Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
10 октябрь 2018, 17:48

Алтын көзнең якты бәйрәме

Тормышыбыздагы барлык матур, якты һәм дә әһәмиятле вакыйгалар Укытучы исеме белән бәйле.

Тормышыбыздагы барлык матур, якты һәм дә әһәмиятле вакыйгалар Укытучы исеме белән бәйле.
Һәрбер кешенең дөньяга карашы, уй-фикерләре укытучы киңәшләре аша тәрбияләнә...
Укытучылар көне — гомерен үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү һәм укыту белән бәйләгән һәркемнең бәйрәме. Укытучы беренче булып укучысының уңышларын күрә, аның зирәклеге һәм сабырлыгына күп нәрсә, шул исәптән яшь буынның киләчәге, язмышы бәйле.
Октябрьский шәһәрендә республика, ил күләмендә күренекле исемнәр алган педагоглар шактый. Укытучылар көне уңаеннан аларга бүләк буларак музыка колледжында зур бәйрәм концерты оештырылды.
Сәхнәгә бу көнне мәгариф өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәт куйган, югары уңышларга ирешкән мөгаллимнәр күтәрелде. Алар арасында шәһәр, республика бәйгеләрендә җиңүчеләр, шул исәптән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре, уку-тәҗрибә участоклары җитәкчеләре дә бар иде. Иң яхшылар исеменә лаек булучыларга Октябрьский хакимияте башлыгы урынбасары О. Латыйпов, мәгариф бүлеге начальнигы И. Зиннәтуллин Мактау кәгазьләре тапшырды. Гомерләрен озак еллар мәгариф хезмәтенә багышлаган шәхесләрнең дә исемнәре аталды. Бәйрәм укытучыларның актив катнашуында, җыр-моңга уралып, матур
бер мизгел кебек үтте.
Бүгенге заман укытучылары алдында күп бурычлар тора: төпле белем бирү белән беррәттән һәр балага дөньяны таныту, аның талантларын ачу. Чын педагог кына укучыга кечкенәдән үк үзен шәхес итеп тоя алырлык тәрбия бирүгә сәләтле. Заманча мәгълүмат технологияләре мәгарифне һәм укытучы әһәмиятен үзгәртте, бүген бала нинди генә сорау алдында калса да, аның карамагында чиксез мәгълүмат кыры. Мондый шартларда мөгаллимнәр остаз да, белем иленә илтүче, дөрес юнәлеш бирә белүче һәм үзе дә заманадан калышмаучы булырга, яшь буынны хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле итеп тәрбияләргә тиеш.
Укытучы, педагог — ул саклаучы, иҗат итүче, булдыручы. Ул һәр укучы белән белемен, тәҗрибәсен бүлешә, йөрәгенең бер өлешен бала күңеленә сала, тормышта үз юлын табарга булыша. Укытучы булу — гади һөнәр генә түгел, ә нәтиҗәле эшчәнлек таләп итүче тумыштан килгән сәләт. Укытучы өчен укучыларының уңышларыннан да зуррак бәхет юк. Моның белән ул яши һәм тантана итә.
Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр! Сезне беркайчан да иҗат итү һәм уңышка ирешү теләге ташламасын. Укучыларыгыз һәрчак уңышлары белән шатландырсын һәм илһамландырсын! Укытучы сүзе аша бала күңеленә гүзәллек һәм шәфкатьлелек иңсен. Бәйрәмегез белән!


А. ХАННАНОВА фотосы.
Читайте нас: