Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 октябрь 2018, 18:08

Хезмәт җимеше — иң тәмлесе!

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре өчен узган ел күп сынаулар әзерләде: илдә кризис хөкем итә, халык эшсезлектән, акчасызлыктан иза чига, өстәвенә табигать «шаяруы»мыдыр, яшелчәләр, аеруча бәрәңге уңышы бик түбән булды.

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре өчен узган ел күп сынаулар әзерләде: илдә кризис хөкем итә, халык эшсезлектән, акчасызлыктан иза чига, өстәвенә табигать «шаяруы»мыдыр, яшелчәләр, аеруча бәрәңге уңышы бик түбән булды.
Агымдагы ел да «бүләкләр»сез үтмәде. Башта җәйне көтеп алалмыйча, зар-интизар булдык. Койма яңгырлар, салкын һава торышы яхшы уңыш алуга өметне сүндергәннән-сүндерә барды. Бәхеткә, июльдә ниһаять безгә дә кояш елмайды, табигать җанланып-уянып китте. Ә инде моның сөенечле нәтиҗәсе — яшелчә-җимешнең мул уңышында чагылыш тапты. Республика көнендә шәһәрнең Үзәк мәйданында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә шушы нигъмәтләрне тәмләп карарга да, кыш буена җитәрлек запас тупларга да мөмкин булды.
... Ни генә юк монда! Ите-мае, сөте-каймагы да, бәрәңгесе-суганы, карбыз-кавыны да. Моннан тыш төрледән-төрле үсентеләр, җылы мамык-йоннан бәйләнгән өс киемнәре, оек-бияләйләр, тагын әллә нәрсәләр...
Рәт-рәт тезелгән сәүдә нокталары белән танышуны башлыйк. Илчембәтлеләр элек-электән бакчачылык эшендә маһирлыгы белән билгеле. Басу-кырларны тутырып кәбестә үстерә алар. Шуңа да ярминкәдә кәбестә белән сәүдә итүчеләрнең һәммәсе диярлек Илчембәт авылыныкылар иде дисәм ягышмасмын.
Самара өлкәсеннән килгән Сергей Борисович Горовцов инде 40 ел! балчылык белән шөгыльләнә. Бу эштә аңа хәләл җефете — Светлана Владимировна ярдәм итә. Уллары да шушы өлкәдә мәшгуль. Бу гаилә сатуга донник, юкә, расторопша, кара өрәңге, чамбыр балының 3 литрын 1200 сумнан, ярты литрын — 200 сумнан куйган. Светлана ханым умартачылык эше, балның файдалы сыйфатлары турында сөйләп үтте.
— 100 баш умартабыз бар. Хуҗалыгыбыздагы бар продукция табигый шартларда, экологик чиста җирлектә җитештерелә. Бу эштә балалар зур ярдәм күрсәтә. Балның файдалы яклары бик күп. Кара өрәңге, чамбыр балы кан басымын көйли, гемоглобинны күтәрә, йөрәкне ныгыта. Расторопшадан алынганы бавырга уңай тәэсир итә, канны чистарта, тынычландыра, йокысызлыктан дәвалый, ашказаны системасы эшчәнлеген яхшырта.
Без әңгәмә корган арада сәүдә ноктасы янында шактый гына чират җыелды, һәркем балны тәмләп карарга ашыкты. «Һәй, бик тәмле икән боларныкы, тамак төпләрен рәхәт итеп ачыттырып китте. Димәк, сыйфатлы, чиста, әйбәт бал», — дип фикер алышкан апа-абыйлар шунда ук тәмлекәйне сатып алуга кереште.
Радик Хәмәтҗанов (Имангул авылы) шәхси хуҗалыгында җитештергән кабак, алма, шулай ук күп сандагы бал продуктларын (чыршын — 100 граммы 300 сум, кәрәзле бал — 700 сум) сатуга чыгарган. Бал төренә карап (донник, урман балы, чәчәк балы) 1200-1500 сум тора. «Балчылык белән 2005 елдан шөгыльләнәм. Бабакайдан килгән мавыгу бу, — ди Радик Камил улы. — Бүген инде мин умарта эшеннән башка яши алмыйм. Бал кортларын карап-тәрбияләп торуның яңадан-яңа ысуллларын эзлим, шушы өлкәдәге белемне тагы да үстерү максатында махсус чыганаклар белән танышам». Сыйфатлы бал арзан булмый, дип фикерли Радик. Үз һөнәренә чын-чынлап бирелгән, аңардан ямь-тәм тапкан кешегә ничек ышанмыйсың ди?! Гүзәл табигатебездә үскән күп төрле чәчәкләр һәм үләннәрнең хуш исен, файдалы матдәләрен үзенә сеңдерә ич шушы тәмлекәй.
Чираттагы әңгәмәдәшчем — киез итекләр белән сәүдә итүче Нарыш авылы эшкуары Татьяна Николаевна. Киез итек — ул авылда туган һәр кешегә кечкенәдән яхшы таныш аяк киеме. Аңардан да уңайлысы, җылысы юктыр да! Киез итектә сәгатьләр буе чана-чаңгыда шусаң да, караңгы төнгәчә кар бәрешле уйнасаң да өшемисең ич...
Татьяна ханым бу шөгыльгә ничек килгән, шушы өлкәдә кайчаннан мәшгуль икән?
— Петр Беренче заманыннан ук киез итек басам, — дип шаярта әңгәмәдәшчем. — Төптән уйласаң, бу сүзләрдә дөреслек бар. Нәселдән килгән һөнәр бу. Әбием дә, аның әнисе дә, әти-әнием дә итек баскан. Бүген инде аларның эшен мин һәм бертуганым дәвам итәбез. Кызганыч, әлеге шөгыль бездә тукталыр дип уйлыйм. Балалар-оныкларда артык кызыксыну тоелмый, хәзерге заман яшьләрендә икенче мавыгулар.
Технологиягә килгәндә, монда барысы да гади ди Татьяна ханым. Тәүдә сарык йоны сатып алына, аннары эшкәртү эшләре башлана. Иң соңыннан итек басыла. Әлбәттә, заман таләпләре дә исәпкә алынмыйча калмый. Бу төрле бизәкләрдә чагылыш таба. Шулай да Татьяна Николаевна элекке гореф-гадәтләр буенча эшләүне кулайрак күрә. Ни генә дисәң дә, борынгы ата-бабаларыбыз үрнәге күпкә сыйфатлырак та, чыдамрак та булган. Хакларга килгәндә, киез итекнең 700 сумлыгы да, 1500леге дә бар. Бу төрле күрсәткечләргә карап билгеләнә (юкарак яки калынрак, балалар яисә олылар өчен, һ. б.).
«Шунысы шатлыклы, бүгенге көндә киез итеккә ихтыяҗ кимеми, киресенчә, ул арта бара, — ди тәҗрибәле эшкуар. — Мисал өчен ерак йөрисе түгел, 18-20 яшьлек егетләр-кызлар чаңгы базасына барганда үзләреннән киез итекләрне калдырмый хәзер. Гади ботинкада аякның бик тиз өшүен алар да аңлаган...».
Уфаның тәҗрибә хуҗалыгы сатучысы Олеся төрле куаклыклар (малина, карлыган, зелпе һ. б.) үсентеләрен сата. «Башкорт сортлары яхшы сатыла, аеруча язгы чорда сәүдә гөрләп тора, — ди бу тармакта инде 6 елдан ашу эшләүче ханым. — Үсентеләрне сатып алганда, тәү чиратта аларның тамырына игътибар итү зарур. Яхшы тамыр йөнтәс булырга тиеш. Уңышның күләме күп очракта кышны ничек үткәрүгә карый. Шуңа күрә дә салкын чорда үсентеләр өчен җылы, коры шартлар тудырырга кирәк. Сабак өлешен чүпрәк ише нәрсәләр белән бәйләп кую файдалы». Олеся ханым һәр ярминкәдә актив катнашуын белдерде. «Елдан-ел сатып алу дәрәҗәсе түбәнәюе генә борчый. Моңа гаҗәпләнәсе түгел, әлбәттә: илдә кризис дәвам итә, кешеләргә эш юк, хезмәт хаклары түбән. Шулай да киләчәктә хәлләр уңай якка үзгәрер дип өметләнәсе килә...»
Олеся ханым әйткәннәр белән килешмичә булмый. Алдагы көнгә өмет, ышаныч белән яшәү кирәк. Һәм боларны аклау өчен үзебездән дә тырышлык сорала. Тырышып эшләгән, киләчәккә өмет белән яшәгәннәргә уңыш бер елмаймыйча калмый ул. Хезмәт җимеше — иң тәмлесе икәнен онытмыйк...



Ярминкәдә сатуга чыгарылган продукциянең уртача хаклары (Октябрьский, Туймазы, Кыргыз-Миякә, Шаран һ. б. шәһәр-районнардан килгән 225 җитештерүченеке):
Кишернең 1 килосы 15-25 сум, бәрәңге — 12-25 (10 литрлы чиләктә —150-200), кәбестә — 15, кабак — 15-20,
сарымсак — 100-150, вак суган — 20, сары һәм кызыл борыч — 50-70, виноград 75, алма — 55-85, йөзем җимеше — 180-200, киптерелгән хөрмә — 100-180, Әстерхан чикләвеге — 550-600, күрәгә — 150, эремчек — 60-70, атланмай — 400-450 сум, сыер ите — 250-300, йомырканың дистәсе 55-70 сум.

Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: