Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
25 октябрь 2018, 17:53

Яшь гаиләләр ярдәм алды

Узган җомга шәһәр хакимиятендә яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен социаль түләү алуга сертификатлар һәм таныклыклар тапшырылды.

Узган җомга шәһәр хакимиятендә яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен социаль түләү алуга сертификатлар һәм таныклыклар тапшырылды.
Финанс ярдәм Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан расланган «Төзелеш комплексын һәм архитектураны үстерү» дәүләт программасы нигезендә башкарыла. Шәһәр буенча барлыгы 70 яшь гаилә шушы программаның катнашучысы булып тора. Бу көнне 29 гаиләгә сертификатлар бирелде. Аларның гомуми суммасы 11122645, 16 сум тәшкил итте. Көтеп алган шатлыклы вакыйга белән җыелучыларны хакимият башлыгы Алексей Шмелев котлады.
Сертификат алу бәхетенә ирешкән гаиләләр арасында Фәйзуллиннар һәм Миңнуллиннар бар иде.
Беренчеләре — Руслан һәм Юлия 2007 елда өйләнешәләр. Көтеп алган уллары Таһир тугач, программада катнашырга гариза бирәләр.
— Сертификат бирелү турында хәбәрне ишеткәч, бик шатландык. Кредитка фатир алган идек. Социаль ярдәмне шуңа файдаланачакбыз. Мондый мөмкинлек өчен республика, шәһәр җитәкчелегенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, — диде Юлия Фәйзуллина.
Миңнуллиннар гаиләсендә дүрт бала тәрбияләнә. Олы кызлары София мәктәптә укый, кечесе Виолетта бакчага йөри, төпчекләре — игезәкләр Артур һәм Тимурга әле бер яшь тә юк. Гаилә башлыгы Марат «Башнефтегеофизика»да хезмәт сала, Татьяна декретка чаклы дүртенче балалар бакчасында эшли. Алар да акчаны кредит түләүгә тотарга планлаштыра. Миңнуллиннарның шатлыгын уртаклашырга дәү әни һәм дәү әтиләре дә килгән иде. Тату, бәхетле гаилә булуның серен сорагач, Татьяна ханым болай дип җавап бирде:
— Бәхетле гаилә төзү өчен хәләлеңне хөрмәт итәргә, кадерен белергә, бер-береңә ышанырга кирәк. Без һәр мәсьәләне үзара килешеп, киңәшләшеп хәл итәбез.
Сертификат алучылар санының елдан-ел арта баруы — куанычлы күренеш. 2017 елда 26 гаилә торак мәсьәләсен шушы дәүләт ярдәмендә хәл иткән иде.


А. ФАЗЛЕТДИНОВА.
Читайте нас: