ йөкләмәсе буенча Башкортстаннан — 4500, шул исәптән Октябрьскийдан 82 кеше хәрби хезмәткә юлланачак. Шәһәрдәшләр Көньяк, Көнчыгыш, Көнбатыш округларда, Үзәк һәм Төньяк флотта хезмәт итәчәк. Армиягә чакырылучыларның 80гә якын проценты югары яки урта һөнәри белемгә ия. Ягъни, бу егетләр вуз, техникум-колледжларда укып чыккан, бүгенге көндә аларның армиядән кичектереп тору вакыты тәмамланган.
Көзге чакырылыш уңаеннан оештырылган тантаналы чарада Октябрьскийның мобилизацияләүгә әзерлек бүлеге начальнигы Юрий Медведев (Юрий Николаевич «Застава» хәрби-патриотик уенында катнашучыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде); хәрби хезмәт ветераны Нәзил Фәйзрахманов; шәһәрнең хәрби хезмәткә чакыру бүлеге начальнигы Владимир Бермишев; «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе имам-ахунды Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин; Сергий атакай катнашты. Иҗат коллективлары әзерләгән матур концерт номерлары чарага ямь өстәп, яхшы кәеф бүләк итте.
Яшьләргә үгет-нәсыйхәтләрен ветераннар да җиткерде: «Армия — ул иң мөһим тәҗрибә, көндәлек тормышта гына өйрәнеп булмый торган сабак. Хәрби хезмәт юлын үткәннәрдә үз-үзеңне тәртипкә салу, җитди карарлар кабул итү кебек сыйфатлар барлыкка килә, мондыйлар рухи һәм физик яктан чыныга. Аңлашыла ки, алдыгызда ниндидер каршылыклар, авырлыклар булачак, әмма югалып калмассыз дип ышанабыз. Сез анда үзегез генә түгел, бүгенгесе көндә республикадан, шәһәребездән армия хезмәтен үтүчеләр шактый. Үзегезне борчыган мәсьәлә буенча тәҗрибәлерәк якташларга мөрәҗәгать итегез, алар сезгә киңәш-гамәлләре белән ярдәм итмичә калмас. Көчле рухлы булыгыз һәм лаеклы, намус белән хезмәт итегез. Сез — безнең дәвамчыларыбыз, ышанычыбыз! Хәерле сәгатьтә!»
Искәрмә: 2017 елда армиягә кагылышлы берничә яңа закон гамәлгә керде. Хәзер колледжда укучыларны, 20 яше тулуга карамастан, хәрби хезмәткә алуны кичектереп торалар. Ә инде 444нче федераль законга ярашлы, сәламәтлек торышы буенча хәрби билет алган 18-27 яшьтәге егетләргә өстәмә тикшерелү үтәсе була. Аларның физик торышы уңай якка үзгәргән очракта, армиягә алыначаклар.




Фикерләр:

Тимур Тынчеров:
— Армия — ул тормыш мәктәбе һәм аны һәр егеткә намус белән үтәргә, үзеңне сынарга кирәк. Хәрби хезмәттәге тәүге көннәрне түземсезләнеп көтәм. Бөтенләй яңа мохит белән танышу, чын ир-егет булу, ышанычлы дуслар табу мөмкинлеге ул. Гомумән, минем хыялым — тормышымны хәрби хезмәт белән бәйләү. Аны чынбарлыкка ашыру өчен армиядән соң Серпухов шәһәрендәге югары хәрби училищега укырга керергә ниятлим. Ватаныма чиксез сөю, аны яклау-саклау теләге миңа максатыма барырга көч бирер дип ышанам.

Тимур Газизов:
— Хәзерге вакытта Октябрьскийдагы парашют клубында әзерлек үтәм. Бу миңа армиядә нык булышыр дип уйлыйм, чөнки Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәчәкмен. Минем фикеремчә, армиягә бару — һәркемнең шәхси сайлавы. Кемгәдер ул билге кую өчен генә кирәк. Үземә килгәндә, мин хәрби хезмәтне сайладым һәм моңа үкенмим.
Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.


Читайте нас: