Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
1 октябрь 2018, 14:14

«Чуваш дуслар килде безгә»

Милли мәдәниятләр үзәгендә Башкортстан һәм Чувашстан Республикалары муниципаль берәмлекләре ассоциацияләре вәкилләре белән очрашу узды.

Милли мәдәниятләр үзәгендә Башкортстан һәм Чувашстан Республикалары муниципаль берәмлекләре ассоциацияләре вәкилләре белән очрашу узды.
Чараның төп максаты — җирле башлангычларга ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру эше белән танышу һәм урындагы үзидарәне үстерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу. Чувашстан Республикасы делегациясен муниципаль берәмлекләр советы идарәсе рәисе, Аликово районы хакимияте башлыгы Александр Куликов җитәкләде. Башкортстаннан эшлекле очрашуда Октябрьский хакимияте башлыгы, «БР муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе идарәсе рәисе А. Шмелев, Республика Башлыгының урындагы үзидарә мәсьәләләре буенча муниципаль берәмлекләр белән бәйләнеш бүлеге мөдире Х. Фәрваев, «БР фәннәр академиясе» учреждениесенең гражданлык инициативаларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Э. Нуртдинов, «БР муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең башкарма директоры Р. Исхаков катнашты.
Очрашу кысаларында файдалы хезмәттәшлек юнәлешләре һәм арытаба аралашуның өстенлекле өлкәләре билгеләнде. Аерым алганда, урындагы үзидарәне үстерү һәм муниципаль берәмлекләрнең уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклашу мәсьәләсе каралды.
Алексей Шмелев килгән кунакларга рәхмәт белдерде. «Мондый очрашулар белем, эш тәҗрибәсе алышу, бер-береңдә булган иң яхшы гамәлләрне файдалануга алу, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең киләчәктә тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итү ихтималлыгын бирә. Бүгенге аралашуның күтәренке рухта үтүен, иң мөһиме — нәтиҗәле булуын телибез», — дип билгеләде Алексей Николаевич.
Арытаба «БР муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе идарәсе рәисе делегация вәкилләрен Октябрьскийның икътисадый, сәнәгать һәм мәдәни потенциалы белән таныштырды, җирле үзидарәне үстерү өлкәсендәге өстенлекле проектлар турында сөйләде. Шулай ук ассоциация эше хакында бәянләде. Республикадагы башка муниципаль берәмлекләр тәҗрибәсенә дә тукталды. Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Башкортстанның өч муниципаль берәмлеге «Иң яхшы муниципаль тәҗрибәләр» Бөтенрусия конкурсында җиңү яулады. Бу урындагы үзидарә органнарының уңышлы хезмәт күрсәткече. Кунакларны аеруча кызыксындырган темаларның берсе — Башкортстанда 2014 елдан бирле гамәлгә ашырыла килүче урындагы башлангычларга ярдәм итү проекты. Әлеге программа 2030 елга кадәр республика үсеше Стратегиясенең өстенлекле бурычлары исәбенә кертелде. Проектның төп максаты — бюджет субсидияләре хисабына социаль инфраструктураны төзекләндерү һәм үстерү буенча мөһим мәсьәләләрне хәл итү. Проектларны сайлап алу һәм аларны гамәлгә ашыру белән идарә итү халыкның актив катнашлыгында уза.
«Шәһәрдәшләр үзләре өчен әһәмиятле объектны төзү яки ремонтлау турында карар кабул итә. Әлеге проект нәтиҗәләре бик яхшы. Узган елда программа кысаларында ярты миллиард сумга якын акча үзләштерелде, шуның 50 миллионга якыны халык тарафыннан җыелды. Безнең тәҗрибә 2017 елның сентябрендә Уфада узган БРИКС илләренең тематик форумында инициативалы бюджетлаштыру үсешенең иң яхшы практикалары арасында билгеләнде», диде А. Шмелев.
Урындагы башлангычларга ярдәм итү программасы хакында «БР фәннәр академиясе» ДБФУ гражданлык инициативаларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Эльдар Нуртдинов тулырак сөйләде. Октябрьскийда программаның ни рәвешле тормышка ашырылуы турында хакимият башлыгы урынбасары С. Литов бәянләде. Аннан ары Башкортстан һәм Чувашстан Республикаларының муниципаль берәмлекләр советлары рәисләре, үз төбәкләрендә урындагы үзидарә институтын үстерү һәм ныгыту буенча хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды. Хезмәттәшлек юнәлешләре арасында — федераль һәм төбәк законнарын эшкәртүдә катнашу, урындагы үзидарәне үстерү мәсьәләләре буенча программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру, төбәкара элемтәне ныгыту, тәҗрибә алышу, чаралар уздыру. «Безнең өчен дә, сезгә дә урындагы үзидарә һәм муниципаль берәмлекләр үсеше өлкәсендә уртаклашыр гамәлләр бар. Башкортстан буйлап сәфәр барышында файдалы мәгълүматка баю ихтималлыгын телибез. Икенче очрашуда безнең хакимият башлыклары Чувашстан Республикасына юлланыр, муниципаль берәмлекләрнең эш тәҗрибәсе белән танышыр, дигән өметтәбез. Сезнең эшләнмәләрне һәм тәҗрибәне бик теләп үзләштерәчәкбез. Мондый хезмәттәшлек нәтиҗәсендә безнең төбәкләр бер-беренә тагы да якынрак булачак. Шул исәптән муниципаль төзелеш мәсьәләсендә дә», — дип тәмамлады очрашуның пленар өлешен Алексей Шмелев.
Эш сәфәре барышында кунаклар шәһәребезнең истәлекле урыннарында булды. «Солдат уйлары» һәйкәленә, яугир-интернационалистлар мемориалына чәчәкләр салды, хәрби техника музеен карады. Яшьләр скверы да кунакларда зур тәэсир калдырды.
Күркәм чара ике як өчен дә нәтиҗәле булды. Муниципалитетларның уртак проблемаларына кагылышлы фикер-тәҗрибә алышу, катлаулы мәсьәләләрне чишү өчен гомуми юнәлешләр турында сөйләшү буенча үзенчәлекле мәйданчыкка әверелде бүгенге очрашу. Муниципаль ихтыяҗларны канәгатьләндерүдә ике ассоциация тырышлыгын берләштерү республикалар күләмендә урындагы үзидарәнең арытаба үсешенә уңай йогынты ясаячагына шик юк.

Читайте нас: