Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 октябрь 2018, 18:39

Аракыны хәзер Октябрьскийда гына эшлиләр

Башкортстанда алкоголь җитештерүче яшерен цех эшчәнлеге туктатылды.

Башкортстанда алкоголь җитештерүче яшерен цех эшчәнлеге туктатылды.
Бу очрак буенча республиканың эчке эшләр министрлыгында җинаять эше кузгатылды.
Әлеге эштә төп фигурант — Октябрьский шәһәрендә урнашкан контрафакт алкоголь продукциясе җитештерүче цех. Аны фашлауда Җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча экстремизмга каршы көрәш үзәге катнашкан.
Кооператив урамында урнашкан яшерен оешмада полицейскийлар келәймә салу җайланмалары, эчемлек тутырылган савытлар, йөк төягечләр, аракы һәм коньяк этикеткасы ябыштырылган шешәләр һ. б. әсбаплар тапкан. Биредә шулай ук 36 чит ил кешесенең (Үзбәкстаннан) законсыз рәвештә яшәве һәм эшкә җәлеп ителүе ачыкланган. Аларга карата административ эш ачылган. Суд тарафыннан 10 чит ил кешесен Русия биләмәсеннән чыгару турында карар кабул ителгән.
Алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен кисәтү чарасы барышында җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре Уфа шәһәре буенча ЮХХДИның юл-патруль хезмәте полкы белән берлектә Самара-Уфа-Чиләбе юлында «Вольво» йөк автомобилен туктата. Аның эчендә һәрберсе 1000 литр сыекча сыйдырышлы 26 савыт табыла. Шул ук вакытта Ырынбур өлкәсенең Орск районы биләмәсендә өсте ябык озын йөк машинасы тоткарлана. Оперативниклар анда 0,5 литрлы аракы һәм коньяк шешәләре тутырылган 1500 тартма таба.
Бүгенге көндә законсыз продукция тартып алынган. Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча төп тикшерү идарәсе тарафыннан аеруча зур күләмдәге алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрнең законсыз җитештерелүе һәм әйләнеше буенча РФ җинаятьләр кодексының 171.3нче маддәсенә ярашлы җинаять эше ачылган.


БРның Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Читайте нас: