Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 октябрь 2018, 18:36

Көрәшчеләребез җиңү яулап кайтты

Пермь шәһәрендә ветераннар арасында үткән грек-рим көрәше буенча ХХ дөнья чемпионатында Октябрьскийдан Илдар Карипов, Максим Кандалин, Александр Смирнов медальләр яулады.

Пермь шәһәрендә ветераннар арасында үткән грек-рим көрәше буенча ХХ дөнья чемпионатында Октябрьскийдан Илдар Карипов, Максим Кандалин, Александр Смирнов медальләр яулады.
Бу ярышта 36 илдән барлыгы 300гә якын спортчы катнашты, ә Русия исеменнән 80 көрәшче мәйдан тотты. Безнең Октябрьскийдан 5 спортчы барды. Якташларыбыз сынатмады, барысы да җиңү яулап кайтты. Илдар белән Максим — көмеш, ә Александр бронза медальгә лаек булды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Русия командасы беренче урынга чыкты, икенчедә — Швеция, өченче — Казагыстан.
Шәһәр хакимиятендә бу очрактан спортчы-көрәшчеләр белән матбугат киңәшмәсе оештырылды. Очрашуны хакимият башлыгы урынбасары О. Латыйпов белән спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Илдар Рамазанов алып барды.
— Русиядә моның кебек ярышлар һәрвакыт иң яхшы дәрәҗәдә үтә, — дип билгеләде спортчыларыбыз, — без, русиялеләр кебек, башка беркем дә дөнья күләмендәге ярышларны оештыра алмыйдыр. Бик яхшы итеп каршы алдылар, шулай ук озаттылар да. Барысы да бик яхшы булды.
Илдар белән Максим мондый ярышта тәүге тапкыр катнашса, Александр Смирнов өчен унынчысы булган икән. Ике тапкыр ул — көмеш, ике бронза яулаган булган, быел тагы бронза. Киләсе елга мөмкин булганның барысын да эшләп, һичшиксез чемпион булырга кирәк, дип максат куя ул.
Октябрьский — көрәшчеләр шәһәре, монда чемпион исеменә лаек егетләребез байтак, — дип билгели Илдар Рамазанов. — Алар мондый дәрәҗәдәге ярышларга барысы бергә әзерләнә. Киңәш-табыш итә, бергә регби уйный, мунча керә. Бердәмлек булмаса җиңү дә булмас иде. Шуңа күрә егетләрнең барысына да рәхмәт, тырыштылыр сүз дә юк.
Фазыйл Фәрраховның укучысы Илдар Карипов алтынга өметләнеп барган, әмма өченче алышында бераз хата җибәрә һәм алтын кулыннан ычкына. Ә алдагы ике алышта да чиста җиңү яулый. Киләсе елда Грузиядә үтәчәк ярышка ныклап әзерләнә инде хәзер.
Егетләрнең шундый кыю максатларына таба баруы соклану уята, көрәш — ул бит чын ир-егетләр спорты, тәнне генә түгел, холыкны да чыныктыра. Амин. Теләкләрегез кабул булсын, Октябрь Рәис улы әйткәндәй, киләсе елда чемпионнар белән очрашырга язсын! Уңышлар сезгә, батырларыбыз!
Ю. Дәүләтбаева, автор фотосы.

Читайте нас: