Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 октябрь 2018, 18:15

«Гомер бер генә бирелә»

Хезмәт хәвефсезлеге мәсьәләсе «Ойл-Сервис» компаниясе эшчәнлегендә әһәмиятле юнәлеш булып тора.

Хезмәт хәвефсезлеге мәсьәләсе «Ойл-Сервис» компаниясе эшчәнлегендә әһәмиятле юнәлеш булып тора.
Предприятие җитәкчелеге эш урыннарында иминлек саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен бозуны кисәтүгә, ачыклауга һәм чикләүгә зур игътибар бирә. Биредә махсус «алтын кагыйдәләр»гә нигезләнеп, эш алып барыла.
Шәһәр мәдәният йортында «Ойл-сервис» хезмәткәрләренең «Хәвефсезлек сәгате» исемле гомум җыелышы оештырылды. Анда предприятиенең генераль директоры Марат Гыймадиев, баш инженер Ренат Баев, шулай ук «Башнефть-Добыча» һәм НГДУ «Туймазынефть» вәкилләре катнашты.
«Башнефть-Добыча» компаниясе генераль директорының хезмәт сагы һәм хәвефсезлеге буенча урынбасары Темур Гасанов (фотода) чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Хәвефсезлек өлкәсендә вак-төяк мәсьәләләр булмый. Безнең ялгышырга хакыбыз юк. Моның белән без сәламәтлекне генә түгел, хәтта гомеребезне дә куркыныч астына куябыз, — диде Темур Август улы. — «Роснефть» һәм «Башнефть» компанияләрендә хезмәт хәвефсезлеге мәсьәләләре — һәрчак көн үзәгендә. Чөнки эш урыннарындагы хәвефсезлеккә, имин шартларга дөньядагы иң мөһим нәрсә — кешеләрнең гомере бәйле. Мин газ һәм нефть өлкәсендәге эшчәнлегемне бораулаучы ярдәмчесе буларак башлап җибәрдем. Бораулаучы мине иң тәү чиратта менә нәрсәгә өйрәтте: «Әгәр дә эш вакытында көчле гөрселдәү яки башка төрдәге шикле авазлар ишетсәң, шунда ук хәвефле урыннан китәргә ашык». Ә моның өчен эвакуацияләү юлының азат булуы шарт. Бу уңайдан эш гамәлләре белән идарә итүче мастерларга, инженер-техник белгечләргә мөрәҗәгать итәсем килә: һәр эш көне хәвефсезлек техникасы кагыйдәләрен аңлатудан башлансын иде. Шулай ук техник җайланмалар төзеклеге, хезмәт урыннарындагы тәртип даими күзәтүдә булырга тиеш. Сезнең җитәкчелектә эшләүче кешеләрнең язмышы өчен җаваплы булуыгызны онытмагыз. Хезмәткәрнең җәрәхәтләнүе, аннан да бигрәк һәлак булуы турында аның ата-анасына, тормыш иптәшенә, туганнарына хәбәр итүдән дә авыррак нәрсә юк. Алар бит эшкә сау-сәламәт, таза улларын, ирләрен җибәргән... Кешегә тормыш бер генә бирелә. Моны беркайчан да онытырга ярамый»...
«Хәвефсезлек сәгате»ндә чыгыш ясаган «Ойл-Сервис» җәмгыятенең генераль директоры Марат Гыймадиев хезмәт сагы мәсьәләсенең иң мөһим һәм җитдиләр рәтендә торуын билгеләде. Кеше гомереннән дә кыйммәтрәк нәрсә юк, аны бернинди хакка да сатып алып булмый. Хезмәт сагы системасы оешма-предприятие хезмәткәрләренең, һөнәри белем алучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүне, хәвефсез һәм санитария таләпләренә җавап бирүче эш шартларын булдыруны күз уңында тота. Урыннарда хезмәтне саклау мәсьәләсенә игътибарны арттырмый торып бу эштә нәтиҗәлелеккә ирешеп булмый. Ул предприятиенең уңышлы эшчәнлеген билгеләүче төп фактор да булып тора.
Сәнәгатьтә җәрәхәтләнү сәбәпләре күпчелектә кешелек факторына бәйле. Хезмәткәрләрнең игътибарсызлыгы, гади генә хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәве күңелсез очракларга китерә. Шул ук вакытта җитәкчелек тарафыннан да җитди караш таләп ителә. Кайбер эш бирүчеләр хезмәт урыннарын тиешле вакытында аттестацияләү яки белгечләрне укытуга тәгаенләнгән акчаны экономияләргә тырыша. Бу үз чиратында производство гамәлләренә тәэсир итмичә калмый, эшчеләрнең белем дәрәҗәсе түбәнәюе хәвефсезлек кагыйдәләрен бозуга да китерүе ихтимал.
Бүгенге көндә республика, шәһәр күләмендә хезмәт сагы мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә хезмәт хәвефсезлеген саклауга, эш шартларын яхшыртуга тәгаенләнгән төрле программалар гамәлгә ашырыла.
Мөһим мәсьәләләр рәтендә юл-транспорт хәрәкәте хәвефсезлеге темасы аерым урын алып тора. 2017 елда Русиядә юл-транспорт фаҗигаләрендә 17 меңнән ашу кеше һәлак булган. Һәлакәтләрнең күпчелеге битарфлыкка кайтып кала. Ягъни, водительләр дә, пассажирлар да хәвефсезлек каешын кулланырга «оныта», бу җайланма белән илебездә һәр 10нчы кеше генә файдалана. Ә бит шушы игътибарсызлык өчен сәламәтлек, хәтта гомер белән дә җавап бирү ихтимал. Сораштыру нәтиҗәләренә күз салыйк. Респондентларның 46 % хәвефсезлек каешлары машина белән идарә итүгә комачаулый дип саный. Чынында исә, бу хаталы фикер. 20 % авария була калса, каешны эләктермәгән очракта машинадан төшеп калу уңайлырак дип уйлый. Монысы да зур ялгышлык. Югары тизлектә барган транспорттан «очып» калу иң аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. 11,5 % каешның төрле җәрәхәтләр ясавы ихтимал ди. Андый очраклар бик сирәк, бу җайланманы дөрес кулланмаганда гына булырга мөмкин. 8,5 % машинага ут капса, аннан чыгып өлгермәүдән курка. Заманча техникада авария вакытында ягулык килү автомат рәвештә туктатыла, бензин багы да кешеләр утырган урыннан ераклыкта урнашкан. Шуңа күрә янгын чыгу очраклары кисәтелә.
Юл һәлакәтләренең 40-50 проценттан күбрәге тизлек тәртибен сакламауга бәйле. Һәрвакыт истә тотыгыз: җиңел машиналар өчен иң югары тизлек — 90 км/ч (зур юлларда — 110 км/ч); йөк машиналарына сәгатенә 70 км/ч артмаска тиеш.
Һәр предприятиедә хезмәт хәвесезлеге — белем һәм игътибарлылыкка нигезләнә. Хезмәткәрләрдән «алтын кагыйдәләр» турында беркайчан да онытмау, аларны катгый рәвештә үтәү таләп ителә. Бу өлкәдәге белемне камилләштереп тору яхшы. Бүгенге көндә белем-мәгълүматның җитәрлек дәрәҗәдә булмавы нык сизелә. Мисалга, бригадалар эшкә чыккан вакытта үткәрелгән тикшерүләр барышында куркынычсызлык мәсьәләсенә кагылышлы сорауларга бик аз хезмәткәр генә анык җавап бирә ала. Күпчелеге я бөтенләй белми, я үз фикерен дөрес итеп әйтә алмый. «Алтын кагыйдәләр»нең төп төшенчәсе: хезмәт урынына әзерлексез чыгарга ярамый. Электр җайланмалары белән эшләгәндә аларны электр тогыннан өзү зарур. Санитария таләпләре буенча, эш урынында махсус киемдә булу кирәк.
Җыелышта чыгыш ясаучылар сәнәгатьтә булган фаҗигале очраклар турында сөйләгәндә, аерым мисалларга да тукталды.
«Роснефть» компаниясе цехлары, 2018 ел:
14 гыйнвар, «Славнефть-КНГ». Эш вакытында подрядчы оешма машинисты торбалар салучы кранның двигателен сүндермичә генә, кабинадан төшә. Бу арада транспорт чарасы авышлык урында үзаллы хәрәкәтләнә башлый. Тормозга басу нияте белән, машинист кабинага кире кермәкче була. Әмма тәгәрмәч чылбыры һәм кран угы арасында кысылып кала. Фаҗигале хәл аянычлы тәмамлана, машинист һәлак була.
30 гыйнвар, «Удмуртнефть». Плитәләрне бушаткан вакытта, кран угы подрядчы оешма эшчесенә төшә. Нәтиҗәдә, ул үлемгә китерә торган яралар ала. Фаҗига сәбәпләре: корыч арканның таләпләргә туры килмәве, кранны файдалану буенча кагыйдәләрнең үтәлмәве.
13 март, «Томскнефть». Урман кисү эшләре вакытында подрядчы оешма эшчесе өстенә агач ава. Ул шунда ук кыр лагеренең медицина пунктына китерелә. Әмма алган җәрәхәтләрдән һәлак була. Ботакларны яргалаган вакытта эшче хәвефле зонада булган (агачларны кискән урыннан 50 метрдан кимрәк арада); графиктан соңга калу сәбәпле, эш гамәлләре хәвефсезлек кагыйдәләрен бозып башкарылган.
Кызганычка каршы, кайбер хезмәткәрләр җитәкчелектән яхшы эш шартлары таләп итү урынына үз хәвефсезлегенә битараф карый. Бу санитар-гигиена таләпләре, техник хәвефсезлек, юл йөрү кагыйдәләре үтәлмәвендә чагылыш таба. Ә инде эшчеләргә бирелә торган шәхси саклану чараларының тиешенчә кулланылмавы бернинди калыпка да сыймый...
Һәр кеше эштән канәгать, исән-сау кайтырга тиеш. Мондый бәхетне озын акчага, битарафлыкка, игътибарсызлыкка алмаштырган җитәкче һәм эшчеләр кайчандыр үкенмичә калмас дип беркем дә әйтә алмый.


Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: