Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 октябрь 2018, 18:32

Ачык, гадел һәм нәтиҗәле

Русия Президенты Владимир Путин 11 октябрьдә тиешле указга кул куйды. Шул ук документ нигезендә Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитовның үз теләге белән эштән китүе кабул ителде.

Тырышлыкны берләштерергә
13 октябрьдә БР Дәүләт җыелышы — Корылтай йортында Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле Игорь Комаров рәсми рәвештә Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча үтәячәк Радий Хәбировны тәкъдим итте.
— Башкортстан халкына яхшы таныш сәясәтче бу, — дип билгеләде Комаров. — Ул республиканың иҗтимагый-сәяси тормышыннан хәбәрдар, милли мантыйкны аңлый, барлык җәмәгать тармагы-икътисад үсеше өлкәләрен белә. Радий Фәрит улы — үз эшенең остасы, төбәк үзидарәсеннән башлап федерация югарылыгына кадәр — эшнең төрле юнәлешләрен үзләштерергә сәләтле җитәкче.
Үз чиратында, Радий Хәбиров ышаныч белдергән өчен Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга рәхмәтен җиткерде һәм эш юнәлешләре турында бәян итте.
— Бөтен көчемне, тәҗрибәмне, белемемне Башкортстан Республикасын үстерүгә һәм халкыбызның тормышын яхшыртуга юнәлтәчәкмен, — диде Радий Фәрит улы. — Белеп торыгыз: сезнең дә һәркайсыгыздан нәкъ шуны сораячакмын һәм тулы күләмдә үтәүне таләп итәчәкмен.
Башкортстан Республикасы — Русия Федерациясенең үзенчәлекле субъекты, ул көчле икътисади мөмкинлекләргә, табигый чыганакларга, география күзлегеннән уңышлы төбәккә, кеше байлыгына ия. Әмма арытабан үсеш, халкыбызның тормышын яхшырту бурычын барлык тырышлыгыбызны берләштергән очракта гына хәл итәргә мөмкин.
Хакимиятнең законнар чыгару, башкару тармаклары, хокук саклау оешмалары, шәһәр округлары һәм муниципалитет-район башлыклары, предприятие һәм җәмәгать оешмалары җитәкчеләре тырышлыгын берләштереп кенә без бу өлкәдә уңышка ирешә алачакбыз.
Илебезнең күпмилләтле халкы, республикабызда яшәүче һәр кеше мәнфәгатеннән чыгып эшләргә тәкъдим итәм. Байтак елларга алдан илебез үсеше стандартларын билгеләгән Русия Федерациясе Президенты указларына нигезләнеп эшләячәкбез. Эшебезне һәркайсыбызның эш урынындагы мәгълүмлеге, законлылыгы һәм нәтиҗәлелеге нигезендә башкарырга тәкъдим итәм.


Тәүге адымнар
Радий Хәбировның яңа вазифада кул куйган тәүге документы Рөстәм Хәмитовны «Башкортстан Республикасына багышланган хезмәте өчен» ордены белән бүләкләү указы булды. Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче үзеннән алда бу вазифаны биләгән кешегә республика Башлыгы вазифасында сигез еллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде, Рөстәм Хәмитов, үз чиратында, яңа командага бар яклап та уңышлар теләде.
Шул ук көнне, 13 октябрьдә, Радий Хәбиров Башкортстанның тәүге президенты Мортаза Рәхимов (республикага 1990-2010 елларда җитәкчелек итте) белән эшлекле очрашу үткәрде. Радий Фәрит улы билгеләвенчә, нәкъ шушы елларда Башкортстан Республикасы Русиянең җәмәгать тармагы-икътисад үсеше җәһәтеннән уңышлы төбәкләренең берсенә әверелде. Ул шулай ук Мортаза Рәхимовның үзенең үзенчәлекле тәҗрибәсен җәмәгатьчелекне кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту максатында берләштерүгә юнәлтәчәгенә ышаныч белдерде.
Моннан тыш, Радий Хәбиров Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон белән очрашты. Очрашуда республикада милләтара татулыкны ныгытуга багышланган берничә мөһим мәсьәлә тикшерелде.
Үткән ялларда шулай ук республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче «Башнефть» акционерлар нефть компаниясе җәмгыятенең нефть-эшкәртү комплексы эше белән танышты.
— Зур кәсеп, зур предприятиеләрнең салым нигезен оештыруын һәм республикабыз үсешенә ярдәм итүен ачыктан-ачык аңларга кирәк. Бу мөнәсәбәтләр уйланылган-нәтиҗәле булырга тиеш, әлбәттә. Без моның эш урыннары, җәмәгать тармагы, халкыбызның үсеше, иминлеге булуын яхшы аңлыйбыз. Шул ук вакытта республика биләмәсендә эшләүче предприятиеләр җәмәгать җаваплылыгы тоярга, экология, табигатьне саклау эшчәнлеге белән шөгыльләнергә тиеш, — дип билгеләде Хәбиров. — Зур предприятиеләрнең эшчәнлек дәверендә Башкортстан аларның барысы белән дә нәтиҗәле мөнәсәбәтләр булдыруга иреште. Бу дәрәҗәне моннан ары да үстерә-дәвам итә алырбыз дип ышанам.
Төбәк җитәкчесе Уфа дәүләт нефть-техника университетының яшьләр техно-паркы белән танышты, ул анда яшь тикшеренүчеләр белән аралашты, аларның киләчәккә уй-ниятләре белән кызыксынды һәм фән-техника иҗатында уңышлар теләде.
Хәбировның яңа вазифада үткәргән тәүге киңәшмәсе төбәкнең 2018-2019 елгы көзге-кышкы чорга әзерлегенә багышланды. Анда БР Хөкүмәте әгъзалары, муниципалитет-район һәм шәһәр округлары башлыклары катнашты. Юл-транспорт комплексын кышкы чорда эшләүгә әзерләү, үткәргечләр хуҗалыгын тиешле техника һәм ягулык-май чималлары белән тәэмин итү, шулай ук Уфада пассажирлар транспорты системасын камилләштерү мәсьәләләре кузгатылды.
Читайте нас: