Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
10 октябрь 2018, 17:28

Гөл-чәчәккә күмелсен туган төбәгебез

«Октябрьский — чәчәкләр шәһәре» конкурсына йомгак ясалды.

«Октябрьский — чәчәкләр шәһәре» конкурсына йомгак ясалды.
Бәйгедә катнашу өчен сәнәгать предприятиеләре, бюджет оешмалары, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләре вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр, шулай ук йорт яны биләмәсен чәчәк түтәлләре белән бизәгән шәһәрдәшләр гариза биргән иде.
Хакимият башлыгы урынбасары Шамил Фәррахов рәислегендәге комиссия әгъзаларына әлеге матур, гаҗәеп бәйгедә җиңүчеләрне сайлап алу җиңелдән булмады. Барысын да җентекле тикшергәннән соң комиссия түбәндәге нәтиҗәләргә килде:
«Иң яхшы сәнәгать предприятиесе» юнәлешендә җиңү яулаучылар:
Беренче урында — «Альтернатива» җәмгыяте. Икенче һәм өченче урыннарны «Пакер» һәм «ПетроТул» җәмгыятьләре бүлеште.
«Иң яхшы сәүдә һәм хезмәтләндерү өлкәсе предприятиесе» юнәлешендә җиңү кояшы «Йорт һәм Бакча» кибете (ШЭ А. Биктимерова) вәкилләренә елмайды. «Тет-А-Тет» кафесы («Байкал-сервис») һәм «Саниев кондитер йорты» икенче һәм өченче урын биләде.
«Иң яхшы бюджет учреждениесе» юнәлешендә беренчелекне Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты яулады. Икенче һәм өченче урыннарда — Шәһәр мәдәният йорты, Милли мәдәниятләр үзәге.
«Иң яхшы күпфатирлы йорт» юнәлешендә Төньяк урамындагы 20нче йорт җиңүче дип табылды. Девон урамындагы 12а, Комсомол урамындагы 37нче күпфатирлы йортлар икенче һәм өченче урын биләде.
«Иң яхшы белем бирү учреждениесе» юнәлешенең «Өстәмә белем бирү учреждениесе» категориясендә Балалар сәнгать мәктәбе беренче булды. Балалар һәм яшүсмерләр иҗат сарае — икенче, Балалар экологик-биологик үзәге — өченче.
«Урта гомуми белем бирү учреждениесе» категориясендә урыннар түбәндәгечә бүленде: 2нче гимназия — беренче, 22нче һәм 8нче мәктәпләр — өченче.
«Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе» категориясендә 14нче «Шатлык» балалар бакчасы җиңүче булды. Икенче һәм өченче урыннарда — 34нче «Радуга», 27нче «Надежда» балалар бакчалары.
«Иң яхшы шәхси йорт» юнәлешендә беренче урынга Гатиятуллин боҗрасы урамындагы 4нче йорт хуҗалары чыкты. Гатиятуллин урамында урнашкан 103нче йорт — икенче. Өченче урында — Орджоникидзе урамындагы 4а йорт хуҗалары.
Җиңүчеләр һәм призерлар махсус дипломнар, конкурста катнашучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк. Уртак максат — шәһәребезне тагы да матуррак, төзегрәк, уңайлырак итү эшенә үз өлешен керткән, читтә калмаган һәркемгә зур рәхмәт белдерәбез!

Читайте нас: