Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
25 октябрь 2018, 17:44

«Хәвефсезлек — гадәти халәткә әверелгән кагыйдә»

Нефть тармагында эшләүче предприятиеләрдә хезмәт хәвефсезлеге сагы — иң мөһимнәр рәтендә тора.

Нефть тармагында эшләүче предприятиеләрдә хезмәт хәвефсезлеге сагы — иң мөһимнәр рәтендә тора.
Мондый объектларда имин шартлар тудыру хезмәт сагы, сәнәгать хәвефсезлеге һәм табигатьне саклау бүлегеннән җитди эшчәнлек, җаваплылык таләп итә. Бүлекнең эш гамәлләре күпчелектә игътибардан читтә кала. Ә менә шушы көндәлек хезмәтнең нәтиҗәләре эшчеләрнең, белгечләрнең, гомум алганда бөтен предприятиенең иминлегендә чагылыш таба.
Бүген укучыларны «Ойл-Сервис»ның хезмәт сагы
һәм сәнәгать хәвефсезлеге бүлегендә алып баручы белгеч вазыйфасын үтәүче шәһәрдәшебез — Раил Хисамов белән таныштырасыбыз килә. Ул 1972 елда Октябрьский шәһәрендә туган. Нефть техникумында «Сейсморазведка» белгечлеге буенча укыган. Армия хезмәтеннән соң, 1993 елда «Востокмонтажгаз» 1нче монтажлау идарәсендә эшли башлый. Башта слесарь-монтажчы, аннары 7 ел мастер була. 2000 елда НГДУ «Туймазынефть»нең КРС цехына күчә, биредә бораулаучы ярдәмчесе, 12 ел бораулаучы булып эшли.
2012 ел. Шушы чордан Раил Ринат улының хезмәт юлы «Ойл-Сервис» предприятиесе белән бәйле. Биредә ул башта бораулаучы, мастер була. Тырышлыгын, максатчанлыгын күргән җитәкчелек бер елдан аны хезмәт сагы һәм сәнәгать хәвефсезлеге буенча белгеч, бераздан алып баручы белгеч вазыйфасына үрләтә. (Әйткәндәй, Раил Хисамов ике югары белемгә ия, ул Уфа тармакара институтын һәм нефть-техник университеты филиалын тәмамлаган).
Мәкаләбез героеның күпьеллык тырыш хезмәте хакимиятнең Мактау кәгазьләре белән билгеләнгән. Предприятиедә дә ул ихтирамга ия белгеч.


— Раил Ринатович, хезмәт хәвефсезлеге бүлеге эшчәнлеге нидән гыйбарәт?
— Бүлектә 20дән ашу кеше мәшгуль. Алар төп офистан тыш, 5 төбәктә урнашкан цехларны күзәтүдә тота. Хезмәткәрләрнең һәркайсысы аерым юнәлеш буенча эшли — юл-транспорт хәвефсезлеге, халык иминлеге һәм гадәттән тыш хәлләр, экология торышы һ. б. Шул ук вакытта аларны берләштерүче иң мөһим нәрсә — ул предприятиедә хәвефсез эш шартлары булдыру, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген, гомерен саклау. Бу максаттан киңәшмәләр, очрашулар оештырабыз. Бригадаларга чыгып, тикшерү үткәрәбез, куркынычсызлык таләпләрен бозуны фашлыйбыз. Фаҗигале очраклар була калса (әлбәттә, аларны булдырмау өчен күп көч куела) аның сәбәпләрен, җаваплы затларны ачыклыйбыз.
Бүгенге көндә предприятиедә «Алтын кагыйдәләр» исемле белешмәлекләр гамәлдә. Шушы әсбапта иң мөһим кагыйдәләр тупланган, алар һәркем өчен аңлаешлы, үтемле итеп язылган. Кешеләрнең хәвефсезлеккә бәйле фикерләү рәвешен үзгәртү зарур. «Алтын кагыйдәләр» бу эштә зур ярдәмчебез. Хәзерге вакытта бу белешмәлек бөтен хезмәткәрләрдә дә бар. Ул эшкә урнашканда ук тапшырыла.

— Эшегездә коллективның ярдәмен тоясызмы?
— Әлбәттә. Коллективыбыз бик әйбәт, бердәм булып, киңәшләшеп эшлибез. Бу уңайдан безгә һәрвакыт дөрес юнәлеш биргән җитәкчебез — хезмәт сагы, сәнәгать хәвефсезлеге һәм табигатьне саклау бүлеге начальнигы Вячеслав Григорьевич Большихка, эш гамәлләренә төшенергә булышкан остазым — алып баручы белгеч Марат Нурхатыйм улы Фәхриевка рәхмәтемне җиткерәсе килә. Алардан күп нәрсәгә өйрәндем һәм бүген дә киңәшләшеп торам.

— Белемне үстерү өчен ниләр эшлисез?
— Федераль законнар, норматив-хокукый актлар гел үзгәреп тора. Бу хезмәткәрләрдән даими камилләшүне таләп итә. Белемне үстерү максатында махсус чыганаклар белән танышам, чит төбәкләр тәҗрибәсен өйрәнәм, семинарларда катнашам. Предприятиегә эшкә килгән яшь белгечләр белән дә хезмәт тәҗрибәсен уртаклашырга тырышам. Бездә яшьләргә киләчәктәге карьера үсеше өчен яхшы шартлар тудырыла. Мисалга, предприятиедә тәҗрибә туплап, соңыннан эшчәнлеген зур компанияләрдә дәвам итүчеләр шактый.

— Гаиләгез белән таныштырмассызмы?
— Тормыш иптәшем — Эльмира Фәнил кызы (ул һөнәре буенча балалар табибы) белән өч ул үстерәбез. Өлкән улыбыз минем юлны сайламакчы — бүгенге көндә Әлмәттә нефть институтында белем ала. Уртанчысына 6 яшь, икенче елга мәктәпкә барачак. Ә инде кечкенәбез бер ай элек кенә дөньяга аваз салды.

— Ял вакытларын ничек үткәрәсез?
— Дөресен әйткәндә, ял итәргә вакыт та җитеп бетми. Ярый әле тормыш иптәшем мине яхшы аңлый, аңардан бер шелтә сүзе дә ишеткәнем булмады. Гаилә тормышында аңлашып яшәүдән дә яхшысы юк. Шулай ук хатынымның әти-әниләренә һәм үземнекеләргә рәхмәтлемен, алар иң зур терәк-таянычыбыз. Әлбәттә, бәйрәм, ял көннәрен гаиләм белән үткәрергә тырышам. Шулай ук китап укырга яратам. Валентин Пикульнең тарихи әсәрәләрен үз итәм.

— Әгәр сезгә һөнәрегезне алыштырырга мөмкинлек чыкса, нишләр идегез?
— Моңа риза булмаячакмын! Чөнки эшемне бик яратам, хезмәткә шат күңел белән барам. Аңарда чын ир-атларга хас киеренкелек тә, җаваплылык та бар. Бүгенге көндә предприятиедә хөкем сөргән хәвефсез мохиттә, аны саклауда үзеңнең һәм хезмәттәшләреңнең дә өлеше булуын аңлау сөенеч хисе тудыра. Моны без казаныш итеп түгел, ә иң мөһим бурычыбыз итеп кабул итәбез. Бүлек өчен хәвефсезлек — гадәти халәткә әверелгән кагыйдә ул...

Л. ГАБИТОВА, автор фотосы.


Читайте нас: