Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 октябрь 2018, 18:19

Кемнәр китә, кемнәр килә...

11 октябрьдә, Республика көнендә, Башкортстанны 2010 елдан җитәкләгән Рөстәм Хәмитов отставкага китте. Ул бу хакта Русия Президенты В. Путинга тиешле мөрәҗәгать юнәлткән.

11 октябрьдә, Республика көнендә, Башкортстанны 2010 елдан җитәкләгән Рөстәм Хәмитов отставкага китте. Ул бу хакта Русия Президенты В. Путинга тиешле мөрәҗәгать юнәлткән.
«Башкортстан Республикасы Башлыгы Р. Хәмитовның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы гаризасы белән бәйле һәм 1999 елның 6 октябрендәге «Русия Федерациясе субъектларының законнар чыгару (вәкаләтле) һәм башкарма дәүләт власьте органнарын оештыруның гомуми нигезләре турында» 184нче Федераль законның 19нчы маддәсенә ярашлы Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитовның үз теләге буенча отставкага чыгуын кабул итәргә, ә Радий Фәрит улы Хәбировны сайлауга кадәр Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп тәгаенләргә карар итәм», — диелгән документта. Документ Кремльнең рәсми сайтында басылып чыккан.
Радий Фәрит улы Хәбиров 1964 елның 20 мартында Башкорт АССР-ының Ишембай районы Сәйран авылында туган. Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын тамамлаган.
«Хәзер минем өчен төп бурыч — Президентның ышанычын аклау һәм Башкортстан халкының тормышын яхшырту өчен бар көчемне, тәҗрибә-белемемне салу», — дип Faceboook-тагы сәхифәсендә язган Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.
«Башинформ»нан.

Читайте нас: