Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
30 октябрь 2018, 12:46

Игелекле эшнең иртәсе-киче юк

Шәһәребезнең иң борынгы һәм дә тарихи урыннарының берсе — Заеттагы иске зират. Күпләрнең якын туганнары, дуслары, танышлары җирләнгән биредә.

Шәһәребезнең иң борынгы һәм дә тарихи урыннарының берсе — Заеттагы иске зират. Күпләрнең якын туганнары, дуслары, танышлары җирләнгән биредә.
Вакыт узган саен бөтен нәрсә дә туза, искерә бара. Зират белән дә соңгы елларда шундыйрак хәл күзәтелә. Мәңгелек йортның ихата-коймалары заман җилләре тәэсирендә кыегаеп, таушалып беткән. Ә инде эчкә үтсәң, тагы да күңелсезрәк күренешкә тап буласың: каберлекләрне корыган куаклыклар, дәү-дәү агачлар басып алган. Әлбәттә, Зает һәм Первомайский халкы көче белән биредә бераз тәртип урнаштырылган, өмә ясап, зират вак чүп-чардан арындырылган. Әмма күп сандагы агачларны гади пычкы, балта ишеләр белән генә тәртипкә кертеп булмаячагы көн кебек ачык. Нәкъ шул сәбәпле, төбәктә яшәүчеләр үзидарә советлары рәисләре — Мәүлетҗан Аллаяров һәм Нурания Галимуллина җитәкчелегендә урындагы тәкъдимнәргә булышлык итү программасында катнашырга ниятләде. Һәм аларның игелекле нияте гамәлгә ашты, проектлары җиңү яулап, ниһаять, зиратны күркәм төскә кертү мөмкинлеге туды.
Төзекләндерү чаралары җәй көнне үк, июльдә башлангыч алган иде. «СтройГарант777» җәмгыяте тарафыннан биләмәдә асфальт түшәлде. Август аеннан коймаларны ремонтлау, иске тирәкләрне кисү башланды. Эшләр сентябрьгә тәмамланыр дип көтелгән иде, әмма билгеле сәбәпләр буенча бераз тоткарлыклар туды.
Бүгенге көндә зиратта төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара. Биредә Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәреннән «УралАрбо» арбористика һәм агачларны тәрбияләү компаниясе көче белән иске тирәкләр, куаклыкларны кисү, аларны читкә чыгару эше башкарыла. Компания вәкилләре белән танышып үтик. 4 кешелек бригаданы Павел Камышев җитәкли. Арборист Александр Молчанов, инженер Андрей Плешков, пычкычы, утын кисүче Александр Марковский җитез, күнегелгән хәрәкәтләр белән агачларны кисә, биләмәне куаклыклардан арындыра. Павелдан компания эшчәнлеге белән таныштыруын сорыйбыз.
— Компания Чиләбедә урнашкан булса да, без бөтен Русия буенча хезмәт күрсәтәбез. Эшчәнлегебез нигезендә — тау туризмы әсбапларын кулланып, көнкүреш тормышта хәвеф тудырган, катлаулы биләмәләрдә урнашкан агачларны бөтенләй яки өлешләтә кисү, җәрәхәтләнгән урыннарын дәвалау.
— Арбористика нидән гыйбарәт?
— Бу — арбористны альпинист җайланмалары ярдәмендә югарыга күтәрү ысулы. Ул биеклектә үскән агачны кисү яки дәвалау өчен уңайлы. Гомумән, без арбористика өлкәсендәге һәр яңалыктан хәбәрдар, эшебездә өр-яңа көнбатыш технологияләрен кулланабыз.
— Хезмәт хәвефсезлеге мәсьәләсе ничек?
— Эшчеләргә имин шартлар булдыру — беренчел һәм иң мөһим бурычыбыз. Без бар таләпләргә җавап биргән заманча техника-җайланмалар кулланабыз. Һәр кеше махсус башлык (каска), җәрәхәтләнүдән саклаучы кием, сыйфатлы аркан-баулар белән тәэмин ителә. Хезмәткәрләребез дә куркынычсызлык таләпләрен катгый үти, барысы да тәҗрибәле белгечләр (кайберсе 10 елдан ашу стажга ия).
... Без әңгәмәләшкән арада егетләр эшләрен дәвам итте. Бу көнне агачларның күпчелеге киселеп, читкә ташылды. Шулай ук коймаларның бер өлеше алыштырылды. Зиратны тәртипкә китерүчеләргә иминлек, ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телисе килә. Игелекле гамәлләренең яхшы нәтиҗәсен күрергә насыйп итсен һәммәбезгә дә.


Л. ГАБИТОВА, автор фотосы.
Читайте нас: