Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 октябрь 2018, 18:28

«Көмеш яшь»тә булсалар да, күңелләре һаман яшь әле...

Милли мәдәниятләр үзәгендә шәһәр советы ветераннары һәм хатын-кызлар берләшмәсе оештырыундагы «Көмеш яшь» («Серебряный возраст») исемле күркәм чара үтте.

Милли мәдәниятләр үзәгендә шәһәр советы ветераннары һәм хатын-кызлар берләшмәсе оештырыундагы «Көмеш яшь» («Серебряный возраст») исемле күркәм чара үтте.
Тантаналы өлештә хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов, шулай ук «Гаилә» көнбатыш районара һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре, мәгариф бүлеге, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты, күпгамәлле үзәк, «Почта Банк» җәмгыяте вәкилләре катнашты.
Хатын-кызлар берләшмәсе рәисе Асия Мофаззалова сүзләренчә, «Көмеш яшь» чарасы шәһәрдә гомер кичерүче өлкәннәргә игътибар-хөрмәт билгесе булып тора. «Без шул рәвешле шәһәребезнең олы яшьтәге апа-абыйларны хәстәрләп-кайгыртып торуын күрсәтергә телибез, — дип ассызыклый Асия ханым. — Узган елда чара күбрәк күңел ачу рәвешендә оештырылса, быел аны бераз үзгәрттек, мәгълүмат бирү, төрле мәсьәләләр буенча фикер алышу юнәлешенә өстенлек бирдек. Эш барышында өлкән кешеләр алдындагы каршылыклар, аларны хәл итү юлларын ачыкладык. Социаль хезмәтләрнең ветераннар белән эшләү тәртибе, өлкәннәргә нинди шартлар тудырылуы турында мәгълүмат алдык».
Күпчелек мөрәҗәгатьләрнең сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы булуы гаҗәп түгел. Чөнки монда хәл итәсе мәсьәләләр шактый: табибларның, медицина белгечләренең җитешмәве дә, хастаханәләрдәге зур чиратлар да, даруларның кыйммәт булуы да. Әлеге проблемаларны тулысынча бетерү өчен күп көч, вакыт, түземлек таләп ителә. Өлкән яшьтә сәламәтлекне кайгырту турында табиб-гериатр Ф. Сөләйманова сөйләгәннәр дә зур кызыксыну тудырды. Һәркем бу чыгыштан үзе өчен файдалы мәгълүмат алгандыр.
Урында ук сәламәтлек торышын тикшертергә дә мөмкин булды. Бу максаттан күчмә медицина үзәге машинасы эшләде. Анда теләгән һәр кеше йөрәген, күз һәм кан басымын, күкрәк бизләрен тикшертте, табиб белән киңәшләште.
Очрашуга ветераннар советлары рәисләре дә чакырулы иде. Аларга фәһемле мәгълүматны халыкка җиткерү бурычы куелды.
«Көмеш яшь» чарасы кысаларында Үзәк китапханә, тарихи-туган якны өйрәнү музее, Милли мәдәниятләр үзәге күргәзмәләре оештырылды. 4нче китапханә хезмәткәрләре китаплар күргәзмәсен тәкъдим итте. Ә Үзәк китапханәчеләр Мостай Кәримнең 100 еллык юбилеена багышланган «Стихи в кармане» чарасын оештырды. Алар һәр кешегә урыс һәм башкорт телләрендә язылган шигъри әсәрләр таратты, шул рәвешле танылган язучының иҗаты белән якыннанрак танышу мөмкинлеге бирде. «Осталар шәһәре» берләшмәсе күргәзмәсендә үзенчәлекле иҗат эшләрен карарга, ә «Яшел дөнья» клубы әгъзалары тарафыннан әзерләнгән күркәм табында тәмле-тәмле камыр ризыклары белән сыйланырга мөмкин булды. Эш эзләүчеләр халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләреннән бүгенге көндә ихтыяҗ тудырган эш урыннары буенча белешмә алды. Чара кысаларында шулай ук «Туган як» гәзитенә язылырга мөмкин булды.
Бу көнне Үзәктә тагы бер әһәмиятле вакыйга булды. Шәһәребезгә хөрмәтле кунак — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, БР язучылар союзы әгъзасы, Р. Гарипов һәм З. Биишева премияләре лауреаты, күренекле җәмәгать эшлеклесе Мәрьям Буракаева килде. Мәрьям Сабирҗан кызы белән очрашуда Октябрьскийның «Бөтендөнья башкорт корылтае (конгрессы)», «Ак инәйләр» иҗтимагый клубы, «Ынйылар» вокал ансамбле вәкилләре, башкорт теле укытучылары катнашты.
Кунак башкорт халкының гореф-гадәтләре, йолалары, милли ризыклар, кымыз, буза, корот ише танылу алган файдалы эчемлекләр турында бәян итте. Мәрьям ханым үз иҗатындагы өр-яңа китаплар белән дә таныштырды, яңа башлангычлар турындагы фикерләрен бүлеште, сорауларга җавап бирде. Әлбәттә, туган телләрне саклауга кагылышлы мәсьәлә дә күтәрелде.
Очрашуда катнашучылар Мәрьям Сабирҗан кызына фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде, иҗатында яңа биеклекләр, ачышлар теләде.


Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: