Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
4 октябрь 2018, 13:17

«Котлы булсын өегез!»

Ямьле җәйне озатып, алтын көзгә аяк бастык.

Ямьле җәйне озатып, алтын көзгә аяк бастык.
Тирә-юнебезне чагу төсмерләргә буяган шушы мизгел күңелле вакыйгаларга, матур бәйрәмнәргә бай. 1 сентябрьдә — Белем бәйрәмен, 1 октябрьдә — Өлкәннәр, ә инде 5 октябрьдә Укытучылар көнен каршылыйбыз.
28 сентябрьдә шәһәребездә тагын бер шатлыклы вакыйга булды. Бу көнне Цюрупа урамындагы 28нче йортта кечкенәдән язмышның иң авыр сынавына дучар ителгән, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган ятим балаларга фатир ачкычлары тапшыру тантанасы оештырылды. Моңа кадәр дәүләт карамагында булган сабыйлар бүген инде егетләр-кызлар булып җитешкән, алар үзаллы тормыш башлап җибәрергә әзер.
Тантаналы чараны хакимият башлыгының беренче урынбасары Михаил Черкашнев ачты.
— Ятимнәр торакны яңа гына төзелгән йортлардан ала, «икенчел» торак ярамый — закон таләбе шундый. Социаль йөкләмәләрне үтәү кысаларында, шәһәр хакимияте тарафыннан Цюрупа урамындагы биш катлы йорттан 20 фатир сатып алынды. Бу максатка республика һәм федераль бюждеттан акча бүленде. Бүген фатир ачкычларына ия булучыларга уңайлы, матур торакта бәхетле, имин тормыш төзүләрен телисе килә. Күрше-күлән белән дус-тату, үзара килешеп гомер итүегезне, яшәү урыныгызны кадерләп, саклап тотуыгызны телим.
Яңа йорт июнь ахырында файдалануга кертелгән. Биредә өлешләп төзү буенча килешү нигезендә милеккә ия булган кешеләр яши. Элек бу җирдә җимерек хәлдәге йорт урнашкан иде. Кыска вакыт эчендә ул сүтелеп, урынына заманча яңа йорт төзелде.
Шунысы мөһим: тәүге 5 елда фатир хуҗалары торак белән социаль найм килешүе нигезендә файдаланачак. Бу чорда фатир муниципаль милектә булачак. Арытаба аны приватизацияләү мөмкинлеге бирелә.
Фатир ияләренә тәбрикләү сүзләрен хакимиятнең опека һәм тәрбиягә алу бүлеге, «Торак сәясәте комитеты» учреждениесе, «Стройзаказчик» җәмгыяте һәм идарә итүче оешма вәкилләре җиткерде. «Стройзаказчик» җәмгыятенең өлкән инженеры Илдус Нәфыйков белән әңгәмәләшеп алдык.
— Фатирлар файдалануга тулысынча әзер, алар шәхси җылытуга көйләнгән, ике контурлы казанлыклар куелган. Бүгеннән күченеп, тормыш көтә башларга мөмкин! Йорт янәшәсендә генә балалар бакчасы, уен мәйданчыгы бар, яңа эскәмияләр, чүп савытлары урнаштырылган, чәчәк түтәлләре ясалган. Биләмәне төзекләндерү эшләре әлегә дәвам итә. Октябрьдә биредә агачлар утырту күзаллана.
Тантаналы өлештән соң күңелле ыгы-зыгы башланды. Торакка бәйле документларны тутыру, хәвефсезлек чаралары буенча инструктаж үтү, ачкычлар тапшыру, йорт белән эчке яктан танышу...
Без дә фатирларны карап-күзәтеп чыктык. Алар 1 бүлмәле, мәйданнары уртача 33-34 квадрат метр тәшкил итә, балконы, аш һәм юыну бүлмәләре бар. Яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен подъездда бала арбалары кую урыны каралган, заманча техника җайланмалары бар.
Үз гомерендә беренче тапкыр торак алучылар өчен өй туе бик дулкынландыргыч вакыйга ул. Бу — мөстәкыйль олы тормышка аяк басуда җитди адым. Фатир ачкычлары алучыларны шушы истәлекле вакыйга уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз, бәхетле тормыш телибез!
Соңгы сәгатьләрдә
Шушы көннәрдә Советская урамындагы 12нче йортта да «өй туе» билгеләнде. Шунысы мөһим: яңа йорт социаль статуска ия.
Биредә яшь гаиләләр, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр һәм башка төркемнәргә караган гражданнарның торак шартларын яхшыртуга юнәлтелгән программаларда катнашучылар өчен арзан бәядәге фатирлар тәкъдим ителә.
55 бер һәм ике бүлмәле фатирлы яңа йорт 8 ай эчендә төзелгән. Ул заманча таләпләргә ярашлы җиһазландырылган. Йорт биләмәсе дә төзек хәлдә, тирә-як яшелеккә күмелгән, уңайлы балалар мәйданчыгы бар.
Фатир хуҗаларына яңа торакта бәхетле-мул тормыш телибез!


Л. ГАБИТОВА
Автор фотолары
Читайте нас: