Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 октябрь 2018, 13:07

Матур эзең калсын җирдә...

Мәгълүм булуынча, быел илебездә 1918 елда нигез салынган ВЛКСМның 100 еллыгы зурлап билгеләнә.

Мәгълүм булуынча, быел илебездә 1918 елда нигез салынган ВЛКСМның 100 еллыгы зурлап билгеләнә.
Шушы истәлекле көн уңаеннан шәһәребездә күп сандагы чаралар оештырылды. Аларның берсе шимбә, 27 октябрьдә Комсомол күле буенда үтте. Биредә 30дан ашу элеккеге комсомолецлар көче белән агач үсентеләре утыртылды.
Һава торышы сизелерлек салкын булуга карамастан, өмәчеләр күтәренке кәефтә, күл буе шат авазлардан яңгырап тора. Яшьлекләрендә тырыш хезмәттә чыныгу алган апа-абыйлар бүген дә илһамланып күркәм эшкә чыкканнар.
Комсомолның шәһәр комитетының элеккеге (1980нче еллардагы) беренче сәркатибе Володя Зайцев белән әңгәмәләшеп алдык. Ул яшелләндерү чарасы турында тулы мәгълүмат бирде.
— Бүген без шәһәрнең төрле предприятиеләрендә хезмәт куйган комсомол оешмасы активлары белән берлектә агач утыртабыз. Бу безне үстергән, тәрбияләгән ВЛКСМның туган көненә бүләгебез. Яшь үсентеләр исән-имин тамыр җибәреп, күл биләмәсен тагы да ямьләндереп җибәрер дип өметләнәбез. Барысы 50 төп агач утырту планлаштырыла. Безгә ярдәмгә яшьләр берләшмәсе вәкилләре дә килде. Бусы икеләтә көч бирә, бүгенге заман егетләр-кызларының комсомолга ихтирам билгесе бу. Димәк, илебез тарихы белән кызыксыналар, үткән чордагы казанышларны онытмыйлар.
Яшелләндерү эшенә керешер алдыннан, чарада катнашучыларны шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев сәламләде:
— Бүгенге гамәлебез — тарих өчен дә, гамәли караштан да зур әһәмияткә ия. Кызганычка каршы, узган елда күл буенда утыртылган үсентеләр тамыр җибәрә алмады. Быел без бирегә шушы җитешсезлекне төзәтер өчен җыелдык. Комсомол еллары тырыш хезмәт, дуслык-бердәмлек, күтәренке рух хөкем сөргән вакыт буларак күңелдә саклана. Бүген дә аның күркәм йолалары онытылмый, шәһәрдә даими рәвештә күләмле чаралар, өмәләр оештырыла. Арагызда элеккеге комсомол оешмасы җитәкчеләрен, беренче сәркатибләрне, горком вәкилләрен күрүемә шатмын. Мин үзем дә мәктәп, институтта укыган чорда комсомол булдым. Рота комсоргы вазыйфасын үтәдем.
Хәзерге вакытта да комсомол үрнәгендәге оешмалар барлыкка килүе куанычлы хәл. Шундыйларның берсе — «Яшь армиячеләр». Әлеге хәрәкәт комсомол кебек үк зур күләмле булмаса да, файдалы гамәлләре, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләве белән хөрмәткә лаек. Бүген инде агачлар утырту эшендә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен, комсомолның туган көне уңаеннан тәбрикләүләремне җиткерәсем килә!
«Бердәм көч тау күчерер», ди халык. Комсомол күле биләмәсен яшелләндерүдә катнашучыларның дус-тату, бердәм эшләүләрен күреп, бу сүзләрнең дөреслегенә тагы бер кат инанасың. Яшьлек елларындагы активлыкларын, шәһәребезнең чәчәк атуы хакына хезмәт итүләрен бүген дә дәвам итә элеккеге комсомолчылар. Яшь буынга күркәм үрнәк-өлге күрсәтүче хөрмәтле апа-абыйлар безнең өчен ихлас соклану, горурлык билгесе. Матур бәйрәмнәре уңаеннан ныклы сәламәтлек, иминлек телибез аларга!
Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.

Читайте нас: