Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
10 октябрь 2018, 17:51

«Бәләкәй арбаны гомер буе тартам...»

«Туган як» гәзитен укучылар бу кадәр ерак җирләрдә дә булыр дип уйламаган идем. Моңа кадәр безне Уба авылында, Ютазыда, Шаран, Бүздәк районнарында алдырып укучылар булганы мәгълүм иде.

«Туган як» гәзитен укучылар бу кадәр ерак җирләрдә дә булыр дип уйламаган идем.
Моңа кадәр безне Уба авылында, Ютазыда, Шаран, Бүздәк районнарында алдырып укучылар булганы мәгълүм иде. Ә бүген исә бер якка бару өчен генә дә 100 чакрым җир үттек. Татарстан җирләре аша, Ырымбур өлкәсенең Абдуллино бистәсенә кадәр барып, ниһаять Ярмәкәй районы Исламбахты авылына барып җиттек. Кызык та ул бер уйласаң: Башкортстанның бер авылы монда адашып калган диярсең. Бер яклап — Ырынбур, икенче яклап — Татарстан. Үзебезнең Ык елгасы буенда урнашкан булып чыкты Исламбахты авылы. Үзенең күп кырлы иҗады белән әсир иткән хөрмәтле Ибраһим абый Мофаздалов яши биредә. Гәзит укучыларга ул «Туган як»та басылган шигырьләре белән таныштыр. «Үзем ясаган картиналар, портретлар да бар, бер килеп күреп китегез әле шуларны», — дип чакырды безне оста.
1948 елның 7 ноябрендә, кырпак кар төшкән көнне, Исламбахты авылында тупылдап торган бер малай туа. Аңа матур татар исеме — Ибраһим дип кушалар. Ни хикмәт булгандыр, ул кечкенәдән иҗатка — рәсем ясарга омтыла, китаплардан портретлар күчереп төшерә, моннан тыш агачтан, кардан, боздан сыннар ясап куярга һәвәс була. Ул вакытта авылда йортлар салам түбәле, мичләргә тизәк ягышлы була. «Яланнар бик матур була иде, сөрелмәгән җирләр калмый иде», — ди, бераз авыр сулап, Ибраһим абый. Шулай инде, һәр кеше үзе үскән-яшәгән-эшләгән заманны сагынып искә ала. Хәзер элеккеләр турында сөйләгәндә, ни кызганыч, күп очракта «иде» сүзен кулланырга туры килә...
«Авылның үзендә генә 11 комбайн бар иде, — дип дәвам итә хатирәләрен Ибраһим абый, — шуларга өстәп тагы Мәскәүдән уборкага ярдәмгә дип техника җибәрәләр. Мин дә малай чагымнан комбайнчы ярдәмчесе булып йөрдем. Иртәнге сәгать 4тән китеп, комбайнчы килгәнче техниканы эшкә әзерләп куя идем. Караңгы төшкәч кенә кайтабыз. Бәләкәйдән эшләргә туры килде, әбекәй-бабыкай тәрбиясендә үскән бала бит мин. Бабыкай бик кырыс, таләпчән кеше булды, бер үпкәм дә юк аңа, аның каравы эшкә өйрәтте. Әткәй бәләкәйдән үк ташлап киткән, әнием 27 яшендә вафат булган. Кызганычка каршы, аның каберен әлегәчә таба алмадым. Ул ялгызы булгач, сугыштан соңгы авыр заманда мине матур киендерергә, кеше итәргә тырышкандыр инде, шуңа да авыр дип тормаган, Белорет урманнарына агач кисәргә киткән. Эшләгәндә өстенә агач авып, вафат булган, шунда күмелгән. Мин анда барып, эзләп-сораштырып карадым, бернинди мәгълүмат юк. Бәлки әниемне белгән, аның белән бергә эшләгән кеше табылыр — ул Асия Исмәгыйль кызы Мофаздалова. Миңа ул вакытта 3 яшь булган, шул мәлдән әби-бабай карамагында калдым. Гомер буе бәләкәй арба тарттым, мин эшләмәгән эш калмагандыр. Хәзер дә эшләмичә торалмыйм».
Боларны сөйләгәндә Ибраһим абыйның күзләренә яшь килә, әмма ул безгә яшьләрен күрсәтмәс өчен бераз туктап-тынычланып ала да, арытаба хатирәләр йомгагын сүтәргә керешә. Аның сабырлыгына, түземлегенә хәйран калдым, бернинди авырлык та, каршылыклар да аны сындыра алмаган, үҗәтлеге, тырышлыгы белән ул максатына таба кыю барган һәм барысына ирешкән дә.
1964 елда кулына паспорт алган япь-яшь егет укырга дип чыгып китә. Фрезеровщик һөнәренә ия булган Ибраһим Нури улы Куйбышевтагы «Прогресс» авиация заводына эшкә урнаша. Аннан армия хезмәтенә алына. Мәскәүдә 2 ел хезмәт итеп, күкрәгенә «За воинскую доблесть» медален тагып кайта. Булдыклы, тырыш кеше кайда да кирәк шул, армиядән егеткә Ленин исемендәге атом бозваткычына юллама биреп кайтаралар. Авылына кайтып хәл-әхвәл белешкәннән соң, тралловый балык тоту флотына эшкә китә. Диңгезгә бер чыгып киткәч, дүртәр ай йөреп кайталар. Монда да Ибраһим абыйга авырлыкларга бирешмәүчәнлеге ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Бүген кемнәр генә түзәр иде икән андагы шартларга? Балаларын армиягә җибәрмәс өчен генә дә 200әр мең акча түләгән ата-аналар бар арабызда, шулай бит!
Башта гади матрос булса, бер елдан аны мастер ярдәмчесе, тагы бер елдан — җитештерү буенча мастер итеп үрләтәләр. Барлыгы 8 елы суда — диңгездә үтә. Без яраткан майлы балык консерваларын җитештерү өчен балык тотканнар алар. Шушы чорда ул Атлантик һәм Төньяк боз океаннарында, 10 диңгездә була. «Кит, акула, ак аюлар һаман күз алдында, — ди ул. — Әле булса шуңа гаҗәпләнәм, бергә хезмәт иткән, бергә эшләгән иптәшләрем барысы да төрле милләт кешеләре иде, шундый дус, тату, ярдәмчел булдык бер-беребезгә. Отпускыбыз 2 ай була иде, шул вакытта авылга кайтып киләбез. Югары белем алырга барыбер кирәк дидем дә, читтән торып Мәскәү рәсем сәнгате институтына укырга кердем».
Нәрсәгәдер сәләтең булса, ул кайчан булса да тишеп чыгадыр дим. Чөнки язганымча, кечкенәдән рәсем төшерүгә тартылган бала, инде ничә еллар үткәч тә үзенең хыялына әйләнеп кайткан ич. Ибраһим абыйны без, гәзит нәшер итүчеләрнең, хезмәттәше дә дияргә була. Чөнки ул мәктәптә укыган чагында ук стена гәзитләрен чыгаручы булган. Үзе рәссам, үзе язган, тәүге шигырьләре дә мәктәп гәзитендә дөнья күргән. Идән юучы турында тәнкыйть белән шигырь яза ул. Ә инде армиядә хәрби листоклар чыгара. Мурманскийга кайткач, аэропортның сәнгать рекламасы буенча инспекторы була. Иҗади караш, сәнгать осталыгы таләп иткән эшләр болар. Институтны тәмамлагач, гаилә кору турында уйлана. Күптән яратып йөргән, хатлар аша аралашкан сөйгәне — Дәүләкән районы кызы Инира Фәхрислам кызына тәкъдим ясый. Яшь гаилә Мурманск шәһәрендә яши башлый. Икесе дә Мурманск аэропортында эшли. Бер — бер артлы уллары һәм кызлары туа. Шунысы гаҗәп: балаларының туган көннәре бер айда һәм бер үк көнне — 20 март, яшь арасы гына ике ел. Оста кеше һәр эштә оста буладыр инде.
90нчы елларда илдә үзгәртеп кору башлана. Эшсезлек, бөлгенлек чәчкә аткан чор. 1991 елда Ибраһим абый Исламбахтыга разхведкага кайта. Яшь барган саен туган туфрак барыбер үзенә тарта бит ул. Шул кайтуында ул булачак йортының нигезенә таш чыгарып, фундаментын төзеп китә. Ә 1992 елда Мурманскийдагы төзелеш баракларын сүтеп, аны ике вагонга төяп алып кайта. 1993 елда гаиләсе белән күченеп кайта. Гаиләсен тәэмин итәр өчен Ибраһим абыйга шактый тырышырга туры килә. Авылга кайткач та бер эштән дә тартынып тормый — пилорамада эшли, газовик була. Аннары балаларының да яхшы кеше булып үсүен тели Мофаздаловлар. Моның өчен бар шартларны тудыралар. Балалары үсә, укый, музыка белән шөгыльләнә, уңышларга ирешә. Улы Салават әтисенең зур ярдәмчесе була. Һәр эшкә улы белән бергә тотына. Өйләрен дә нигезеннән башлап үзләре төзи. Андый кешеләр турында 70 төрле һөнәр иясе диләр. Кызлары Регина әнисенең зур ярдәмчесе. Бүген аларның икесенең үз оясы, үз тормышы. Әти-әниләре янына оныклар белән кунакка кайталар.
Ибраһим абый белән Инира апа кебекләрне хәзерге авылның тоткасы дияр идем. Бүген Исламбахтыда күпчелек пенсионерлар яши. Авылдагы мәктәпне саклап калу өчен авыл халкы балалар йортыннан 10 баланы тәрбиягә алган. Бердәнбер эшләүче учреждение авылда — мәктәп. Кибет, медпункт юк, авыл хуҗалыгы юк. Ялан-басулар чәчелмәгән килеш. Ташландык өйләр дә байтак кына. Боларның барысы өчен бик борчыла алар. «Яшьләрне авылга кайтарасы иде, — ди Ибраһим абый. — Яшьләр кайтмаса, авыл хуҗалыгының киләчәге юк. Эш кирәк аларга, авылда булган яшьләр дә бит Төньякта вахта ысулы белән эшли. Ә үзебездә эш булса, аларның берсе дә гаиләләрен калдырып Төньяка йөрмәс иде.
Бу урында Ибраһим абыйның чын оста булуын да әйтеп үтмәсәм, дөрес булмас. Чөнки аның тау башында балкып утырган йортына якынлашуга, күз төрле бизәкләр белән эшләнгән коймага, йорт тышына төшә. Бу кадәр матурлыкны тудыру өчен күпме көч һәм сабырлык кирәк булганлыгын Ибраһим абый үзе генә беләдер. Ихата эчендәге мунча, абзар-кура, гараж стеналарын да шундый ук бизәкләр матурлап тора. Өендәге бар нәрсәне — ишек-тәрәзәдә, шкаф, киштә ише җиһазларны агачтан үзе эшләгән. Аның алтын кулларында агач кына түгел, таш та, тимер дә җанлана. Стеналарында эленеп торган картиналар да аның сәнгатькә гашыйк булуы турында сөйли. Мурманск шәһәрендә ул арт-музей оештырган булган, моннан тыш һава армиясе авиаторларына багышлап стелла ясаган. Хәзер инде туган җирендә авылларына нигез салучы өч бертуганга багышланган «Өч өйле» стеласы куярга хыяллана.Тормыш иптәше Инира апа белән алар бүген шушы йортта балаларын, оныкларын каршы ханым, кунак итә. Көләч йөзле, ягымлы, киң күңелле Инира апа үзе аерым бер тема. Мөселман хатын-кызларына хас бар изге сыйфатларны үзендә туплаган ул.
Тиздән, 7 ноябрьдә, барысы да шушы нигезгә әтиләрен, бабаларын — Ибрагим Нури улын 70 яше белән тәбрик итәргә җыелыр. Ибраһим абыйга нык сәламәтлек, озын гомер, иҗади дәрте сүнмәвен-сүрелмәвен, күңел тынычлыгы телибез.

Ю. Дәүләтбаева, автор фотолары.


Читайте нас: